Шушы очрашудан соң берничә көн узды, Ибраһим да китеп барды, ә минем Уфада эшләрем күп иде әле. Ләкин уйламаганда тагын бер юл-сәфәр килеп чыкты. Башкортстан Язучылар союзы бик матур бер чараны гадәткә керткән: һәр елны җәй башында Фатих Кәримнең туган авылы Аетка барып, шагыйрь хөрмәтенә шигъри бәйрәм уздырып кайталар икән. Моны рустан күчеребрәк «Фатих Кәрим укулары» дип атарга да өлгергәннәр. Менә шул шигъри бәйрәмгә мине дә чакырдылар, мин, эшләрем калса да, бик теләп риза булдым. Фатих белән бит без Дим буенда үскән кешеләр, ләкин аның авылы Дим үрендә, ә минем ул тарафларда бер дә булганым юк иде (һәм күптән инде буласым да килә иде). Аннары шушы бәйрәмгә бару өчен, Рафаэль Сафин «Янган тау»дан Илдар Юзеевны да алып кайткан, – димәк, юл йөрү өчен компания дә күңелле булачак.
Шулай итеп, 10 июньдә, сәгать унберләр тирәсендә (Казан вакыты белән тугызларда) без, ике машинага утырышып, Уфадан Бишбүләк районына чыгып киттек. Беренче машинада – Рафаэль, Илдар да мин, икенчесендә – Фатих Кәримнең кызы һәм башка якын туганнары… Вакытны болай төгәл әйтүем өчен гаҗәпләнмәгез, чөнки 10 июнь соңыннан безнең күңелләргә бик нык керәчәк, әмма Уфадан чыгып киткәндә Казаннан бернинди хәбәр дә юк иде әле.
Юлыбыз Кандыра күл – Бәләбәй аша. Башкортстанда асфальт юллар шәп, тизлек монда туксан километрдан да ким түгел, каршы очраган машиналар «выжт» та «выжт» үтеп кенә торалар. Тик бу тизлек турында уйламаска гына кирәк… Җәйнең башы гына бит әле, бөтен әйләнәдә зөбәрҗәттәй ямь-яшел кырлар, якында-еракта кара-кучкыл урманнар күренеп кала, ләкин шулай да машина тәрәзәсеннән табигатьне яхшылап күреп тә, күзәтеп тә булмый – күбрәк алга гына карап барырга туры килә. «Жигули» табигатькә сокланыр өчен түгел, тизрәк барып җитәр өчен ул!
Ә менә машина эчендә сүз күбрәк шигърият турында барды. Хәер, сүзнең төрлесе булгандыр инде, әмма берсе аеруча нык истә калды: Рафаэль Сафин безгә Хәсән Туфанның «Ант» поэмасыннан зур-зур гына өзекләрен укып күрсәтте. Хикмәтле әсәр икән, бик көчле язылган урыннары бар – минем әле беренче тапкыр гына ишетүем. Поэма кайчандыр бик күптән журнал битләрендә басылган булган, ләкин соңыннан шагыйрьнең бер генә җыентыгына да кермәгән. Кулында да сакланып калмаган. Рафаэль менә шуны каяндыр табып, тулысынча күчереп алган һәм Хәсән абзыйның үзенә тапшырырга вәгъдә дә биргән булган.
Поэманы тыңлау бездә, билгеле инде, төрле уй-фикерләр уятты. Шул ук вакытта без Фатих Кәрим авылына китеп барабыз – менә шуңа күрә дә бу ике чын олы шагыйрьнең язмышлары безнең аңыбызда үзеннән-үзе бергә кушылды. Икесе дә бит алар – кайчандыр бик авыр сынау кичергән һәм икесе дә нинди зур рухи батырлыкка ия булган шәхесләр!..
…Онытмыйк, унынчы июнь!.. Көн әйбәт, артык эссе дә түгел, баруы рәхәт, җиңел. Фатих Кәримгә гүя Хәсән Туфанны да яныбызда алып барабыз. Менә Гази Кашшафның туган авылы Кандыра күлне дә уздык. Юлыбыз көньякка, Бәләбәй үрләренә таба борылды, бара торгач, Бәләбәйнең үзен дә үтеп киттек. Уйласаң, заманында бу яклардан күпме шагыйрьләр чыккан: татардан – Зыя Ярмәки, Фатих Кәрим, Ярлы Кәрим; чуваштан – К. Иванов, Я. Ухсай, – болар әле искә төшкәннәре генә… Шагыйрь һәм әдип кайдан чыга? «Туган тел»не сабыйга күңелдән ятлаткан мәктәптән, билгеле, мин моны үземнән дә бик яхшы беләм… Орлыксыз бер генә чәчәк тә үсеп чыкмый, әлбәттә.
Ахырда, 260 километр җирне дүрт сәгать эчендә үтеп, без Бишбүләккә дә килеп җиттек. Бу күңелле генә бер райүзәк, урта бер җирендә иркен генә мәйданы бар, мәйдан уртасында Ленин һәйкәле… Иң элек без гадәт буенча райкомның беренче секретаре иптәш Әхмәтов янына кереп, бераз утырып чыктык. Сабан туе көрәшчесенә охшаганрак каратутлы, чем-кара чәчле бу таза кеше купшы сүзләрсез, елмая биреп кенә безне районның бүгенге хәле белән таныштырды. Истә калганы шул: районда халыкның күпчелеге татарлар белән чувашлар икән. Монда безгә хуҗа сыйфатында райкомның икенче секретаре иптәш Хәйретдинов кушылды. Башта ук әйтәсем килә, бу гаять җитез, өлгер кеше искиткеч сүз остасы (оратор) булып чыкты. Татарча сөйләсә – саф татарча, русчасы – рустан аергысыз, чувашча сөйләсә – сатып җибәрер. Телгә ниндидер махсус талант үзендә! Мин аңа көлебрәк: «Син, туган, бу сәләтең белән бик ерак китәрсең», – дигән идем дә, ул, килешмичә: «Юк, тел генә җитми, тагын бер нәрсә кирәк әле», – диде, ләкин нәрсә кирәген әйтмәде.