Выбрать главу
Үлем турында уйлама, илең турында уйла,Илең турында уйласаң – гомерең озын була!

Шагыйрь гомерен фашист пулясы ахыр чиктә өзде өзүен, ләкин аның әнә шул сүзләре гади солдат өчен сугыш кырында бердәнбер юаныч булып калды.

Кичен халык эштән бушагач, авылның ак кирпечтән салынган яңа клубында Ает кешеләре белән очрашу булды. Онытмас борын әйтим, монда безгә тагын бер шагыйрь – Стәрлебаш районыннан килгән Фәйзи Гомәров та кушылды… Кунаклар сыйфатында без барыбыз да сәхнәгә менеп утырыштык. Зал халык белән тулы иде. Очрашуларның тәртибе кайда да бер диярлек: башта тамашачыларны килгән кунаклар белән таныштыру, аннары инде аларның үзләренә сүз бирү – монда да әнә шулай башланып китте. Әйтергә кирәк, халык безне шылт та итмичә тыңлады. Мин сәхнә түреннән залдагы кешеләрнең йөзләренә сихерләнгәндәй карап утырдым, һәр сүзне алар тыңлау гына түгел, гүя йотып баралар – йөзләрендә тирән уй, сагыш, ә күзләрендә вакыт-вакыт яшь тә чагыла. Безнең бит Илдар да, Рафаэль дә – бик шәп гармунчылар. Ирексездән яшьләрең бәреп чыгар…

Саратский яшел гармун,Көмеш кыңгыраулары,Бу көмеш кыңгырауларныңКичке яңгырауларыӘллә нишләтә күңелне,Үксеп елыйсы килә…Елау егет эшемени,Эх, бер җырлыйсы килә!..........................................

Әнә шулай Фатих шигыре белән башлады Рафаэль сүзен һәм гармунын тартып уйнап та җибәрде.

Илдар да үзенең «Таныш моңнар» дигән поэмасын гармун моңына кушып сөйләде. Билгеле инде, бу шагыйрьнең сүзләре һәм уеннары халыкны тәмам әсир итте, шагыйрь кем дә шигырь нәрсә икәнен алар күңеленә бик нык сеңдерде, минемчә… Шуның өстенә Фатих Кәрим кызы Ләйләнең һәм башка якыннарының чыгышлары да Ает кешеләрендә авылдаш шагыйрьләре өчен горурлык хисе уятмыйча калмагандыр, әлбәттә… Әйе, җанлы сүз, җыр һәм шигырьнең кодрәте зур, дуслар!.. Халык шуңа сусап тора, шуны көтә – кая гына барсаң да, моны бик ачык тоеп була. Шуңа күрә да әйтәсем килә: менә безнең шагыйрьләр бу җирне, бу халыкны онытмасыннар иде, якын итсеннәр иде, ел да «Кәрим укулары»на ерак араны якын итеп килсеннәр иде… Кәрим сүзләренә язылган бик матур көйләребез бар, бер-ике җырчы да килеп, «укуларны» бизәсәләр, халыктан бары рәхмәт кенә ишетеп китәрләр иде. Шулай ук художникларыбыз шагыйрьнең бюстын эшләп, музей алдына китереп куйсалар, Ает авылына бу бик зур бер бүләк булыр иде. Кыскасы, Башкортстан язучылары башлаган шушы гүзәл традиция Татарстан язучыларының якын катнашы белән елдан-ел дәвам итсен иде. Хәер, итәр, итүенә бик нык ышанасы килә.

Әнә шулай узды бу тиз генә истән чыкмас матур, күңелле очрашу. Вакыт соң иде инде, шулай да халык авыл яшьләренең концертын тыңлый калды, ә безне хуҗалар иркен, таза бер өйгә кунак итәргә алып керделәр. Монда авылча гади, әмма бик мул әзерләнгән табын әйләнәсендә дә ихлас сүзләр, яхшы теләкләр, җыр-музыка да җитәрлек булды. Безнең әйбәт җырлар Аетка да күптән килеп җиткән, барысын да беләләр, «Җидегән чишмә»не дә җырладылар, «Киек казлар»ны да:

Киек казлар кыйгылдаша,Җырлашалар микәнни?– Туган илләр кала бит, – дипЕлашалар микәнни?.................................................

Башларны иеп, без Хәсән абзыйның әнә шул моң-зарын тыңлап утырабыз… Әмма ләкин без берни дә, берни дә белми идек әле. Унынчы июнь үтте инде, унберенче июньнең таңы туып килә… Һәм шушы таңда Хәсән Туфанның баш очында ике карчыкның төн утырып чыкканын мин бары соңыннан гына ишетеп белдем.

Аеттан Бишбүләккә без таң алдыннан гына кайтып яттык. Унберенче июньдә сәгать тугызларда торып, иртәнге чәйне эчкәннән соң, кайтыр юлга чыктык. Юлыбыз Дим юнәлеше буйлап, Шафран, Әлшәй аша иде, чөнки иптәшләр мине Дәүләкәндә калдырып китәргә тиешләр. Райком секретаре, әлеге тел остасы Җәлил Хәйретдинов һәм тагын бер иптәш безне район чигенә кадәр озата бардылар. Ләкин чиккә җиткәнче, әле алар безне бер биек калкулык өстендә туктаттылар. Машиналардан төшкәч тә, безнең алдыбызда искиткеч манзара ачылды: шактый ук түбәндә инеш буйлап утырган татар авылы (исеме дә Чишмә икән), аның әйләнәсендә сузылып киткән, урман каплаган таулар, тау итәкләрендә ямь-яшел аланлыклар… Гүя кеше кулы тимичә сакланып килгән шигъри бер табигать! Билгеле, мондый шигъри табигать алдында сүзсез-җансыз калу мөмкин түгел иде. Менә Рафаэль Сафин гармунын яңадан кулына алды һәм түбә өстеннән әнә шул күксел тауларга, яшел аланлыкларга карап, «Уел»ны сузып җырлап җибәрде… Мин бер читкәрәк китеп тыңладым… Яңадан күрергә һәм ишетергә әллә туры килер, әллә килмәс! Әйе, күңел нечкәрүен басу җиңел булмады.