Ләкин ханлык бетерелсә дә, халкы калган… «Касыйм татарлары» дип йөртәләр иде аларны. Мине дә, әллә кайчан беткән, юкка чыккан ханлыктан бигрәк, шул ханлык җирендә күптәннән яшәп килгән милләттәш халкыбызның язмышы кызыксындыра иде. Бармы алар, һаман шунда яшиләрме, ничегрәк яшиләр, нәрсәләре сакланган яки югалган – менә шуларны күпме-азмы белер өчен, Касыймның үзенә генә булса да барып кайту кирәк иде. Мондый теләк күптән туса да, мин аны төрле сәбәпләр аркасында үти алмыйча йөрдем. Бары 1985 елның август башында гына мин, кинәт кенә кузгалып, Касыймга табан, ниһаять, чыгып китә алдым.
Касыйм шәһәре, әйткәнебезчә, Ука елгасы буенда. Хәзерге вакытта ул Рязань өлкәсенә керә. Аңа Казаннан туры юл юк. Муром аша яки Горький аша барырга кирәк. Мин Горький аша су юлы белән барырга булдым. Алтынчы августның төнендә Әстерхан – Горький пароходына, ничектер ансат кына аерым каюта алып, әйбәт кенә утырып киттем. Җәйнең әле хозур чагы, август башында гына коры көннәр дә бик кыздырып җибәрде. Көндезен пароход палубасыннан инде картая башлаган, йокымсырап утырган яшькелт-соры тауларга, кара-кучкыл урманнарга, аксыл кырларга карап баруы да күңелле иде.
Бер тәүлекне тутырып, икенче көннең иртәсендә, сәгать алтыда, пароходыбыз Горькийга җитеп туктады. Ярга чыккач та, мин иң әүвәл Касыймга пароходларның кайдан, кайчан китүен белештем. Сәгать җидедә «Ракета» китә, диделәр. Мин аңа өлгергән дә идем, ләкин, кызганычка каршы, билет сатылып беткән, касса инде ябык иде. Ә бу «Ракета» дигән нәрсә тәүлеккә бер генә тапкыр китә, имеш, шулай итеп, миңа икенче көннең иртәсенә кадәр Горькийда калырга туры килде. Хәерле булсын, дидем дә, башта елга вокзалының кунакханәсеннән үземә урын алдым. Бусы көтелмәгәнчә ничектер уңышлы килеп чыкты. Аннары иртәгә китәр өчен билетны да бүгеннән алып куярга булдым. Ләкин монысы шактый ук мәшәкатьле булды. Иң элек зур залдагы алдан билет сатучы кассаның ачылганын бер-ике сәгать көтеп тордым. Инде бәләкәй тәрәзә ачылып, Касыймга билет сорагач, эчтә утыручы ханым коры гына, урын юк, диде. Һәм билет бирмәде. Аптырап калдым – болай булыр дип һич тә көтмәгән идем. Нишләргә?.. Монда тагын бер тәүлек утырыргамы – юк, булмый болай! Вокзалларда администратор дигән кемсә була иде, шуны эзләп киттем. Аны табып, хәлне аңлаткач, ул кассага записка язып бирде. Әлеге «юк» дигән кассиршага барып, берсүзсез билетны алып, кесәгә әйбәт кенә салып куйдым.
Юл йөргәндә, шуның ише хәлләр очрый инде ул. Әмма кайчагында – һич башка сыймый торганнары да. Икенче көнне причалга барып «Ракета»га утыргач һәм бераздан кузгалып киткәч, мин чын-чынлап хәйран калдым: монда урыннарның яртысы диярлек буш иде. Моны ничек аңларга? Ни өчен кичә миңа Урын юк диделәр? Ә кем өчен соң бу урыннар? Бәлки, алдагы тукталышларда сатыр өчендер? Ләкин «Ракета» Горькийдан ераграк киткән саен, төшүчеләр күбәя, утыручылар азая барды. Кыскасы, мин бу хәлне аңлаудан ерак идем. Бары тик моны электән үк сакланып килгән алама бер гадәтнең дәвамыдыр дип кенә уйладым һәм Горькийда кемнәрнеңдер билет ала алмыйча торып калуларына ирексездән бераз сыкранып куйдым.
«Ракета» Горькийдан Касыймга 9 сәгать бара. Ә буфеты юк, махсус урыны булса да ябык, эшләми. Хәтта бак белән суы да юк. Моны белмичә утырган кеше көне буе ач барырга тиеш. Мин әнә шундый пассажирларның берсе идем.
Әйтергә кирәк, Ука буйлары бик ямьле икән. Безнең Агыйделдән зуррактыр – менә шуның кара ярларына, киң тугайларына карап бару күңелне хушландырып, ашыйсы-эчәсе килүне дә бераз оныттыргандай булды. Сәгать дүртләрдә, ниһаять, Касыймга килеп җиттек. Көн бик эссе иде.
Су буендагы күп шәһәрләр шикелле үк, монда да пристань түбәндә, кала үзе югарыда иде. «Ракета»дан төшкән халык, төеннәрен, яшь балаларын күтәреп, әкрен генә югарыга үрмәлиләр. Кемнәндер: «Шәһәргә менәргә транспорт юкмыни?» – дип сорагач, ул, иренеп кенә: «Элек бар иде дә, хәзер юк шул», – диде. Автобус, түбән төшеп тормыйча, югарыдан гына китә икән – рәхмәт яугыры! Чара юк, башкалар артыннан мин дә, әлсерәп, югарыга үрмәләдем.
Касыймның кунакханәсе биш катлы яңа, зур бина иде. Ничектер ансат кына миңа бер кешелек урын бирделәр. Кереп урнашкач та ашау-эчүне кайгырта башладым. Ләкин шушы шәп, зур кунакханәнең дә буфеты юк, имеш! Бар иде, эшләүчесе чыгып киткәч, яңа кеше таба алганнары юк әле, диделәр миңа. Нишләмәк кирәк, була андый хәл дә безнең көнкүреш хезмәтендә. Ярый, түбәндә рестораны бар икән, тизрәк шунда төшеп киттем. Тик монда да күңелне теләгәнчә хушландырып булмады. Чәйләре юк икән, ә бу эсседә куе яхшы чәйне мин бик сагынып килгән идем. Шулай да өстәлләргә графиннар белән «морс» дигән су куйганнар – чәйгә караганда, бу кызгылт суның мәшәкате азрактыр, күрәсең. Аннары монда хәмернең һәртөрлесен китертергә була икән. «Анысы – пожалысты! – диделәр миңа елтыр официанткалар. – Конечно, норма белән генә!..»