Әнә шул сугышның беренче көннәрендә очрашканнан соң, миңа инде Гадел Кутуйны яңадан күрергә дә, аның белән хәбәрләшергә дә туры килмәде. Дөрес, фронттан мин аңа бер хат язган идем, әллә алган, әллә юк – белмим, ләкин аңардан хат-хәбәр булмады.
Мәгълүм ки, Кутуй, – гади солдат булып, дошманга каршы сугышкан, батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән, ниһаять, фронтта партия сафына кергән, кыскасы, үзен чын патриот итеп күрсәткән кеше. Җиңү көнен күрү бәхетенә дә иреште ул. Тик, ни үкенеч, яңадан безнең арага гына кайта алмады…
Инде иң соңгысы. Фронтта чакта мин кайбер күргән төшләремне язып куя торган идем. Бу гадәтемне фронттан кайткач та тиз генә ташлый алмадым. Менә бер аерым кәгазьгә түбәндәге шушы төшемне дә язып куйганмын. Вакыйгасын һич үзгәртмичә, тик тел җәһәтеннән аз гына төзәткәләп, минем аны бирегә дә күчерәсем килде.
«Казан вокзалы, имеш. Ләкин мин күреп өйрәнгән вокзалга ничектер бер дә охшамаган. Өстәвенә вокзал алдындагы мәйданны да биек такта койма белән әйләндереп алганнар. Менә шул мәйданга мин әллә кайдан гына килеп кердем. Ерак та түгел бер эскәмия янында Кутуй басып тора, имеш. Җирдә чемоданы, солдат капчыгы, ә эскәмиядә, кулына яшь кенә бала тотып, Галимә ханым утыра, имеш… Ашыгып Кутуй янына бардым… Башта без кочаклаштык, аннары, кулларыбызны җибәрмичә, озак кына бер-беребезгә карашып тордык. Кутуй кара костюмнан, яланбаш, кысыла төшкән кара күзләре миңа нигәдер бик җитди карыйлар… Ул бер дә үзгәрмәгән, ябыккан дип тә булмый, тик шунысы гаҗәп: бите аның шадра, имеш. Әмма шадрасы килешә икән үзенә.
Мин Кутуйның үлгәнен беләм икән инде, шуңа күрә аның вокзалга төшүе турында эчемнән генә болай уйлыйм, имеш: «Менә ул яңадан бервакытта да әйләнеп кайтмас, мәңге торыр урынына китәр өчен төшкән. Шуңа ул бик җитди, шуңа кайгылы…»
Без шактый озак карашып тордык. Әмма ләкин ул миңа бер сүз дә әйтмәде, мин дә аңа бер авыз сүз әйтә алмадым.
Галимә ханым эскәмиядә башын күтәрмичә елап утыра. Аның кыяфәте бөтенләй үзгәргән – озынча битле, ябык кара хатын, имеш».
Бу төшне мин кырык бишенче елның унсигезенче июлендә, ягъни Кутуй үлгәннән соң бер ай вакыт узгач күргәнмен һәм шул ук көнне язып та куйганмын. Кайчагында уйлаганың төшкә керә, диләр. Бик мөмкин, чөнки ул чакта без югалган якын кешеләребез, дусларыбыз, иптәшләребез турында еш кына уйлана идек әле.
КҮҢЕЛ ТҮРЕНДӘ
Сүз Сәгыйть Агиш турында. Ләкин дөресен әйтергә кирәк, аның турында язуы җиңел түгел. Чөнки Сәгыйть мәрхүм буе-сыны, килеш-килбәте, бигрәк тә холкы-характеры белән һичкемгә охшамаган үзенә аерым бер кеше иде. Аның шулай икәнен бик күпләр белә дә иде. Бер яктан, мондый хәл минем бурычны шактый җиңеләйтә дә кебек, икенче яктан исә, Сәгыйтьне яхшы белүчеләр алдында бик төгәл-дөрес булу да кирәктер шикелле… Минем өчен язуның авырлыгы әнә шунда.
Хуш, нәрсәдән башларга?.. Безнең бит танышлык бик борыннан килә, яшь егет чаклардан ук – аңа инде ярты гасырдан артыграк вакыт үтеп китте. Сәгыйть Агиш 1926 елның көзендә (шулай хәтеремдә) Казанга килеп, театр техникумына укырга керде. Мин инде Казанда идем. Язучылар тирәсендә бик мавыгып йөрим, җыелышларның берсен дә калдырмыйм. Менә Сәгыйть тә бик тиз шушы даирәгә килеп керде. Безнең очрашып танышуыбыз да шул чактан башланды.
Бу – Такташ, Кутуй, Нәҗмиләр заманы иде. Туфан күтәрелеп чыккан вакыт. Әдәби хәрәкәтнең бик кызган чагы. Атна саен җыелышлар, җыелышларда кайнар бәхәсләр… Минем яңа танышым, кечкенә буйлы, карасу озынча битле, гаять җитез, сүзгә тапкыр, чая-дәртле Сәгыйть тә әдәбиятның әлеге танылган кумирлары белән беррәттән диярлек трибунага чыга, сөйли, бәхәсләшә, шигырьләрен дә көр тавышы белән укып җибәрә, кыскасы, нәкъ үз мәйданын (яки стихиясен) тапкандай, үзен бик иркен-кыю тота иде. Ул, билгеле, әдәбияттан безгә караганда күп әзерлекле, күп белемлерәк иде, яшь ягыннан да олырак, шуның өстенә шигырьләрен дә әле татарча яза иде. Шул чагында ук инде без бу кечкенә егеттә нинди кайнар йөрәк һәм бетмәс дәрт барлыгын күреп исебез китәргә һәм сокланырга да өлгергән идек. Әле дә күз алдымда: Сәгыйть үзенең өстендәге кама якалы көрән пальтосын күп вакытта каптырмыйча, җилбәгәй җибәреп, очып китәргә җыенган зур канатлы кечкенә кош шикелле, чайкала биреп, бик кызу атлап йөри торган иде… Әйтергә кирәк, ул заманда яшь язучыларда чаялык та, кыюлык та, бунтарьлык та җитәрлек иде. Сәгыйтьтә исә бу сыйфатлар артыграк та булмады микән, чөнки әлеге шау-шулы җыелышларда ул, кемнең кем булуына карамастан, сүзен йөзгә бәреп, кискен итеп тә әйткәләп ташлый иде. Оста оратор иде ул, шәп декламатор иде, шигырьләрнең татарчасын, русчасын булсын гел яттан сөйли торган иде. Аеруча Маяковскийны сөйләргә ярата иде. Хәтта йөргәндә дә, ул башын селкеткәләп, нечкә бармакларын уйнаткалап, еш кына шигъри өзекләр әйткәли торган иде.