Әле дә хәтеремдә, нәкъ шул көннәрдә күз күргәнрәк бер иптәш миннән сорый:
– Таранның нәрсә икәнен беләсеңме? – ди.
– Юк, белмим, – мин әйтәм. – Нәрсә соң ул таран?
– Таранмы? Ха, ул шундый коточкыч нәрсә, әгәр безнекеләр аны ходка җибәрсәләр, фашистларның бөтенесен таптап-изеп бетерәчәкләр!
Озак та үтми, бу иптәш үзе дә фронтка китеп барды. Дүрт елдан соң без яңадан очраштык. Ул кырык беренче елның каты сугышларында булган, аннары пленга эләккән, фашистлар лагеренда яткан, ахырда лагерьдан качкан, партизаннарга кушылган. Сугышны да партизан булып тәмамлаган. Менә аның дүрт ел эчендә фронтларда үткән юлы. Хәзер инде таран турында ләм-мим, таран күптән онытылган. Чөнки сугыш турында башта уйлаган белән соңыннан үзең күреп белү ул – җир белән күк арасы. Хәер, бу урында аны гаепләп буламыни? Дошманны җиңү мәсьәләсендә ул түгел, кайбер маршаллар да заманында ялгыштылар. Ә нинди михнәт-авырлыклар кичереп, күпме корбаннар бәрабәренә без фашистларны җиңүгә ирештек – моны кырык бишенче елны инде җиде-сигез яшьлек бала да белә иде.
Өстәп тагын шуны әйтәсем калган: минем таныш егетем зур бер әманәт белән кайткан иде. Ул Абдулла Алиш белән бер лагерьда булган икән. Моның качарга җыенганын белгәч, Алиш аңа әйткән: әгәр исән-сау илгә кайта алсаң, хатынымны табып, аңа һәм балаларыма минем сәламемне тапшыр, мондагы хәлемне сөйлә, дигән. Егет шул әманәтне җиткерергә теләвен миңа белдерде. Һәм мин, Рокыя ханымны чакырып, аларны күрештергән дә идем. Соңыннан ул егет каядыр гаип булды. Аның әллә исеме Исмәгыйль, әллә фамилиясе Исмәгыйлев иде – хәзер инде, утыз елдан артык вакыт узгач, ачык кына хәтерли дә алмыйм.
Булмаса, тагын сугышның башына күчик әле. Колхоз базарында, Кутуй белән кайнаган сөт эчә-эчә, дусларча ачык кына сөйләшеп аерылышканнан соң берничә көн узгач, Тукай клубында җыелышып, Сталинның халыкка мөрәҗәгатен тыңладык. Бик нык истә калды бу вакыйга… Мөрәҗәгатьне трибунадан Кутуй укыды. Бөтен кеше аны шылт та итмичә тыңлап торды. Сталинның һәр сүзен ул чакта ничек кабул итүебезне әйтеп тору кирәк микән?! Пәйгамбәр сүзе дә андый кодрәткә ия булмагандыр. Шуның өстенә Кутуйның көчле-көр тавыш, ачык дикция белән бернинди акцентсыз, ноктасын ноктага, өтерен өтергә туры китереп укуы да тыңлаучыларны беткәнче биләп алды. Уку беткәч тә, әле алар, күпмедер вакыт тып-тын калып, селкенергә дә кыймыйча тордылар. Әмма эмоциональ тәэсирдән тыш, Сталин мөрәҗәгате безгә – моңарчы җиңелрәк уйлап йөргән кешеләргә – сугышның искиткеч колачын, дәһшәтен, ил өстенә нинди зур, җитди куркыныч килүен, һәрбер кешене нинди авыр, җаваплы сынау көтүен беренче мәртәбә бөтен тирәнлеге белән ачып бирде. Юк, бу сугыш турында хәзер: «Менә тиздән бетәр, фашистларны безнең армия ике-өч ай эчендә тар-мар итеп ташлар», – дип һич тә уйларга ярамый иде. Шул ук вакытта Сталин үзенең мөрәҗәгатендә: «Җиңү безнең якта булачак!» – дип, бик нык ышанып һәм ышандырып әйтә. Бу мөрәҗәгатьне тыңлаганнан соң, кешеләр ничектер бердән җитдиләнеп киткәндәй һәм уйчанланып калгандай булдылар.
…Язучыларның күбесе үз эшләрендә, фронтка китмәгәннәр иде әле. Мин белгәннәрдән тик Муса гына, юк, Муса гына бик иртә китеп барган. Миңа инде аны күрергә туры килмәде. Үз хәлем дә әллә ничек шунда, чакыру көтеп, һаман эшсез йөрим. Шулай каңгырып йөргәндә, Мин Шабайны очратып, аның белән танышып киттем. Кыю, үткен егет иде ул бу чакларда. Кайсыдыр газетага көн дә хәбәрләр ташый – мин дә, аңа ияреп, фабрика-заводлардагы митингларга баргаладым. Ләкин болай, ятим бозау шикелле, кешегә тагылып йөрү эш түгел иде. Ә чакыру килми дә килми. Азмы-күпме алып кайткан акчам да бетте диярлек. Яшәү турында нидер уйларга кирәк иде. Ахырда мин, Наркомпроска барып, үземә эш сорадым. Нарком урынбасары – ялгышмасам, Мөэминов дигән кеше – күп сөйләшеп тормыйча, мине Татарстанның бер районындагы ятим балалар йортына эшкә җибәрергә булды. Кулыма приказ бирделәр һәм, иртәгәдән калмыйча, чыгып китәргә дә куштылар. Мин, эшкә урнашуыма куанып, өйгә кайттым да, юлга чыгарга кичтән үк әзерләнеп, үзебезнең бакчада йокларга яттым. Ә иртән иртүк, әле кояш та чыгып өлгермәс борын, инәй килеп, мине әкрен генә уятты.
– Улым, тор әле, менә язу калдырып киттеләр, – диде ул борчылуын сиздергән тавыш белән.
Мин, күземне ачып, аның кулындагы язуны алдым. Бу военкоматтан килгән повестка иде. Һәм бу көн унсигезенче июль көне иде. Язмыш!.. Шулай итеп, мин, бүген районга чыгып китәсе урында, повесткада кушылган кружка, кашык һәм бер пар чиста күлмәк-ыштан алып, военкоматка киттем. Шул китүдән инде мин өйгә яңадан кайта алмадым. Татвоенкоматның зур ишегалдында берничә көн тотканнан соң, безне, төнлә белән сафларга тезеп, вокзалга алып киттеләр. Төн уртасы булуга карамастан, военкомат капкасы төбендә бихисап халык җыелган иде. Әниләр, апалар, сеңелләр, сөйгән ярлар, якын туганнар колоннаның ике ягыннан урам тутырып, кыюраклары исә, сафлар эченә дә кереп, китүчеләрнең беләкләренә тотынып, иңнәренә сарылып, кызу атлаудан тирләп-пешеп, төенчекләре белән вокзалга чаклы озата бардылар. Минем хәлем җиңелрәк иде – озатучы булмады. Өйдәгеләр белмичә калдылар. Аннары безне кызыл вагоннарга төяделәр дә, сызылып кына таң аткан чакта, фронт тарафларына алып киттеләр.