Выбрать главу

…Менә без театр залында Салих Сәйдәш дигән композиторның «Талир тәңкә»гә (соңыннан «Наёмщик») яки «Таһир – Зөһрә»гә яки «Зәңгәр шәл»гә язган увертюрасын, балетын, арияләрен тыңлыйбыз. Искиткеч яңа бу, ләкин һич кенә дә күңелгә ят түгел. Киресенчә, халык моңының ничектер яңа авазлар белән баетылган, тагы да көчәя, киңәя, тирәнәя төшкән яңгырашы булып ишетелә безгә. Шуңадыр сихерләнмәгән кеше юк аңардан. Чынлап та, күпләр әйткәнчә, Сәйдәш музыкасы туган чагында ук халыкчан иде. Әйе, халыкчан, әмма үтә Сәйдәшнеке, бервакытта да иясен югалтып, гади халык көйләренә әйләнеп калмаячак.

Ә халыкчан булуы Сәйдәш өчен бик табигый, чөнки балачагыннан ук ул үзебезнең халык җырларын, халык моңнарын ишетеп үсә. Шуның белән бергә, үзе дә ничә ел буена «Сәйяр» оркестрында халык көйләрен уйный. Ләкин аның композиторлык иҗаты өчен бик мөһим булган бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк: Сәйдәш – шәһәр баласы, үз заманының алдынгы татар зыялылары арасында үсеп җитешә, шәһәр культурасы белән сугарыла, дөньяның бай музыка сәнгате белән дә күпмедер дәрәҗәдә таныша – биографиясеннән күренгәнчә, Шопен, Чайковский кебек даһиларның әсәрләрен үзе дә уйнарга ярата. Билгеле инде, бу хәл аңа әлеге табигый халыкчанлыгын үстерергә, яңартырга, баетырга һичшиксез ярдәм дә иткән булырга тиеш.

Һәрбер сәнгать әсәрендә иң элек автор үзе, аның рухи дөньясы чагыла – бу күптән билгеле хакыйкать. Күргәннәр белә: Салих Сәйдәш бөтен килеш-килбәте белән бик пөхтә, чибәр, нәфис бер кеше иде. Һәм музыкасы да аның якты, нәфис… Һәм күтәренке-дәртле дә иде. Хәер, аерым җырларында кичке тын шәфәкъ вакытын хәтерләткән моңсу уйчанлык та ачык сизелә иде (мәсәлән, «Хуш, авылым» яки «Халисә»дә). Бигрәк тә аның Муса Җәлил сүзләренә язган иң соңгы «Җырларым» дигән әсәре үзенең тирән сагышлы моңы белән бик нык аерылып тора. Гүя бездән инде китәргә җыенган аккош җыры! Шулай тоела миңа мәрхүмнең ул әсәре.

…Яңадан күңелгә әлеге бәйләнчек сорау ирексездән килә: бәхетле идеме соң Салих Сәйдәш?.. Хәер, мин белеп торам, бик күпләр: «Ничек инде бәхетле булмасын?! – диячәкләр, гаҗәпләнеп. – Халыкның иң яраткан композиторы, бөтен гомере данга күмелеп узды, тагын ни кирәк?!»

Әлбәттә, шулай, хак сүз! Ләкин бит бәхет дигәнең үтә шәхси нәрсә ул. Һәркем аны үзенчә аңлый һәм үзенчә татый. «Бәхет» төшенчәсен, гомумән, конкрет шәхестән аеру мөмкин дә түгел. Ләкин шул ук вакытта бәхетнең булуы яки булмавы кешенең үзеннән генә дә тормый – менә шунда инде аның бөтен сере дә! Ә без беләбез, Салих Сәйдәш – шәхси тормышында да һәм иҗади эшчәнлегендә дә зур югалтулар кичергән кеше. Мәгълүм ки, аның композиторлык иҗаты, асылда, театр белән бәйләнгән – язганнарының иң күп өлеше сәхнә әсәрләренә туры килә. Бу җәһәттән Кәрим Тинчурин пьесалары Сәйдәш иҗатында аеруча зур урын алып тора. Шактый озак дәвам итә алар арасындагы бу икесе өчен дә бик файдалы, чын иҗади дуслык. Шуның белән бергә, тәҗрибәле, яшькә дә олы Кәрим абзый Салихка бик уңай йогынты ясаган һәм күп нәрсәгә аны ул өйрәткән дә, диләр.

Шулай ук Фәтхи Бурнаш әсәрләренә дә Сәйдәшнең язганнары шактый күп, «Нәфисә», «Бибисара» кебек популяр җырлары, «Шәрык балеты» кебек гаҗәеп сюитасы – әнә шул иҗади элемтәнең безгә калган җимешләре… Әмма, ни хәл итәсең, заман Сәйдәшне аларның икесеннән дә аерды. Эзсез генә уздымы икән бу көтелмәгән «аерылышу» Сәйдәш өчен?.. Әгәр без композиторның утыз еллык иҗатын күз алдына китерсәк, ул язган әсәрләрнең иң күп өлеше беренче ун елына туры килгәнен күрәбез. Утызынчы елларның урталарыннан соң аның иҗат активлыгы шактый ук сүрелә. Дөрес, эшеннән туктап торганы юк, төрле авторларның, бигрәк тә Таҗи Гыйззәтнең пьесаларына күп кенә көйләр, шулай ук аерым җырлар, маршлар да яза, алар арасында чын шедевр булырлыклары да аз түгел. Ләкин шулай да язганнарының иң күбесе һәм иң яхшылары, әйткәнебезчә, иҗади гомеренең беренче ун елына, ягъни Тинчуриннар, Бурнашлар белән бергә эшләгән чакларына кайтып кала. Әйе, бу чынлап та Сәйдәшне Сәйдәш иткән бәхетле бер дәвер булган икән. Сәйдәш үзе шуны белгәнме? Һичшиксез белгән һәм югалтуларны авыр кичергән дип уйларга кирәк. Иҗади бәйләнешләрнең өзелүе композитор өчен эзсез генә узамы соң?! Хәзер инде бу хакыйкатьне яшереп маташудан мәгънә юк, минемчә.