Шулай итеп, безнең булачак беренче композиторыбыз шушы гасырның башында гына дөньяга килә. Аңа чаклы нинди генә талантлар туса да, без аларны белмибез – «заманалар авыр, юллар ябык» була алар өчен. Әмма XX гасыр башында инде замана үзгәрә. Россия өстеннән дәһшәтле бишенче ел революциясе күкрәп уза. Шифалы яңгыр артыннан күтәрелгәндәй, мәйданга Тукайлар, Гафурилар, Камаллар, Әмирханнар, Кариевлар, Галимҗан Ибраһимовлар һәм тагын бик күпләр калкып чыга. Яңа әдәбият туа, матбугат туа, театр туа. Татар дөньясы кыска гына вакыт эчендә искиткеч бер җанлану, күтәрелү чорын кичерә.
Булачак композиторның бала һәм үсмер чагы әнә шул кызу елларга туры килә. Дөрес, ул ятим үсә, әмма миһербанлы әнисе, мәгърифәтле җизнәсе кебек яхшы кулларда үсә. Баланың музыкаль сәләте шактый иртә ачыла. Ун-унбер яшьләрендә инде ул үзлегеннән кечкенә гармунда уйнарга өйрәнә. Аннары малайның бу музыкаль сәләтен күреп алган Заһидулла Яруллин – шул заманның танылган музыканты – Салихны рояльдә уйнарга да өйрәтә башлый. Озак та үтми, Салихның рояльдә уйнавын авыру Тукайга да тыңлаталар – Сәйдәш биографиясендә бу бик әһәмиятле бер вакыйга булып кала.
Салих музыкант буларак бик тиз үсә. Унбиш яшендә инде ул «Сәйяр» труппасының кечкенә оркестрында пианист булып уйный, ә бер-ике елдан үзе шул оркестр белән җитәкчелек тә итә башлый. Шул ук вакытта музыкаль белемен дә үстерергә тырыша. Казанның танылган рус музыка белгечләреннән дәресләр ала.
Бу ике революция арасында безнең музыка дөньясында да, билгеле, җанлану көчәя. Җыр-музыка мәдрәсәләрдәге ахшам кичәләреннән якты театр сәхнәләренә күчә. Камил Мотыйгый, Фәттах Латыйпов, Фатыйма Гомәрова, Газиз Әлмөхәммәтов кебек җырчылар, Заһидулла Яруллин, Гали Зәйпин, Фәйзулла Туишев, Исмәгыйль Һилалов кебек оста музыкантлар мәйданга чыга. Шәһәрдән шәһәргә йөреп, концертлар бирү кебек эшләр дә башлана. Аларны инде һәвәскәрлектән профессиональ сәнгатькә беренче адымнарны ясаучылар дип атарга мөмкин, әмма шулай да тулы мәгънәсендәге чын музыка сәнгатенең әле туып җиткәне юк иде. Моның өчен музыкаль культурабызның яңадан әле берничә баскычка күтәреләсе бар иде. Һәм, югарыда әйткәнебезчә, без моңа бары тик Бөек Октябрь революциясеннән соң гына ирешә алдык. Татар музыка сәнгатенең туып үсеп китүе өчен кирәкле шартлар да, аеруча яңа дәрт, яңа көч тә әнә шул революция белән бергә килде.
Ә нәрсәдән башлана соң ул музыка сәнгате дигәнебез? Минемчә, әгәр ялгышмасам, музыканы аның һәртөрле жанрларында иҗат итүдән башланса кирәк. Ә жанрлары бик күп, кемдер шуларны белергә һәм шигырь язган шикелле утырып язарга да тиеш. Әлбәттә, Ходай бирмеш таланты булган кеше… Әнә шундый тумыштан гаять талантлы Салих Сәйдәштән башлана да инде безнең музыка сәнгатебез. Ул керешә музыканың төрле жанрларын иҗат итәргә, аның исеме белән бергә килеп керә безнең музыкага да марш, симфония, увертюра, ария, сюита дигән төшенчәләр… Дөрес, аңа кадәр дә музыка язучылар була – шул ук Заһидулла Яруллинны, бигрәк тә Солтан Габәшине искә төшерергә мөмкин… Әмма без бик хаклы рәвештә Салих Сәйдәшне татар музыка сәнгатенең беренче профессиональ композиторы дибез (профессиональ, димәк, музыка язуны үзенә төп кәсеп итеп алган кеше). Сәйдәшнең яшьтән үк үзен музыкага багышлавы иртәме-соңмы аны композитор итәргә тиеш тә иде. Табигать яраткан таланты һәм заман таләбе ахыр чиктә билгели аның язмышын…
Беренче булу үзе дә бик зур дәрәҗә. Ләкин Салих Сәйдәшнең татар музыкасында тоткан урыны моның белән генә чикләнми, әлбәттә. Сүз башлыча Сәйдәш талантының көче, үзенчәлеге, йогынтысы, ниһаять, музыкада калдырган тирән эзе турында барырга тиеш.
Мәгълүм ки, кайбер музыкаль әсәрләрен ул Оренбургта чакта ук яза. Ләкин ул – Казаннан киткән кеше, Казан аны музыкант буларак яхшы белә, һәм 1923 елны Сәйдәшне Татар дәүләт театрына махсус чакырып кайтаралар. Асылда, әнә шул елдан башланып китә Салих Сәйдәшнең чын композиторлык иҗаты. Бер-бер артлы сәхнәгә куелган әсәрләрнең һәркайсына диярлек ул музыка яза, һәркайсының пәрдәсе ул язган яңа музыка белән ачыла… Әйтергә кирәк, гаҗәеп бер тизлек белән үсә аның даны – егерменче елларның ахырында инде «Салих Сәйдәш» телләрдән төшмәс бер исемгә әверелә. Без, шул заман яшьләре, моны бик яхшы хәтерлибез. Бу баш әйләндергеч уңышның сәбәбе нәрсәдә соң? Бәлки, «композитор» дигән сүзнең үзендәдер? Көй-җыр чыгаручы – бу бит шактый яңа нәрсә әле безнең өчен… Дөрес, халык көйләрен дә кемдер берәү башлап чыгарган, ләкин, кызганычка каршы, чыгарган да онытылган. Ә монда чыгаручы әнә үзе оркестр алдында нечкә таягын салмак кына селкеп басып тора… Ярый, бик әйбәт, әмма музыкасы ничегрәк соң, музыкасы?