Выбрать главу

Бишбүләктә без шулай ук туган якларына кунакка кайткан чуваш шагыйре Ухсайны да очраттык. Яков Ухсай ул – безнең әдәбиятка якын кеше, өлкән язучыларның барысын да диярлек яхшы белә. Хәсән абзый турында да, билгеле, сорашмыйча калмады. Без Хәсән абзыйның каты гына авырып ятуын әйттек, ләкин, иншалла, терелсә кирәк дидек – без әле бу сәгатьләрдә бернәрсә дә белми идек. Аннары район ашханәсенең аулак бер бүлмәсендә әйбәт кенә ашап-эчеп (кымызны да беренче мәртәбә шунда авыз итеп) чыкканнан соң, төп «ноктабыз» – Фатих Кәрим авылына китеп бардык. Инде күп калмаган иде, бер утыз гына километр…

…Менә Ает авылы үзе дә! Шактый ук зур авыл икән, тигез үзәнлектә артык сибелмичә оешып кына утырган заманча төзек, таза авыл… Мин инде аның Дим буенда утырганын күптән белә идем. Минем үскән җирем Дәүләкән дә нәкъ Дим өстендә, ләкин ул Димнең урта агымында, ә Ает бер җитмеш-сиксән чакрым югарыда. Фатих Кәрим белән туган елларыбыз да бер, димәк, без кайчандыр бер үк елга буенда, бер үк суны эчеп үскән малайлар. Менә ни өчен минем «Фатих Диме»н бик күптән күрәсем килә иде.

Ләкин ашыкмыйк, чираты җитәр – күрербез… Шулай килеп төштек, әйбәт каршы алдылар, колхоз җитәкчеләре белән таныштык. Колхозның исеме дә «Дим» икән. Председателе иптәш Фәттәхов буйга-сынга мәһабәт-таза, салмак-сабыр, аз сүзле кеше, ләкин яшькә әле шактый ук яшь булса кирәк. Йола кушканча башта аның бүлмәсендә (дөресрәге, кабинетында) азрак сөйләшеп утырдык, аннары инде «Кәрим урыннары» белән таныша башладык. Иң элек, билгеле, музеена киттек. Бу идарәдән ерак түгел, урамга буй салынган, шифер белән япкан чибәр генә яшел йорт – стенасына цементтан гына булса да мемориаль такта да беркетелгән. Йортны колхоз идарәсе Фатихның атасыннан калган урынга музей өчен махсус китертеп куйган. (Аны финский йорт диделәр безгә.) …Фатих туып үскән бүрәнә йорт та сакланган икән, ләкин аны күптән инде колхоз кирәгенә каядыр икенче урынга күчергән булганнар. (Күрәсең, ул вакытта әле музей ачу истә тотылмаган.) Ничек кенә булмасын, Ает җитәкчеләре, шушы җирнең баласы, шушы илнең җырчысы шагыйрь Фатих Кәрим музеен оештырып, бик күркәм, бик кирәкле эш эшләгәннәр.

Без менә шул музейның ихатасына рәшәткә ишекне ачып керәбез. Бу инде кайчандыр Фатих таптаган, Фатих аунаган ишегалды. Дөресрәге, ул үскән чактагы зур ишегалдының кечкенә бер өлеше – аны музейга кирәк кадәр генә рәшәткә койма белән әйләндереп алганнар. Шушы кечкенә мәйданны да куе биек үлән каплаган, тик музей ишегенә илтә торган сукмак кына тап-такыр. Димәк, сукмактан йөрүчеләр өзелеп тормый!..

Без дә шул сукмактан узып, ишек төбендә үк аякларыбызга чүпрәк «чабаталар»ны бәйләп, музей бусагасыннан атлап кердек. Иркен генә ике бүлмә, алгысында Фатих Кәрим замандашларының, шулай ук татар һәм башкорт әдәбияты вәкилләренең фоторәсемнәре – карт буыннан алып яшь буынга чаклы барысы да диярлек бар. Шулай итеп, башта гүя ике тугандаш әдәбият дөньясына керәбез, шуннан соң гына Фатихның үз янына – икенче бүлмәгә үтәбез. Бүлмә түрендә аның буяу белән язылган зур портреты тора – без кулыбыздагы хуш исле кыр чәчәкләрен шуның алдына илтеп салабыз. Фатих безгә: «Хуш килдегез, дуслар!» – дигән төсле көлемсерәп кенә карап тора. Әйе, портреты үзенә бик охшаган, тере Фатих диярсең – мин бит аның бөтен кыяфәтен бик яхшы белә идем.

Монда инде турыдан-туры Фатих Кәримгә кагылышлы күп кенә материал тупланган. Экспонатлар барысы да бик пөхтә итеп, кадерләп куелган – күренеп тора: яраткан, бәясен белгән кулларның эше бу… Музейның мөдире Саимә исемле бер ханым икән. Болай карап торуга гап-гади авыл хатыны, әмма шушы музейга бөтен җаны белән бирелгән кеше. Безгә дә ул, экспонатларын күрсәтә-күрсәтә, Фатих Кәрим турында белгәннәрен бик тәфсилләп, рухланып дигәндәй сөйләп бирде.

Музейдан чыккач, без Дим буена киттек. Күпердән чыгып, тугаенда да йөрдек. Бу инде Димнең югары агымы, ләкин монда да ул ярдан ярга тулып ага – киң дә, тирән дә. Кечкенә Фатих өчен ул куркыныч та булгандыр әле, хәер, малай кеше аны уйлап торамыни – бөтерелеп кызу гына аккан суда ул күпме йөзмәгәндер дә яшел ярлары буйлап күпме генә чабып йөрмәгәндер!.. Аннары малай кеше агымсуга карап хыялланырга да ярата бит әле. Менә безнең Фатих та – киндер букчасында Тукайны йөрткән авыл шәкерте – хыялы белән якты Димгә ияреп һәм Дим белән бергә Агыйдел – Камаларга кушылып, бик ерактагы «нурлы һәм моңлы» Казанга да барып җиткәндер. Бәлки, шушы хыялы аны күп тә үтми (уналты яшендә үк) белем һәм мәдәният учагы Казанга тартып та китергәндер… Әйе, Казан – Фатих Кәримнең шигъри ватаны, шунда таба ул үзенең газаплы һәм данлы язмышын, шуннан башлана аның үлемсезлеккә соңгы юлы да!.. Ул елларда бер кулына мылтык, икенчесенә каләм тотып, илен сакларга ант итүче шагыйрьләр аз булмады. Фатих Кәримнең андый шигыре юк шикелле, әмма аның һәрбер очып килгән пуля үлем китергән чагында язган менә мондый сүзләре бар: