Выбрать главу

Шулай ук Салих Сәйдәшнең шәхси тормышындагы югалтулары да безгә сер түгел. Ләкин бу урында минем аларга кагыласым килми, тик бер югалтуы турында гына әйтмичә үтә алмыйм. 1925 елны Салих беренче мәртәбә Валентина исемле кызга өйләнә. Кыз төскә чибәр, сөйкемле, мөлаем булган, музыканы бик яраткан һәм, иң мөһиме, Салихның кем икәнлеген яхшы аңлаган. Әмма, зур бәхетсезлеккә каршы, тора башлауларына ел дигәндә Валентина Фёдоровна беренче баладан үлеп тә китә. Искиткеч авыр кичерә Салих бу һич көтелмәгән югалтуны. Мондый югалтудан кеше тиз генә айный да алмый, хәтта гомерлеккә калырга мөмкин аның тәэсире.

…Озак та үтми, 1927 елның февралендә артист Нури Сакаев шулай ук кинәт кенә вафат була. Кариевтан соң татар сәхнәсе өчен бу да бик зур югалту иде. Шул чагында Салих Сәйдәш, театр баскычына утырып, бер кәгазь кисәгенә үзенең мәшһүр «Сакай маршы»н яза. Татар музыкасында беренче һәм бердәнбер матәм маршы! Әүвәл мәртәбә ишеткәндә бу гаҗәеп музыканың йөрәкләргә тәэсирен сүз белән генә әйтерлек тә түгел иде. Чиксез авыр кайгы да, газаплы тирән уйлану да, үлемгә каршы ниндидер әрнүле ярсу да бар иде, минемчә, ул – кешене мәңгегә озату маршында! Ләкин хикмәт менә нәрсәдә: Сәйдәшне шул елларда якыннан белгән журналист Исмәгыйль Усмановның әйтүенә караганда, «Матәм маршы» Нури Сакаевка багышлап язылса да, ул Салих күңелендә төзәлмичә сакланган Валентина Фёдоровнаны югалту хәсрәтеннән туган булырга тиеш. Шулай ди Исмәгыйль Усманов: «Матәм маршы»н язган чакта, Салихның күз яшьләре кәгазьгә тамганын үзем күрдем», – ди. Бик ихтимал. Композитор йөрәгендә ике олы хәсрәт бергә кушыла – «Сакай маршы»ның безне тетрәткән көче, бәлки, шуңардан килә дә торгандыр.

Әмма барысы да үтә, каты җөй калдыра да үтә. Композиторны әкренләп башка хисләр били, хыялы башка уй, башка теләкләр белән канатлана башлый. Бу хисләр, бу теләкләр, билгеле инде, аның музыкасына күчә, бер-бер артлы яңадан-яңа әсәрләр туа – арада, мәсәлән, «Качкыннар җыры», «Сүнмәс утлар», «Кызыл армия маршы» кебек искиткеч дәртле һәм батырлары да!.. Мәрхүм Фатих Кәримнең «Сәйдәш маршы»н тыңлаганда, меңләгән штыкларның тигез сафларда чайкала-чайкала килгәнен күргәндәй буласың!» дигән сүзләре ничектер хәтердә сакланып калган. Бик күп Сәйдәшнең бу чакта язганнары – еш кына ул, колагына күрсәтеп, менә монда гел музыка яңгырап тора, дип әйтә торган булган. Әйе, композитор талантының саф чишмәдәй өзлексез бәреп торуына хәйран калмыйча мөмкин түгел. Ихтимал, нәкъ шушы елларда Салих үзен бик бәхетле дә хис иткәндер. Барысы да бар ич: исем, дәрәҗә, хөрмәт, якын дуслар, яңадан яшь, матур кызга өйләнү – тагын ни кирәк?!

Ләкин шуңа да карамастан аңардагы әлеге иҗат чишмәсенең, сафлыгын һәм тәмен һич югалтмастан, әкренләп сүрелә-кими баруын күрәбез. Бигрәк тә гомеренең ахырына таба. Нидән бу, сәбәп нәрсәдә? Кайбер иҗади бәйләнешләрнең өзелүе тәэсирсез калмагандыр дип әйткән идек, ләкин бары шуңардан гынамы? Юк, аңардан гына түгел, билгеле, анысына инде күп вакытлар узды. Кыскасы, сәбәпләрнең төрлесе – кешенең үзеннән килгәннәре дә һәм кеше аркасында килә торганнары да булырга мөмкин. Соңгысы аеруча әһәмиятле. Сүз монда барысыннан да элек Сәйдәшкә булган мөнәсәбәт турында бара. Һәрвакытта да, һәр очракта да гадел идеме, хаклы идеме ул мөнәсәбәтләр? Үзе исән чагында ук әле замандашлары арасында бу турыда сүзләр аз булмады. Тик алдан ук кисеп шуны әйтергә кирәк: халыкның Сәйдәшкә булган тирән мәхәббәте һәм олы ихтирамы бервакытта ди үзгәрмәде. Халык Сәйдәшне яратты, ярата һәм яратачак – бу кадәресе бәхәссез. Әмма Сәйдәшнең үзенә якын даирәләрдә аңа мөнәсәбәт бертөсле генә түгел иде. Ачыграк әйткәндә, кайберәүләр тарафыннан композиторны тиешенчә бәяләп җиткермәү, музыкада тоткан урынын ничек тә кечерәйтергә тырышу кебек тенденцияләр дә булды, һәм бу нәрсә Сәйдәшнең настроениесенә дә, димәк, күпмедер дәрәҗәдә иҗади эшчәнлегенә дә тәэсир итмичә калмагандыр, билгеле. Тенденциоз мөнәсәбәт кайчагында тирән яра сала йөрәккә – үзләре татыганнар моны яхшы беләләр.

…Сәйдәшне аңлау өчен, кешедән ишеткән шундый бер эпизодны бу урында искә төшерәсем килә. Берзаман газетада ниндидер уңай белән бүләкләнгән сәнгать әһелләренең исемлеге басылып чыга. Вакыйганы сөйләүче әлеге кеше – шагыйрь – шул газетаны сатып алып, урамда карый-карый бара. Аңа Сәйдәш очрый. Туктыйлар, исәнләшәләр. Шагыйрь газетаны күрсәтеп әйтә: «Менә монда ни өчендер синең исемең юк», – ди. Шуңа каршы Салих тыныч кына: «Ник булмасын, минем Салих Сәйдәш дигән исемем бар!» – дип җавап бирә.

Шәп әйткән! Яхшы белгән Сәйдәш үзенең бәясен. Әмма бер парадокс: әнә шул гаять популяр исеменә һәм зур данына гаҗәеп ваемсыз карый торган кеше дә иде ул, мәрхүм! Теләсә кем белән йөри, аралаша, утырдаш була, төрле кызыклар сөйли, көлә һәм көлдерә – дәрәҗәмне төшерермен дип курку һич тә юк иде аңарда. Авыр уйлары, кайгылары булса да, алары кайдадыр эчтә, бик тирәндә… Һәм табигый сорау туа: Сәйдәшнең үзен болай тотуын ничек аңларга? Аның характерыннан гына киләме бу, әллә бүтән берәр сере дә бармы? Менә бу урында мин яңадан әлеге бәхет мәсьәләсенә кайтырга мәҗбүрмен… Сәйдәш бит үзе дә бәхет турында уйлагандыр – уйламыйча булмас. Әмма ул, миңа калса, бәхет дигән нәрсәнең гадәттәге мәгънәсеннән бигрәк, икенче бер чагыштырмас өстен, олы, әһәмиятле ягын күргән булырга тиеш. Тормышта шәхси бәхет булырга мөмкин, булмаска да мөмкин, һәрхәлдә, ул – кешенең үзе белән бергә бу фани дөньядан китә торган бәхет. Ләкин менә аның кала торганы, хәтта үлгәннән соң килә торганы да була икән. Кем өлешенә чыга ул? Мин инде монда сирәк талант ияләренә яки бөек эшләр бәрабәренә дип сүз озайтырга теләмим, чөнки болары – бик билгеле хакыйкать… Хәлиткеч иң мөһиме – исемең һәм эшең буыннан-буынга күчә-күчә халык күңелендә һәм хәтерендә саклануда. Үлемсез бәхет әнә шул. Тукай өлешенә чыккан бәхет!