Выбрать главу

Аннары аяк өсте генә капкалап алдык та кузгалдык. Бишбүләк – Әлшәй чигенә җиткәч, ачык йөзле, юмарт күңелле хуҗаларыбыз белән куллар кысышып, ниһаять, аерылыштык… Хәзер инде юлыбыз минем Дәүләкәнгә… Уйланып барам, бу ике музыкант шагыйрьне Дәүләкән кешеләренә дә күрсәтергә иде бит… Ләкин егетләрем бик арыганнар иде инде… Кайткан саен башкорт шагыйрьләрен үзем белән Дәүләкәнгә китерәсем килде, әмма, ни сәбәптер, шушы гади генә теләкне дә гамәлгә ашырып булмады. Казага калган хыял – күпме алар?!

*

Уфага мин уникесендә бик соң гына кайттым. Номерга килеп керүемә бер биш минут та үтмәгәндер, телефон шалтырады. Трубканы алсам, Флёра ханым тавышы. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, ул миңа Хәсән Туфанның үлүен хәбәр итте. Мин бер мәлгә тынып калдым, аннары сорадым: «Кайчан?..» – «Унысында иртә белән, – диде Флёра ханым, – без үзебез дә монда килгәч кенә ишеттек». (Бакый абзый белән алар Казаннан пароходта җидесендә үк чыгып киткәннәр икән.) Тагын өстәп, Флёра ханым Наҗар Нәҗминең кичә ашыгыч рәвештә Казанга очуын да әйтте.

Димәк, унында иртән, без Бишбүләккә чыгып киткән сәгатьләрдә, ә бәлки әле чыгып китәргә өлгермәгәнбездер дә, хәер, моның хәзер ни әһәмияте бар?! Хакыйкать бит бер генә: Туфан юк, Туфан киткән!..

Флёра ханым белән сөйләшеп беткәч, мин күпмедер вакыт тынып, тик кенә утырдым. Нишләргә? Фатих Әмирхан, Тукайның үлгәнен ишеткәч, кулын күтәреп:

– Инна лиллаһи вә инна иләйһи раҗигун! – дип дога кылган. Без исә алай җанга юаныч таба белмибез, без бик күп уйлый гына беләбез.

Уйлар,        китегез, кит!Калыпларга аккан чуен кебек        тыгызлыйсыз күңелне!..

Бу – Туфанның үз сүзләре. Кайсыдыр шигыреннән хәтердә сакланып калган. (Бер илле ел бардыр инде.) Дөресен генә әйткәндә, зур югалтуның бөтен тирәнлеген, үкенечен без сәгате-минуты белән генә аңлап та бетермибез. Соңрак килә ул безгә… Аннары Хәсән абзыйның авыр хәлдә ятуын күреп киткәнгәдер, ахрысы, бу үлем хәбәре миңа, ничек дим, кинәт китереп суккан шикелле тәэсир дә итмәде, – күрәсең, күңел ничектер әзер булып торган моңа. Соңгы мәртәбә күрүем алдыма килде: өстендә ак җәймә, ак чәчләр, ак йөз, ак иреннәр… Әйе, ак кеше! Соңыннан миңа әйттеләр, табутта ятканда, ул тынычланып йокыга талган сабый кебек иде, диделәр. Ышанам, бигрәк тә тынычлануына ышанам… Әйе, күпме генә яшәмә, ахыры бер: кеше китә… Шагыйрьдән нәрсә калганын без беләбез – анысы кулыбызда. Ә менә үзе белән алып киткәнен белү юк, мөмкин түгел. Хәлбуки киткәне дә аз булмаска тиеш – бөек шагыйрьләр, минемчә, бер вакытта да үзләрен актыгына кадәр сыгып чыгарып бетермиләр. Ә Туфан бөек шагыйрь иде. Уйланудан, борчылудан, өметләнүдән туктамаган шагыйрь иде.

…Икенче көнне бик соң гына Рафаэль Сафин миңа килеп керде. Кайгылы, борчулы; кулында Туфанның «Лирика»сы. «Бер дә тынычлана алмыйм, – ди Рафаэль, – ачам да шушы лириканы укыйм, ачам да укыйм!..» Шагыйрьнең үлү хәбәрен соңга калып ишетүенә, җирләшергә бара алмыйча калуына бик үкенә. Әйе, үкенүләр дә, ачынулар да, кайгырулар да булыр әле, булыр. Кеше арабыздан киткәч, гадәттә, туа бездә бу хисләр. Әнә шул куллардан төшмәячәк шигърияте безгә тынгылык бирмәячәк. Тукай белән шулай булган иде, Такташ белән дә шулай булды. Туфан белән дә, һичшиксез, шулай булачак.

Июль, 1981

Кечкенә искәрмә: бу язма әле Уфада чакта ук бик ашыгыч рәвештә генә язылган иде. Казанга кайтып, яңадан төзәтеп күчереп яза башлагач, мин аны башка язуларым белән бергә югалттым. (Таксида онытып калдырганмын.) Көне-сәгате белән эзләргә керешсәм дә таба алмадым һәм табылуына өметемне дә өзгән идем инде… Әмма бәхеткә каршы, бер-ике атнадан язуларымны табып миңа кайтардылар. Шуны эзләүдә, табуда катнашы булган барлык иптәшләргә дә чын күңелдән тирән рәхмәтемне белдерәсем килә.

1980–1999 ЕЛЛАР ПУБЛИЦИСТИКАСЫ

КАСЫЙМГА СӘЯХӘТ

Күптән инде Касыйм якларын барып күрәсем килә иде. Тарихтан билгеле булганча, моннан өч-дүрт гасырлар элек Ука елгасы буенда әнә шул исемдә татар ханлыгы яшәгән бит әле. Тарихи риваятьләргә караганда, аны рус патшалары Казан ханлыгына каршы файдаланыр өчен оештырган булганнар («Касыйм» дип аталуы да Казан ханы Олуг Мөхәммәтнең руслар ягына качкан малае исеме белән бәйләнгән). Шуңа күрә дә ул баш-аягы белән Мәскәү патшалары кулында булып, аларның Казан ханлыгына каршы барлык походларында да аты-коралы белән катнаша килгән. Әмма Казан ханлыгы җиңелгәч, Касыйм ханлыгының да кирәге беткән. Күпмедер вакыттан соң аны бөтенләй «ябып» та куйганнар.