Выбрать главу

Сәгыйть Агишның сүзгә никадәр тапкыр, җор булуы, көлә һәм көлдерә белүе күпләргә билгеле. Күзләреңә туп-туры карый да һич көтмәгәндә берәр каламбур яки мәзәк әйтеп ташлый, шуның тәэсирен көткәндәй аз гына тынып тора, аннары үзе дә сиңа ияреп, шаулап бер көлеп җибәрә… Сәгыйть белән очрашу һәм сөйләшеп йөрү ул һәрвакытта кәефне яхшырта торган бер зарядка булып кала иде. Мин хәтта: «Аның уйланган һәм борчылган чагы була микән?» – дип тә вакыт-вакыт шикләнеп куйгалый идем. Еш кына ул сөйләшү вакытында туган җитди мәсьәләне дә көлкегә борып җибәрергә ярата иде. Әмма аның көлеп әйтүендә дә шул кузгатылган җитди мәсьәләгә мөнәсәбәте яки карашы ачык сизелеп кала торган иде. Һичшиксез, ул хис кешесе иде, уйлану-борчылулар да аңарда бар иде, моны күбрәк аның күз карашыннан сизеп була иде, ләкин ни сәбәптәндер, мәрхүм, күңелендә ятканын ваемсыз яки шактый ук ачы көлү артына яшерергә ярата иде.

Сүз ахырында кечкенә бер хатирәмне искә төшерәсем килә. Дәүләкәнгә бер кайтуымда мин Сәгыйтьнең чакыруы буенча Салих авылына барып чыктым. Сәгыйть анда хатыны Фәрдәнә һәм оныгы Гүзәл белән өчәүләп ял итәләр иде.

…Салих авылы бик кечкенә икән, нибары ун-унике йортлык кына, үзе кебек кечерәк кенә бер күл буена урнашкан… Авылдагы иң шәп йортның хуҗасы – Фәрдәнә ханымның энесе, ягъни Сәгыйтьнең каенесе иде. Бу күн фуражка кигән төптәй таза ир кеше шушы авылда бригадир, мотоциклы да бар, көн саен шуңа атланып, кырларны әйләнә яки Мөрәс авылына чаба. (Чөнки анда колхоз идарәсе.) Кыскасы, ул миңа бик ошап калган иде. Аның иркен йортында сыйланып, сөйләшеп утыру да бик хозур узган иде.

…Соңыннан, «Әйтелмәгән васыять»не язган чакта, кечкенә Салих авылы үзе дә, шунда яшәүче таза бригадир да ничектер гел күз алдымда торды. Хикәя өчен миңа нәкъ шушы авыл төслерәк бер башкорт авылы кирәк иде. Һәм мин аны тапкандай булдым, тик исемен Юлкотлыга әйләндердем, ә утырган җирен «Ачылы күл» якларына, тигез далага күчердем. Хикәянең башын хәтерлисездер: «…кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә…» Менә ни өчен кирәк булды тигез дала. Ә инде мотоциклга атланып, Акъәбинең хәлен белергә килгән Сәетгалине әлеге шул Сәгыйть каенесе – бригадир үзе дип әйтергә дә ярый торгандыр, һәрхәлдә, бу ачык, кече күңелле егет мин уйлаган кечкенә образга бик туры килгән иде.

Еллар уза, бездән киткән кешеләр, никадәр генә якын-таныш булмасын, әкренләп ерагая һәм тоныклана бара. Ә менә Сәгыйть мәрхүм алай түгел. Беркемгә дә охшамаганга күрәдерме, ул һич үзгәрмичә, тоныкланмыйча бик ачык булып күңелдә һәм күз алдында һаман да саклана.

1982

БӘХЕТ МӘСЬӘЛӘСЕ

– Салих Сәйдәш бәхетле идеме? Ни сәбәптер күңелгә әледән-әле әнә шул сорау килә. Беләм, сәер сорау, күпләрне гаҗәпләндерүе дә бик мөмкин. Ләкин Салих Сәйдәш – үзе хакында гел уйланырга мәҗбүр итә торган шәхес. Мондый хәл зур талантларга хас – искә төшкән саен, алар төрлесен уйлата. Менә Сәйдәш турында язарга утыргач, мин әле шуны да уйлап куйдым: без аны бик хаклы рәвештә татар музыка сәнгатенең нигезен салучы беренче композиторыбыз дибез. Әмма шушы беренче композиторның тууы өчен, безгә өч революция кирәк булды – бары бөек Октябрьдән соң гына. Ул әнә, ниһаять, дөньяга килеп чыкты. Ләкин ни өчен бу кадәр соңга калып? Нигә иртәрәк түгел? Нигә, мәсәлән, унтугызынчы гасырда ук бездә музыка сәнгате тумаган? Әнә бит Европада берничә гасырлар буенча музыка сәнгате дәвам итеп килә. Күпме бөек композиторлар туа. Европаның барлык зур шәһәрләрендә опера театрлары шаулап тора. Россиянең үзендә дә XIX гасырда музыка сәнгате гаҗәеп бер тизлек һәм куәт белән үсеп китә. «Могучая кучка» барлыкка килә, ниһаять, Чайковский күтәрелеп чыга. Ә бездә авыр тынлык, бездә әле берни дә юк. Хәлбуки без бит Россиянең үзәгендә, рус халкы белән бер үк җирдә, зур сәүдә юллары өстендә яшибез. Йөрибез, аралашабыз, барысын күреп тә торабыз. Шуның өстенә татар халкы – борын-борыннан җыр, музыка сөюче халык. Бер генә көн дә ул җырсыз, музыкасыз яшәмәгән, көен дә чыгарган, кубызын да чирткән, кураен да тарткан. Әмма шуңа да карамастан без чын музыка сәнгатен тудыруга бары Октябрьдән соң гына ирешә алдык. Бу кадәр кичегүнең сәбәбе нәрсәдә? Кайчагында моны шәригать кысуы, дини хорафатлар белән генә аңлатырга тырышалар. Хорафатның гаебе бар, билгеле, ләкин төп сәбәп аңарда гына түгел, әлбәттә. Иң төп, чын сәбәп – рус самодержавиесенең милли сәясәтендә. Аның берничә гасыр буена татар халкын төрлечә кысып-чикләп килүе нәтиҗәсендә безнең бөтен үсешебез буылып, тукталып тора да. Хәер, үкенүдән файда юк, соң булса да уң булсын, дигән бабайлар.