Выбрать главу

Әнә шулай кечкенә бер метеор шикелле ялтырап узды Казанның әдәби күгеннән Сәгыйть Агиш!.. Икенче елның көзендә инде ул яңадан Казанга килмәде, Уфада калды, башкорт әдәбиятына кайтты. Ләкин шулай да безнең бәйләнеш өзелмәде. Ел саен мин Уфа аша Дәүләкәнгә кайтып йөргәнгә күрә, без аның белән очрашмыйча калмый идек. Кайтканда яки киткәндә, мин һәрвакыт Шәриф җизниләрдә туктала идем. (Алар Садовый урамындагы 3 нче йортта торалар иде.) Сәгыйть менә шул йортка килә торган иде. Ул Шәриф Сүнчәләйнең үзе белән дә, минем Срур апам белән дә яхшы таныш иде. Сәгыйть, гомумән, кешеләр белән җиңел таныша, тиз генә якыная, үзләшә дә белә иде. Яше-карты, олысы-кечкенәсе аның өчен гүя барыбер иде.

1928 елның җәендә булса кирәк, мин Казанга китешли Уфада атнадан артыграк тордым. Шул чагында Сәгыйть мине үзенә ияртеп бик күп йөртте, күп кенә кешеләр белән таныштырды. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем элек тә, хәзер дә танышуга бик үк һәвәс кеше түгелмен. Ә ул чакларда – бигрәк тә, чөнки, бердән, кыенсыну-тартыну көчле иде әле, икенчедән, мин берәүгә дә билгесез яшь кенә егет идем. Ләкин Сәгыйтьнең аңарда эше юк, берәр танышын очратты исә шунда ук туктатып, аңа мине тәкъдим дә итә: бу Әмирхан дус булыр, өметле генә яшь язучы, рәхим итеп танышыгыз!.. Берни эшләр хәл юк, кызарып һәм түбәнчелек белән башны иеп, мин яңа танышка кулымны сузам. Шул арада Сәгыйть берәр мәзәк әйтеп тегене көлдереп ала, үзе дә кычкырып бер көлә, аннары мине ияртеп тагын каядыр алып китә.

Шулай йөртә торгач, ул мине Успенский урамындагы «Кызыл Башкортстан» редакциясенә алып кереп, газетаның баш редакторы, шагыйрь Төхфәт Янәби белән дә таныштырды. «Йа Хода, – дидем эчемнән генә, – Янәби кем дә мин кем?!» Хәер, моның өчен мин хәзер Сәгыйтькә бары рәхмәт кенә әйтә алам – таза, эре, басынкы гына шагыйрь әле дә булса күз алдымда саклана.

…Тагын кемнәр белән танышырга туры килгәндер – барысын да искә төшерүе читен, әмма берсен һич тә онытасым юк. Ленин һәйкәле янындагы бакчада Сәгыйть мине берьюлы ике кеше белән таныштырды. Боларның берсе – Нәкый Исәнбәт, икенчесе Мәкәрим Мәһдиев иде. Ул заманда аларның әдәбият һәм театр дөньясында нинди авторитетка ия булуларын, минемчә, әйтеп торуның кирәге юктыр. Мәкәрим Мәһдиевне – гаять оста декламаторны һәм гаҗәп үзенчәлекле артистны – минем инде Казан сәхнәсендә үк күргәнем дә, тыңлаганым да бар иде. Ә менә танышу, Сәгыйть мәрхүм аркасында, Уфада булды. Тик, кызганычка каршы, соңыннан миңа бу онытылмас кешене күп күрергә туры килмәде.

Нәкый ага Исәнбәт белән исә безнең танышлык бик озын гомерле булып чыкты. Ул Казанга күчеп килгәннән соң, утызынчы елларның башында, безнең Ленин һәйкәле янындагы очраклы гына танышуыбыз кабат яңарды, әкренләп бу танышлык һәйбәт бер мөнәсәбәткә әйләнде, һәм тора-бара, әгәр Нәкый абзый рөхсәт итсә, чын, ихлас дуслыкка әверелде дияр идем. Димәк, моның өчен дә мин күпмедер дәрәҗәдә Сәгыйть Агишка бурычлымын.

Әйе, 1928 елның җәе бик истәлекле булган иде минем өчен… Әмма ул еллар бик тиз үтеп китте, Уфа, Дәүләкәнгә кайтып йөрүләрем тукталды, шулай итеп, дус-ишләр белән очрашулар да өзелде, һәм шактый озак дәвам итте бу өзелеп тору… Бары тик илленче елларның урталарында, мин яңадан туган-үскән якларга кайткалый башлагач кына, иске бәйләнешләр тагын ялганып китте.

Кеше гомере өчен 25 ел аз вакыт түгел, һәм бу вакыт эчендә адәм баласы нык кына үзгәреп өлгерә. Мин моны үземнән дә беләм: сылу гына егеттән шактый ук олыгайган һәм калынайган бер абзыйга әйләнгән идем. Әмма Сәгыйтьтә мин андый үзгәреш күрмәдем. Бер дә дисәм дә хата булмас! Шул ук тере, җиңел, дәртле, кап-кара чәчле, юка гына гәүдәле әүвәлге Сәгыйть иде ул! Һәм иң гаҗәбе: безнең бу очрашу-күрешүләр яңадан бер егерме ел чамасы дәвам иткән вакыт эчендә дә Сәгыйть һич үзгәрмәде диярлек. Дөрес, ул да безнең шикелле үк әкренләп картайды, каты авырулар да кичерде, әмма ничектер менә тышкы кыяфәте белән дә, холкы-фигыле белән дә үзгәрмичә картайды, һәрхәлдә, мин белгән егет чагындагы Сәгыйтьтән җитмешкә җитеп килгән «карт атай» бик аз аерыла иде. Хәер, бер аерма шулай да сизелә иде. Миңа калса, аңарда яшь чагындагы шикелле кешегә бәреп, кискен итеп әйтү беткән, ләкин аның каравы үткен киная, юмор белән әйтү бик көчәйгән иде.