Выбрать главу

Икенче көнне төштән соң Әхмәт абзый үзе мин торган кунакханәгә килде. Номерда бераз сөйләшеп утыргач, ул миңа шәһәрнең татарлар яшәгән өлешен күрсәтергә булды. Ашыкмыйча гына узышлый, мине һаман Касыймның үткәне белән таныштыра барды. Ханнар заманыннан ук татарлар монда үзләренә аерым бер төбәк булып утырганнар. Урнашкан җире калкулык өстендә булганга күрә, электән үк аны «Татар тавы» дип атаганнар. Ука елгасына таба сузылган хәзерге Татарская белән Нәриман исемендәге иң озын ике урам һәм шуларны аркылы кисеп узган кыскарак урамнар менә шул төбәкне эченә ала икән. Бу урамнардагы йортларның барысы да диярлек кайчандыр татарларныкы булган. Алар Касыймны да борынрак заманда «Ханкирмән» дип йөрткәннәр.

Әхмәт абзыйның сөйләвенә караганда, халык монда тулаем таза торган. Күбесе сәүдә яки сәүдәгә бәйле хезмәт белән шөгыльләнгән. Араларында хәтта чит илләр белән алыш-биреш итүче байлары да булган. Аннары Мәскәү, Петербург, Киев кебек мәркәз шәһәрләргә китеп эшләүчеләр, шулай ук зур сәүдә алып баручылар да аз булмаган. Мәсәлән, Мәскәүдәге каракүлче миллионер Ирзиннар яки Петербургтан алып Кырымга чаклы барлык зур вокзаллардагы рестораннарны тотучы Киевтагы Максудовлар белән Дивеевлар әнә шундыйлардан (шунысы да мәгълүм булсын: менә шул Максудовлар, гимназист улларын һәм кызларын татарча да укытыр өчен, әдип Галимҗан Ибраһимовны 1912 елны Киевка махсус чакыртып алалар).

Касыймлылар – үзара бик нык аралашып, оешып яшәгән халык. Касыймның үзендә бер-берсен белмәгәне, йөрешмәгәне, сәүдә яки хезмәт белән бәйләнмәгәне булды микән?! Берәрсе читкә китеп эш башласа да, тизрәк моннан йә якын туганын, йә яхшы танышын чакыртып алган. Приказчиклар, официантлар, хезмәтчеләр булып шулар эшләгән. Шулай ук өйләнешү, гаилә кору да күбрәк үз араларында барган.

– Гаиләләр ишле – һәркайсында җидешәр-сигезәр бала була торган иде, – ди Әхмәт абзый.

Бай йортларда балалар өчен гувернанткалар тотканнар, мәгәр аш-суны, гадәттә, бикәләр үзләре карыйлар икән. Тагын бер деталь: бу йортларда дворник һәм кучер булып күбрәк руслар хезмәт иткән. Болар барысы да, билгеле, революциягә чаклы булган хәлләр.

Ул заманда татар дөньясында көчәеп киткән прогрессив тәрәккыяттән касыймлылар да читтә торып калмаган. Хәтта кайбер җәһәттән алгарак та чыкканнар. Мәсәлән, Касыймда беренче югары типтагы мәдрәсә 1833 елда ук ачылган һәм җәдитчә укыту да башка җирләргә караганда иң элек шушы мәдрәсәдә башланган. Даны аның шактый еракка таралган. Үз тирәсеннән генә түгел, Идел буеннан, Уралдан, хәтта Себердән дә килеп укыганнар. Безнең язучыбыз Закир Һади да шушы мәдрәсәдән чыккан кеше.

Халык саны һаман арта баргач, янә бер мәчет салдырган булганнар. Әхмәт абзый миңа аны да күрсәтте: архитектурасы бик матур, тик манарасы юк – сүтеп ташлаганнар. Шәһәрдә шулай ук бай татар китапханәсе дә булган. Татар телендә басылган барлык китаплар һәм барлык газета-журналлар килеп торган.

Без үзебезнең театр тарихын 1906 елдан башлыйбыз. Ә менә Касыймда халык өчен беренче ачык театр тамашасы 1898 елда ук уйналган. Әхмәт абзыйның әйтүенә караганда, бу хакта Рәшит казый Ибраһимов тарафыннан чыгарылган «Миръат» («Көзге») журналында хәбәр дә басылган булган. Ихтимал, соңрак Касыйм яшьләреннән Петербург һәм Мәскәүдә махсус театраль белем алган Әшраф Синяева, Гомәр Девишев кебек сәхнә осталарының чыгуы да очраклы хәл түгелдер. Әлбәттә, Касыймның рус культурасы үзәкләренә якын торуы, халкының шактый гына өлеше шул үзәкләр белән бәйләнгәнлеге дә аларга уңай йогынты ясаган булырга тиеш. Рус культурасы аша алар Европа культурасына да күпмедер дәрәҗәдә якынайганнар. Франциягә барып, мәшһүр Сорбонна университетын тәмамлап кайткан беренче татар кызы Сара Шакулованың Касыймнан икәнен искә төшерү дә без әйткәнне раслау өчен җитсә кирәк.

Инде Касыймның үткәне белән өстән генә булса да танышканнан соң, Әхмәт абзыйдан хәзерге хәлләрне сорашуы ничектер уңайсыз иде. «Татар халкы Касыймнан китеп беткән диярлек. Торып калганы да бер 60–70 гаилә генә», – шулай диде Әхмәт абзый.

Әмма халык, таралып бетсә дә, юкка чыкмый бит ул. Язмыш кая гына ташламасын, яңа җирдә тамырланып яши бирә. Кая гына барсаң да, аларны очратып була. Еллар узу белән, картлар үлеп бетә, яңа буын үсеп җитә, аның артыннан икенчесе дә өлгерә. Болары инде Касыймны ишетеп кенә белә, бәйләмеш җепләр күптән өзелгән, мәгәр нәсел җепләре өзелмәгән, кайлардадыр, аерым ояларда нәселләре дәвам итә.