Менә безнең мәрхүм Сәйдәш тә язмыш тарафыннан үзенә шундыйрак бәхет әзерләнгәнен сизгән булса кирәк, һәм гаҗәп тә түгел, чөнки ул инде исән чагында ук халыкның тирән мәхәббәтен яулап өлгергән иде. Ихтимал, шуңа күрәдер Сәйдәш, кайберәүләр шикелле, дан артыннан кумады һәм даны өчен калтыранып та тормады. Дан үзе аңа килде.
Ә без, аның замандашлары, моны белә идекме?.. Күптән түгел, мин кәгазьләр арасыннан ике генә битлек бер язмамны табып алдым. Сәйдәшне җирләгән көнне язылган ул. Болай башлап киткәнмен: «Без Салих Сәйдәшне югалттык. Авыр, бик авыр бу югалту безнең өчен, әмма бер хакыйкать күңелне юата: Сәйдәш бәхетле кеше булып дөньядан үтте»… Гаҗәп, ничек инде мин шундый вакытсыз үлгән кешене бәхетле дип атарга җөрьәт иткәнмен?! Әлбәттә, бу шул көнне халыкның язгы ташудай урамнарга сыеша алмыйча Сәйдәшне озата баруын күрү тәэсирендә язылган булырга тиеш. Шуңа дәлил рәвешендәрәк: «…аның үлеме мәрхүмнең халык йөрәгендә никадәр зур урын алуын тагын бер кат исбат итте», – дип тә язганмын мин анда.
Ә ахырын болай диебрәк бетергәнмен: «Еллар үтәр. Халык арасыннан яңадан-яңа талантлар чыгар, ихтимал, музыка даһилары да туар. Ләкин бервакытта да, беркем дә Сәйдәш исемен каплый алмас. Ул безнең сәнгать күгендә иң тәү калыккан, җиргә якын үзенә бер йолдыз булып балкып торыр. Музыкасы яшәр, музыкасы белән бергә үзе яшәр, исеме аның, һичшиксез, бәхетлерәк булыр».
Бу сүзләрнең язылуына инде чирек гасыр тулып узды. Бәлки, алар хәзер искергәндер, сызарга яки үзгәртергә кирәктер?.. Юк, үзгәртәсем килми берсен дә, чөнки ул сүзләрнең хаклы, дөрес булуын вакыт үзе раслады.
ОЧРАШУ ҺӘМ АЕРЫЛЫШУ
Бу әле истәлек түгел. Бу, – ничек дим, яңа гына кичергәнне онытылмас борын теркәп калырга омтылу гына… Эш шунда ки, миңа июньнең беренче яртысында шактый юл йөрергә туры килде. Ә юлымның башы һәм дәвамы ничектер үзеннән-үзе ике олы шагыйрьнең исеме белән бәйләнгән булып чыкты. Һич тә уйламаган көтелмәгән вакыйга! Менә ни өчен мин, ашыгып язуны яратмасам да, бу юлы тизрәк кулыма каләм алдым.
…Дүртенче июньдә мин үз эшләрем белән Уфага китәргә тиеш идем. Икенче июньдә, сәгать бишләр тирәсендә, Хәсән абзый Туфанның хәлен белер өчен клиникага бардым. Бер үк вакытта Хәсән абзыйга Уфага китүемне дә белдерәсем килде – Уфа аңа бик якын бит, якын иткән кешеләре дә күп, моны барыбыз да беләбез… Икенче каттагы 7 нче палатага ишек кагып кердем. Уң кулда, ишеккә якынрак караватта, Хәсән абзый ята. Янында Мөнҗия ханым, үзләре генә – палатада башка авырулар юк. Хәсән абзыйның өстенә ак җәймә генә ябылган, йөзе дә ап-ак, иреннәре дә ак, яртылаш йомык күзләре дә ак… Үтә ябык, юка гәүдәсе ак җәймә астыннан беленми дә диярлек. Ак мендәр өстендә куе чал чәчләре тузгый төшкән башы гына калкып тора. Урындык алып, карават янына утырдым, хәлен сораштым, Хәсән абзый җавап урынына, «ярый» дигән төсле, бер-ике тапкыр башын какты. Мөнҗия ханым: «Хәле әзрәк җиңеләйде, температурасы 37 гә төште», – диде. Ләкин күрәм, сизәм: шагыйрьнең хәле шулай да җиңелгә охшамаган. Әйтергә онытканмын, мин кергәндә аның муенында урап салынган ак марля дә бар иде, күрәсең, тамагы да авырта торгандыр. Һәрхәлдә, сөйләшүе җиңел түгел, сүзне күбрәк Мөнҗия ханым алып бара… Бераздан мин: «Берсекөнгә Уфага китәм, Хәсән абзый, йомышың, тапшырасы сүзең юкмы?» – дип сорадым. Ул, аз гына көттереп, әкрен тавыш белән: «Сәйфинең хәлен… хәл-әхвәлен белеп кайт!» – диде. Шуннан башкасын әйтмәде, ләкин Мөнҗия ханым, өстәп: «Барлык дусларына сәлам әйтегез, сез аларны үзегез дә беләсез», – диде. Хәсән абзый, аның сүзләрен куәтләгәндәй, башын гына селкеп торды… Шушы кыска гына сөйләшү дәвамында ул хәлсезлектән кысыла төшкән күзләре белән ни өчендер һаман миңа карап ятты. Аның бу карашында хәлен белергә килгән кешегә игътибар күрсәтү генә түгел, нидер уйлап, нәрсәләрнедер исенә төшереп, хәтта сынап карау да сизелә иде. Мин эчемнән генә борчылып та куйдым: ни уйлый икән, күңелендә ни икән, һич югы, сиздерсә иде!.. Без бит бер-беребезне бик борыннан беләбез – ярты гасырдан да артыграк (шуннан бер унҗиде-унсигез елны алып ташлаганда да). Мин әле аның өр-яңа сәер исем белән, өр-яңа шагыйрь булып кинәт күтәрелеп чыккан һәм, мәһабәт куе озын чәчләрен артка тарап, иске күн тужуркадан йөргән чакларын яхшы хәтерлим. Дөрес, мин аңа элек яки соңыннан бик якын тордым, якын дусларының берсе булдым дип мактана алмыйм. Аралашкан, бергә йөргән, бер табында утырдаш булган чаклар күп булды, яшерәсе юк – ара-тирә бәхәсләшеп алулар да булгалады, әмма ул минем өчен һәрвакытта олы иде, өстен иде. Мин аның нинди шагыйрь икәнен бервакытта да исемнән чыгармадым. Шулай ук безнең бу озын, катлаулы дәвер эчендә минем аңа, ни сүзем, ни гамәлем белән дигәндәй, беркайчан да зарарым тимәде – бу җәһәттән, шөкер, җаным тыныч. Әгәр шушы минутта ул, миңа карап, нидер уйланып ята икән, берәр төрле шәхси наразилыгы бардыр дип борчылырга һич тә сәбәп күрмим, булмаска да тиеш. Ә гомумән алганда, кешеләргә карата һәрвакытта бик таләпчән шагыйрь башына нинди генә фикерләр килмәскә мөмкин?! Шул исәптән миңа карата да!