Әмма бу очрашуның чын яме, мәгънәсе үзара ашыкмыйча, иркен генә сөйләшеп утыруда иде. Гәп нәрсә турында? Замана турында, агымдагы вакыйгалар турында, әдәбияттагы хәлләр турында, ихтимал, хатын-кыз турында да. Кемнең ни сөйләгәнен хәзер искә төшерү һич тә мөмкин түгел, ләкин сүзнең нәкъ әнә шул темалар тирәсендә әйләнгәнен бер дә шикләнмичә әйтергә була. Чөнки болар – мәңгелек темалар, чөнки без балигъ булганнан бирле шулар турында уйлыйбыз һәм җай чыккан саен дуслар үзара сөйләшәбез. Менә илле ел инде…
Кутуйны тыңлавы күңелле. Тиз сөйли, ачык сөйли, кызыклы итеп сөйли ул. Еш кына зур фикер ияләренең, мәшһүр язучыларның әйткән сүзләрен кулланырга ярата. Хәтерем ялгышмаса, ул андый кешеләрнең тирән мәгънәле тапкыр сүзләрен махсус дәфтәргә язып та бара иде шикелле. Ничек кенә булмасын, Кутуй тыңлаучыны авызына карата белә иде. Дөрес, аның һәр әйткәне белән килешмәскә мөмкин, еш кына бәхәсләшәсе дә килеп китә – ул бит үзе дә бәхәсләшергә бик ярата иде. Үз сүзендә нык торып, ләкин каш җимереп түгел, елмаеп кына. Ә елмаю – аның кыяфәтендәге иң характерлы билгесе (чалымы), хәтта урам буйлап кызу-кызу ялгыз китеп барган чагында да йөзеннән елмаю китми – шулай сакланып калган ул минем күз алдымда. Тау битендә күңелле сөйләшеп, кәефләнеп утырганнан соң, Кутуй белән без тагы да якыная төштек. Без инде хәзер очрашканда исәнләшеп узып китүчеләр генә түгел, ә күпмедер дәрәҗәдә дус, үз кешеләр – һәрвакытта туктап, хәл-әхвәл сорашып, сөйләшеп тә торабыз. Ничектер көтеп, теләп алынгандай була иде бу иттифакый очрашулар, һәрхәлдә, минем өчен шулай иде.
Мин инде аның өенә дә баргалый идем. Капкасына «7» каккан агач өйгә барып керү белән нәкъ каршыда гына озынча таррак бүлмә – Кутуйның эш бүлмәсе. Сул кулда ялан кадәр зур зал, анда Галимә ханым балалары белән. Сары бөдрә чәчле, бик матур кыз бала хәтеремдә калган.
Бүлмәдә стена буйлап әллә кушетка, әллә тар гына карават, кечкенә өстәл һәм бер генә урындык тора. Кутуй, үзе кушеткага күчеп, урындыгын миңа бирә. Сөйләшеп китәбез…
Бәлки, нәкъ шушы урында әйтергә кирәктер, Кутуй язучылар тирәсеннән китеп торырга мәҗбүр булса да, үзен әдәбияттан киткән кеше дип һич тә санамый иде. Юк, китү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Ул әдәбият белән яши, әдәбият дөньясындагы бөтен яңалыкларны белеп тора, ул әдәбиятка кайтачак! Мәсьәлә тик вакытта гына.
Ә хәзергә әле ул шул ук тел-әдәбияттан укытып йөри (мәсәлән, төзүчеләр институтында) һәм үзенә хәерхаһ яки аңардан читләшмәгән кешеләр белән бик теләп аралаша, йөрешә дә иде. Менә безнең арада башланган якынлашу да тора-бара гаилә мөнәсәбәтләренә дә күчте; Кутуй Галимә ханым белән бездә бер-ике тапкыр кунакта булды, мин дә хатын белән аларда кунакта булгаладым.
Аннары, минемчә, Кутуйның театр дөньясы белән дә арасы бервакытта да өзелеп тормады. Әүвәлгечә ул – театраль кеше, спектакльләрне калдырмый, артистлар белән дә һаман яхшы, якын мөнәсәбәттә. Бу уңай белән кызыклы бер эпизодны искә төшерәсе килә. Шул елларда кайбер артистлар карта уйнау белән мавыгып киткәннәр иде. Ял көннәрендә яки спектакльдән буш кичләрдә әле берәүнең, әле икенченең квартирасына җыелып, бик иркенләп карта сугарга утыралар. Моңа һәрдаим актив катнашучылар Сәет Булатов, Гали Ильясов, Шакир Шамильский һәм театрның баш художнигы Мортаза Абдуллин иде. Мортаза минем бик якын дустым иде. Шуңа күрә аңа җыелганда, мин дә уенга катнаша идем. Уен, билгеле, акчага – «рамс» дигән гади генә бер уен. Менә шушы уенга бер-ике тапкыр Кутуй да катнашты. Ләкин картадан бәхете юк икән – гел оттыра иде ул. Һәм бу гаҗәп тә түгел иде. Чөнки карта уены кешенең характеры белән бик нык бәйләнгән. Кутуй кебек тынгысыз, сабырсыз кеше бервакытта да чынлап уйный да, юньләп ота да алмый, билгеле. Ә менә мәрхүм Сәет Булатов һәрвакытта да ота торган иде. Кутуйның бәхете, күрәсең, башка нәрсәдә булгандыр.
Заман дәрьясы ургылып, сикереп ага. Берәүләр өскә калка, икенчеләр төпкә китә. Ул да булмый, өстәгеләр төпкә чума, ә төптәгеләр өскә сикереп чыга. Шулай ага заман дәрьясы!