Выбрать главу

Капкадан үтеп, кечкенә йортның ишеген ачтым. Эче караңгы, кеше барлыгы сизелми. Башны тыгып кына: «Кем бар икән монда?» – дип дәшкән булдым. Түрдәге караватта яткан бер ир заты әкрен генә башын калкытты, аннары тавышы ишетелде: «Кем кирәк?»

Мин, читтән килгән бер кеше булуымны әйтеп, аның, мөмкин булса, торып чыгуын үтендем. Шуннан соң ул кузгала башлады. Капка төбендә агач эскәмия күземә чалынган иде – мин шунда чыгып көтәргә булдым.

Бераздан шактый арык, хәлсез агай бөкрәеп кенә минем яныма килде дә, ике кулына таянып, сакланып кына янәшәмә утырды. Исәнләштек. Танышу өчен мин фамилиямне, кайдан килүемне әйттем. Аның да исемен сорадым. Сафа исемле икән. Кайчандыр Нижгардан (Горький өлкәсеннән) килгән, менә шушы зиратны каравыллап ята. Аңа сиксән сигез яшь икән инде.

– Эшләве авыр түгелме соң? – дим.

– Нинди эш, эш юк, мәет бик сирәк килә, – ди агай.

– Касыймда татарлар күпме соң? – дип сорыйм.

– Әллә тагын, кем санаган, – ди сүлпән генә.

– Шулай да?..

– Ну, может, бер утыз-кырык семья булыр…

Билгеле, минем агайга ышанасым килмәде, кайдан белсен ул?!

Мәет килүенә карап кына әйтә торгандыр.

Бу кыска гына сөйләшүдән соң мин аңардан мондагы берәр татар кешесенең адресын әйтүен сорадым. Касыймның төп үз кешесе булсын иде, дип тә өстәдем. Агай уйлана калды.

Нәкъ шул чакта безнең янга бик чандыр, тере-җитез генә бер карчык килеп туктады.

– Минем катын, – диде агай иренеп кенә, аннары карчыгына русча дәште. – Менә бу иптәш Казаннан килгән, мондагы берәр татаринның адресын сорый. Син, Катя, яхшырак беләсең, кемнәр бар әле касимскилардан?

– Әнә Ишимбаевка барсын! – диде карчык, уйлап та тормыйча.

– Дөрес, – диде агай да. – Әхмәт барысын да белә, сүләргә дә ярата.

– Кем соң ул Ишимбаев?

– Бывший учитель.

Мондый кеше миңа бик ярый иде. Тётя Катя адресын да өйрәтте. Мин, рәхмәтемне әйтеп, тизрәк шунда ашыктым. Кояш баеган иде инде, ләкин караңгылык иңмәгән иде әле. Фёдорова исемендәге аулак урамны озак эзләргә туры килмәде. Менә миңа кирәк йорт та: ике катлы, асты таш, өсте агач йорт. Бакчалы ишегалдына кердем. Өске катның тәрәзәләре киңенчә ачык, ут алынган, яп-якты. Мин шул ачык тәрәзәгә: «Әхмәт абзый!» – дип тавыш бирдем. Шунда ук тәрәзәдән зур гына чал баш күренде:

– Кем анда?

– Сезне эзләп килдем! – дидем мин аңа.

– Хәзер, алайса! – диде «баш» һәм, озак та үтми, түбәнге ишектән өлкән яшьләрдәге таза-базык кына бер абзый килеп чыкты. Күрештек. Мин кем икәнемне әйттем. «Әйдәгез, кереп сүләшик!» – диде ул миңа. Текә генә баскычтан менеп, зур гына өйалдын узып, иркен, якты бүлмәгә килеп кердек. Уртада зур өстәл, өстәлдә кайнап торган самавыр – кичке чәйгә утырырга гына торалар икән. Бүлмәдә тагын бер яшь ир белән яшь ханым да бар иде – Әхмәт абзыйның кунакка кайткан кияве белән кызы икән. Менә уйламаганда гына күңелле табынга туры килдем бит әле.

– Мактап йөрисез! – диделәр миңа, өстәл янына чакырып. «Мактамаган кая инде ул!» – дидем мин эчемнән генә, көтеп торган матур чынаякларга карап.

Хуҗам Әхмәт абзый яшькә миннән күпмегәдер олырак булыр, сирәк чәчләре тәмам агарган инде, әмма тулы йөзе җыерчыксыз-шома, күзләре дә тере, хәрәкәтләре дә әле иркен-җиңел дип әйтерлек. Ул мине бик гади һәм ачык каршылады. Сөйләшүебез дә күптәнге танышлардай табигый, җиңел башланып китте (күрәсең, минем ише «Касыйм ханлыгы»на килеп чыгучылар белән аңа еш очрашырга туры килгәндер). Сүзгә дә ул юмарт иде. Үзе турында да, бер сорау белән, барысын да сөйләде дә бирде. Касыймда туган, Касыймда үскән, бөтен гомерен шушында (һәм якын-тирә авылларда) укытучы булып уздырган. Иң мөһиме – Касыймның үткәнен дә, хәзергесен дә бик яхшы белә икән абзый! Сөйләшә торгач, кинәт исемә төште: бу мөхтәрәм кеше миңа таныш лабаса! Моннан дүрт-биш ел элек булса кирәк, күренекле журналист В. Песков (телевидениедә «Хайваннар дөньясы» дигән тапшыруны да алып баручы) «Комсомольская правда» газетасында Касыймның карт бер укытучысы турында озын гына очерк бастырган иде. Аның да бит фамилиясе, хәтерем алдамаса, Ишимбаев иде бугай. Әхмәт абзыйның үзеннән сорагач, ул бик гади генә: «Әйе, минем турыда иде шул!» – дип раслады. Кара син, нәкъ кирәк кешегә тап булганмын бит әле, бәхеткә каршы!

Шушы беренче кичтә үк Әхмәт абзый миңа шактый күп нәрсә сөйләде. Дөрес, без ерак тарихка – ханнар заманына кереп тормадык. Күптән беткән, онытылган инде ул. Башта ук әйткәнемчә, мине Касыйм татарларының соңгы замандагы (мәсәлән, ХХ гасыр дәвамындагы) тормышлары кызыксындыра иде. Ә бу заманны Әхмәт абзый үзе күреп тә һәм ишетеп тә бик яхшы белә икән. Кыскасы, сөйләшү бик кызыклы үтте, чәй дә бик тәмле иде – рәхәтләнеп бер эчтем, ичмасам!