Ул көнне мин ялгызым гына шәһәрне карап йөрдем. Ханлык заманыннан калган кайбер нәрсәләрнең монда сакланганын белә идем – шуларны да барып күрмәкче булдым. Кунакханәдән ерак та түгел икән. Ука елгасына таба сузылган туры гына урам белән китеп, урта зурлыктагы бер мәйданга барып чыктым. Башта кечкенә, куе гына бакча аша үттем. Бакчаның урта бер җирендә – зур гына ак һәйкәл. Үзенә күрә кызыклы гына эшләнгән ул: яшь солдат белән яшь кенә хатын сыны, кулларын бер-берсенә сузган килеш, кара-каршы басып тора. Сузылган куллар өстенә нәни бала сыны утыртып куелган. Ватан сугышы корбаннарына багышланган бу һәйкәл нәрсәне аңлата? Җиңеп кавышуны, яшәүнең дәвам итүен булса кирәк – шулай аңладым мин.
Бакчаны үтүгә, ике катлы һәм аерым манаралы ак бина янына килеп чыгасың. Бу – татар ханнарыннан калган мәчет бинасы. Мәчет үзе бер генә катлы булган, тик соңыннан, совет вакытында, икенче катны өстәгәннәр. Менә шунда инде шәһәр музее урнаштырылган. Мин кергәндә, монда беркем дә юк иде. Музей хадимәсе үз урынында утырып тора, ләкин мин аны борчымаска булдым – нигәдер ялгыз гына карап йөрисем килде.
Түбәнге катта ханнардан калган кайбер нәрсәләр куелган. Пыяла шкаф эчендә, мәсәлән, татарның тутыккан кәкре кылычы, тимер боҗралардан эшләнгән сугыш киеме, ханнармы, бәкләрме кигән чапан, бүрек, кайбер хатын-кыз зиннәтләре – җыеп кына әйткәндә, татарларга хас әйберләр монда бик аз. Бу калдык-постыклар Касыйм ханлыгының чынлап та вакытлыча гына оештырылган гомерсез бер сателлит булуын гүя үзләре үк әйтеп торалар иде.
Аннары монда бу якларның табигатен, хайваннар дөньясын күрсәткән кайбер экспонатлар да бар иде. Ләкин алар да күп түгел. Ике-өч бүлмәдән гыйбарәт түбәнге катны ашыкмыйча гына карап үткәч, мин икенче катка күтәрелдем. Монда бүлмәләр күбрәк тә һәм иркенрәк тә иде. Биредә куелган экспонатларның һәммәсе дә революция елларына, совет чорына һәм Ватан сугышына багышланган. Бу алтмыш-җитмеш еллык дәвер эчендә Касыйм шәһәренең тарихы шактый тулы чагылдырылган дип әйтергә була. Шулай ук монда сугыш каһарманнары һәм корбаннарының фоторәсемнәре дә бик күп – берәмләп карап бетерерлек тә түгел (соңыннан миңа татардан бер Советлар Союзы Герое булуын да әйттеләр, мәгәр музейда аның фотосы нишләптер минем күземә чалынмады).
Музейдан чыккач, мин борынгы мәчетнең манарасына да менеп төшәргә булдым (теләгән кешегә рөхсәт ителә). Манара эре ак таштан салынган, тышкы күренеше белән Болгар хәрабәләрендәге манарага бик охшаган (бер үк осталар салган диярсең), биеклеге бер 18–20 метр чамасы гына булыр. Менә торган баскычы гаять тар, текә, ике кеше очрашса, үтәрлек түгел. Менә шул баскычтан мин, иңнәрем белән ышкыла-ышкыла, кечкенә түгәрәк мәйданчыкка күтәрелдем. Манара калкулык өстенә салынганга күрә, моннан шәһәрнең үзен дә, бөтен әтрафын да бик тулы күзәтеп булырлык иде. Ука елгасының сул яры буйлап сузылган Касыйм зур гына бер шәһәр икән. Тоташы белән диярлек бер катлы җыйнак аерым йортлардан гыйбарәт, электән калган зур йортлар үзәктә генә күренә, безнең заманның дүртәр-бишәр катлы соры йортлары да күп түгел, ә менә иске чиркәүләр байтак кына икән әле. Уканың аръягы еракларга җәелгән киң, якты тугайлык – шәһәр кешесенә барыр, йөрер урыннар күп монда. Мин үзем дә табигатькә якын шушындый тыныч, аулак шәһәрдә торырга риза булыр идем, әмма ләкин аның ниндидер бик үзенчәлекле авыр шартларына җайлаша алмам дип куркам.
Манарадан төшеп, урамга чыккач, кире кайтыр якка таба атладым. Болай ялгыз гына йөрүнең кызыгы шулай да азрак. Аннары беркемне очрата алмавым һаман эчемне пошыра да тора. Көнем әрәм бит әле, көнем.
Уйланып бара торгач, башыма кылт итеп бер фикер килде: тукта, мин әйтәм, Касыймның мәчете булгач, зираты да булырга тиеш ләбаса! Бәлки әле, караучысы да бардыр. Эзләп тапсам, һич югы, шуның белән сөйләшермен.
Ләкин башта кунакханәгә кайтырга булдым. Көннең эсселегенә түзәрлек түгел. Мондый эсседә әллә кайдагы зиратны эзләп йөрү бер газап кына булачак. Янып-пешеп, бүлмәмә кайтып кердем. Эх, менә хәзер чәй булса иде, куе чәй! Бик заманча итеп салынган зур кунакханәдә чәй юк кына бит.
Көн тәмам сүрелгәч, кичке якта мин татар зиратын эзләп киттем. Ул ерак та түгел икән, шәһәр эчендә диярлек, киң, озын урамның очындарак куе бакча шикелле күренеп үк тора. Сузылып киткән калын койма, таза капка, бер катлы кечерәк йорт – болар барысы да кайчандыр чын кызыл кирпечтән гомерлек итеп салынган. Яңадан йөз ел торса да, үзлегеннән җимереләчәк түгел.