Выбрать главу

Утыз бишенче елның көзендә, ниһаять, Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы басылып чыкты. Әсәр шунда ук игътибар үзәгенә әверелде. Ябырылып укый башладылар, телдән төшмәс булды, хәтта геройларның прототипларын да эзләргә тотындылар. Әсәр бит мәхәббәт турында, яхшы хатын белән шактый тотрыксыз ир турында, ә бу ул еллар әдәбиятында сагындырган, тансык тема иде, шуның өстенә повесть, исеменнән күренгәнчә, укыр өчен җиңел алым белән (хатлар рәвешендә) язылган иде. Кыскасы, «Тапшырылмаган хатлар» Кутуйның моңарчы язган әсәрләре арасында иң уңышлысы һәм отышлысы булып чыкты. Бәлки шуңа күрәдер, ул инде бу әсәреннән соң вакытын һәм көчен поэзиядән бигрәк прозага бирә башлады.

Шулай итеп, Кутуй, берни булмагандай, яңадан әдәбиятка килеп керде, яңадан үз урынына кайтты, элекке шикелле яңадан популяр язучыга әйләнеп китте. Дәрт, энергия, үзенә бик нык ышану – Кутуйдагы менә бу сыйфатлар аңа түзәргә һәм җиңәргә, теләгенә ирешергә бик нык ярдәм итте. Рухи какшамау, нык булу – иҗат кешесе өчен иң зарури нәрсә икән ул!

Кызганычка каршы, Кутуйның эшләре җайлангач, безгә озак аралашырга туры килмәде. Утыз алтынчы елның җәендә мин Казаннан китеп бардым. Гомумән, ул елларда миңа күбрәк читтә яшәргә туры килде. Шул сәбәпле Кутуй белән дә арабыз өзелде.

Соңгы очрашуыбыз безнең сугыш башланган көннәрдә булды. Мин яңарак кына Урта Азиядән кайткан идем. (Сугышның башлануын да юлда гына ишетеп белдем.) Билгеле, бик киеренке, бик борчулы көннәр иде. Сугыш бездән каядыр еракта башланса да, һәркем аның дәһшәтен сизә, һәркем бары шул хакта гына уйлана иде: чын сугышмы, зур сугышмы бу, озакка барырмы, кайчан бетәр ул? (Ә җиңү мәсьәләсенә килгәндә, бу хакта ике төрле фикер юк иде кебек; күпләр сугышның көзгә чаклы ук инде безнең җиңү белән бетәчәгенә бик нык ышанып торалар иде. Хәтта немецларның бөтен чикләр аша безнең илгә утлы ташкындай ургылып керүләренә дә карамастан.) Шул ук вакытта һәркем үз язмышы, үз хәле турында да уйланырга мәҗбүр. Шәһәрдә бик кызу мобилизация бара, кешеләр военкоматтан чакыру көтә, мин дә шуны көтеп йөрүчеләрнең берсе идем. Кайчан чакырырлар, кайчан алырлар, кая җибәрерләр – менә нәрсә бер дә баштан чыкмый иде.

Ихтимал, шушы эчке киеренкелек, борчылу-уйланулар аркасындадыр инде, кайткач та кемнәр белән очрашуым, ниләр күрүем ничектер ачык кына хәтердә калмаган. Әмма Кутуй белән очрашуыбыз хәтеремдә яхшы сакланган, чөнки бу очрашу үзенә күрә кызыклы гына булды. Ул көннәрдә язучылар Матбугат йортына күп йөриләр иде. Кайсылары газетага тиз генә нидер язып китерә, кайсылары редакция кушуы буенча хәбәр-информация ташый, ә бүтәннәр, эшләре булса-булмаса да, бер-берсен күрер өчен, яңа хәбәрләр ишетер өчен, Союз идарәсенә киләләр. Мин дә, яңа гына кайткан эшсез кеше булгач, шул тирәгә баргалап йөрим. Менә шундый кызу көннәрнең берсендә без Кутуй белән Матбугат йортының ишек төбендә очраштык. Ул мине күрү белән үк, гадәтенчә кычкыра биреп: «Һа, Янәкәй, син түгелме соң бу?!» – дип, ашыгып яныма килде. Без, дусларча кулларны кысып, җылы гына күрештек. Миннән кайчан, кайдан кайтуымны тиз генә сорашып алды. Кутуй – һәрвакытта берәр эш белән ашыгып йөри торган кеше, мин инде безнең беренче күрешүебез шушы кыска гына сүз алышу белән бетәр дип уйлаган идем, ләкин ул бу юлы, Матбугат йортына кереп тормыйча, мине ни өчендер колхоз базарына таба ияртеп алып китте.

Казанда әле тормыш искечә бара, магазиннар ачык, рестораннар ачык, базары да гөрләтеп сатуын итеп ята. Кутуйдан кайчагында балаларга хас сәер генә эшләр чыгып куйгалый иде. Менә ул мине катык-сөт сатучы апалар янына алып барды да, очрашу шәрәфенә дигәндәй, шуларның берсеннән ике шешә кайнаган сөт сатып алды. Аннары, бер буш прилавка табып, аякларыбызны салындырып утырдык та шешә авызыннан гына бөрчекле куе сөтне тәмләп эчә-эчә сөйләшә башладык. Дөресрәге, ул миңа сөйләргә кушты. «Нәрсә сөйлим соң?» – дигәч, ул, барысын да, диде: кайларда булдың, ниләр күрдең, нәрсәләр эшләдең, берсен дә калдырма!.. Хәзерге шартларда үткән эшләрне сөйләп утыруның хаҗәте юк та кебек иде, шулай да мин аңа үз хәлемне кыскача гына сөйләп бирдем. Шуннан соң ул миннән: «Инде монда нишләргә уйлыйсың?» – дип сорады. «Менә военкомат чакыруын көтеп йөрим», – дидем мин. Сүз, билгеле, шунда ук бүгенге гадәттән тыш хәлләргә күчте. Сугыш башланганга, күп булса, бер атна чамасы вакыт узгандыр, әмма ул инде һәркемнең язмышын үзенә бик нык бәйләп өлгергән иде. Тик ачык кына белеп булмый әле: ни дәрәҗәдә куркыныч бу һәм озакка барыр- мы икән? Кутуйның бу турыда нәрсә әйткәнен хәтерләмим, ләкин истә калганы шул: мин аңарда артык хәвефләнү, борчылу кебек нәрсә сизмәдем. Хәер, бу сугышның нинди сугыш буласын аңлап җиткермәү һәм шуңардан туган беркадәр ваемсызлык ул көннәрдә бик күпләргә хас иде шикелле.