Выбрать главу

Үз вакытында Хәсән абзый минем ике хикәямне – «Туган туфрак» белән «Әйтелмәгән васыять»не яраткан иде. Бу хакта минем үземә дә әйткәне бар, ә соңгысын кайбер җирдә яклаган да булса кирәк… Ә менә хәзер, сөйләшә торгач, кызык кына бернәрсәне белдем. Мөнҗия ханым миннән «Рәшә»дә тасвир ителгән йортның кайда икәнлеген сорады, һәм кызыксынып соравын болай аңлатты: Хәсән абзый белән икәүләп йөрергә чыкканда, алар һаман шул йортны эзлиләр, имеш!.. Ник дисәң, Хәсән абзыйга әнә шул «Рәшә»дәге шикелле аулак урамдагы бакчалы ялгыз йортлар бик ошый икән… Һәм Хәсән абзый үзе дә, Мөнҗиянең сүзләренә кушылгандай, көлемсерәп кенә тыңлап ятты… Әлбәттә, бу – кечкенә деталь, әмма аңлаган кеше өчен мәгънәсе бар, минемчә…

Авыруны артык ялыктырмас өчен, мин бер ун минуттан кузгала да башладым. Хәсән абзыйның ак җәймә өстендә яткан тар гына озынча кулын ике учыма алдым. Беләм: учымда – тимер дә тоткан, чәчәк тә үстергән кодрәтле кул, – бармаклары арасыннан яшел каләмен тиз генә төшермәс әле ул! Шигъри мәрҗәннәрне ак кәгазьгә вак-вак кына батырып тезәр әле, боерган булса!.. Шуны да әйтергә кирәк: моннан илле-илле биш еллар элек Хәсән абзый яшенә караганда шактый олы сыман, картрак чырайлы бер кеше иде. Ә җитмеш-сиксәннәргә җиткәндә инде, ул, киресенчә, гаҗәп яшь чырайлы картка әверелде, һич нигә бирешмичә, сыгылмыйча үзен саклый белде шагыйрь!

– Хуш, Хәсән абзый, Уфадан әйләнеп кайтуыма терелеп тор! – дидем мин аңа.

– Хуш! – диде ул да, башын кагып, әкрен генә.

Әйе, шагыйрьнең хәле җиңел түгел иде, ирексездән күңелне шомлы уй да чәнчеп узды, әмма мин, шик-шөбһәләрне басып, яңадан әле күрешүебезгә ышанган хәлдә, аның яныннан чыгып киттем.

Әйткәнемчә, бу икенче июньдә булды, ә дүртендә инде мин Уфага очтым. Бу атнакич иде. Шимбә көн, алтысында, Ибраһим Нуруллин белән без икәү Юматауга Сәйфи агай янына киттек. (Ибраһим Уфага миннән алдарак барган иде…) Таныш дача, бакча түрендә агач йорт – Сәйфи агай җәен-көзен күбрәк шунда ялгыз уздыра. Сиксән җиде яшьлек дәртле шагыйрь безне куанып каршы алды. Башта беседкада бераз сөйләшеп утырдык, аннары өйгә кердек. Өйнең алгы ягы һәм иркен генә эчке ягы бар – анда өстәл тулы язган-сызган кәгазьләр, шүрлек тулы иске һәм яңа китаплар. Сәйфи агайның азык-төлеге дә үз янында, самавырны да үзе куеп җибәрә. (Элегрәк бер килүемдә ул миңа балык та кыздырып ашаткан иде әле…) Алгы якта гына юкә балы белән тәмләп чәй эчә-эчә, тансык әңгәмәне дәвам иттердек. Билгеле, сүзнең башында ук мин Сәйфи агайга Хәсән абзыйның сәламен тапшырдым. Алар – бер дәвер кешеләре, бер мәдрәсә шәкертләре, бик күп еллар бер-берсенә туганнарча бик нык бәйләнгән һәм бер-берсенең язмышы өчен даими борчылып яшәүче шәхесләр. Шуңа күрә мин карт шагыйрьне артык хәвефләндермәс өчен, авыруның хәле турында сакланыбрак, ләкин шуның белән бергә, чын дөресен бик үк яшермәскә дә тырышып сөйләдем. Әмма бу минутларда авыру шагыйрьнең үлү ихтималын беребез дә уйламаганбыздыр дип беләм, чөнки Хәсән Туфан кебек кешенең алай тиз генә үлеп китүен акыл да сыйдырмый һәм күңелләр дә кабул итәрлек түгел иде… Сүз дә, билгеле, күбрәк дөньяви эшләр турында барды. Сәйфи агайны тыңлавы бик күңелле, Гафурилар, Бабичлар замандашы бик күпне белә, хәтере бер дә картаймый, фикере өзлексез эшли, зур максатлар белән яши – өч якта өч эшем көтеп ята, ди… Тарихыбызга, әдәби хәрәкәтебезгә кагылышлы күп кенә мәсьәләләр турында аның җанын борчыган әйтер сүзләре бар. Үлем түшәгендә яткан Хәсән абзыйның миңа барсыннан элек «Сәйфи хәлен белеп» кайтырга кушуы да очраклы түгелдер, әлбәттә. Мондый кайгырту аларның уйлары, теләкләре, максатлары уртаклыктан, ниһаять, бер-берсенең бик кадерлегә калган гомерләре өчен борчылудан да туган булырга тиеш.