Касыймда үткәргән дүрт көнемнең берсе якшәмбегә туры килде. Шул көнне төшке ашка төшсәм, ресторан халык белән шыгрым тулы. Ләкин ашап утыручылар бик сирәк күренә. Нишли соң бу халык монда дисәм, аларның бик күбесе эчеп чыгарга керүчеләр, имеш! Һәр өстәл артында өч-дүрт кеше үзләренең 100 граммнарын көтәләр (норма шулай гына). Официантка китереп куйгач, бераз сабыр итә төшеп, үтә күренмәле «суны», ашыкмыйча, берьюлы ипләп кенә каплыйлар, авызларын сөрткәлиләр, кесәләренә тыгып килгән ипи кисәген яки кыярларын тозлап кабалар да, аннары тәмәке тартып керер өчен тышка чыгып киткән булалар. Ә биш-ун минуттан кире кереп, икенче официантканың өстәленә утыралар да… 100 граммны яңадан кабатлыйлар (кайберләре исә, чыгып та тормыйча, бер өстәлдән икенче өстәлгә күчеп кенә утыра). Болар барысы да, күрәсең, даими йөрүчеләр. Официанткаларга да алар Маня, Валя, Галя дип кенә дәшәләр. Дөрес, үзара мөнәсәбәтләрдә бернинди нәзакәтлелек юк, ләкин бер-берләрен яхшы аңлыйлар булса кирәк – «алыш-биреш», гомумән, гаугасыз, тыныч-шома гына бара. Озын сүзнең кыскасы, якшәмбе ялын «отмечать итәр» өчен бирегә килүчеләр әнә шулай, өстәлдән өстәлгә күчә-күчә, үз нормаларын тутырып, тәмам канәгать хасил булып, ахырда үз аяклары белән «тәртипле» генә чыгып китәләр.
Сорау туарга мөмкин: ни өчен әле мин, төп максаттан читкә китеп, боларны язып торам? Эш шунда ки, болар барысы да – «Ракета»да буш урын була торып та, билет сатмау, пассажирларны 9 сәгать буена кайнаган суга да интектереп бару, ә менә мондагы ресторанда аракыны теләгән кадәр эчеп чыга алу – әйе, болар барысы да апрель пленумыннан соң һәм эчүчелеккә каршы юнәлтелгән карарлар чыккач, күзгә бәрелеп торган тискәре күренешләр. Аларның тормышта тамыры тирән әле, кешеләрдәге иске гадәтләр белән нык бәйләнгән – димәк, аларны корытып бетерер өчен дә әле күпме вакыт һәм көч кирәк булачак. Йә, шулай булгач, кеше андый тискәре күренешләргә очраган чакта тыныч кала аламы? Менә минем дә дәшмичә тыныч каласым килмәде.
Инде, булмаса, төп максатка күчик. Төп максат, әйткәнемчә, Касыйм татарларыннан кемне дә булса күрү, сорашу, бүгенге хәлләре белән бераз танышу иде. Билгеле, минем кулымда беркемнең дә исеме дә, адресы да юк иде. Берәрсен очрату бары тик очраклы гына булырга мөмкин. Килгән көнне үк кунакханәдә юынып, ашап, бераз ял итеп алгач, кичкырын якын-тирә урамнардан бер әйләнеп кайттым. Татарлардан берәү дә очрамады, хәер, очраса да, мин аны кайдан таныйм?! Маңгаенда мөһере юк бит аның. Болай каранып йөрү, белмим, нинди генә нәтиҗә бирер икән?
Икенче көнне мин иртә генә торып, шәһәр базарына киттем. Анда инде татар ага-энесе очрамый калмас. Сөйләшеп торуларына колак салып та белеп булачак.
Базарга мин шәһәрнең борынгы үзәк урамы буйлап бардым. Мондагы таштан салынган берничәшәр катлы зур, таза, матур йортларга игътибар иттем. Күренеп тора: бу төз урам кайчандыр Касыймның эш һәм сәүдә үзәге булган булырга тиеш. Хәзерге кибетләрнең дә күбесе шушы урамда иде.
Менә базарына да барып җиттем. Монда да иң элек күзгә ташланган нәрсә «гостиный рәт» (таштан салынган бер кыек астындагы тоташ кибетләр рәте) белән шактый тузган, төсен югалткан иске чиркәү булды. Ә базар үзе шулардан бер читтә, ачык мәйданда иде. Ләкин ул бик кечкенә дә һәм бик ярлы да икән. Бөтен базарында – бәрәңге дә яшелчә, шуннан башка нәрсә юк та диярлек (мәсәлән, ит, сөт азыклары бөтенләй күренмәде). Хәер, бер нәрсә бик күп иде: ул да булса, алма – алмага бай җир икән.
Минем, билгеле, аласым да, сатасым да юк – миңа монда берәр татарны гына очратырга кирәк. Әкрен генә каранып йөрим, ике-өч кеше сөйләшеп торса, шулар янына тукталып колак та салып торам. Аннары тагын кузгалып китәм; базарны бер әйләнәм, ике әйләнәм, өч тә әйләнәм, әмма очрамый гына бит татар! Мин тәмам аптырап калам – базарда татар булмасын, имеш!.. Бәлки, минем үземә дәшеп карарга кирәктер. Менә базар капкасы төбендә какча, каратутлы бер кеше җиргә ачып куйган капчыгыннан стаканлап көнбагыш сатып тора. Нәрсәсе беләндер мин бу кешене татарга охшаттым һәм ипләп кенә аңардан, русчалап: «Гафу итегез, сез татар түгелме?» – дип сорадым. Ул борылып, гаҗәпләнеп миңа карады да: «Слава богу, я со дня рождения русский!» – диде. Шәп әйтте көнбагыш сатучы, һичбер төрле шик калдырмаслык итеп – шулай әйтү кирәк ул кем икәнеңне сораучыларга! Мин бик мәмнүн булдым аның бу җавабыннан. Тик шуннан соң базарда татар эзләп йөрүем миңа мәгънәсез бер эш булып тоелды һәм артык буталмыйча моннан тизрәк чыгып китәсем килде.