…Ә менә Сәгыйть бабакайларның ишегаллары тар иде, каралтылары рәттән тезелеп киткән иде – шулайрак күз алдында саклана. Аның каравы яшел калай түбәле йортлары зур да, бик таза да иде. Бөтен җирдә тәртип, чисталык, ничектер шәһәр йортларын бераз хәтерләтә иде. Сәгыйть бабакайның ике улы – Гомәр белән Гали – учительләр иде, бәлки, аларның да бу йортка тәэсирләре булгандыр. Шулай ук Дәүләт думасы члены Гайса морза Еникеев тә – Сәгыйть бабакайның якын туганы. (Бертуганнар түгел микән?) Күрәсез, алар үзләренә аерымрак, мәдәнирәк (яки «затлырак») токым булганнар. Безгә кардәшлекләре, әйткәнемчә, әбекай ягыннан.
Гайса морза бервакытны Уфадан безгә (Дәүләкәнгә) дә килеп киткән иде. Зур гәүдәле мәһабәт кеше, йөзе-бите дә эре, чал чәчле, яланбаш, өстенә юка киндердән иркен күлмәк киеп, билен тар гына каеш белән буган. Атакай мине, аңа күрсәтер өчен булса кирәк, залга чакырып алды. Гайса абзый миңа ни өчендер русча дәште, мин, билгеле, аңа җавап бирә алмадым. Шуннан соң ул зур кулы белән минем башымны тотып, әкрен генә селкеткәндәй итте, ниндидер бер җылы сүз әйтте, ләкин мин бик кызарып, залдан тизрәк чыгып киттем.
Гайса морза Еникеевнең тарихы, минемчә, игътибарга лаек. Үзе ул учитель, аннары Оренбург байлары Хөсәеновларның баш доверенные, соңыннан опекуны булган кеше. Өченче һәм дүртенче Дәүләт думасына сайлангач, аның трибунасыннан еш кына изелгән вак милләтләрнең аң-белем, культура өлкәсендәге мәнфәгатьләрен яклап, аларга күбрәк хокуклар таләп итеп речьләр сөйләгән. Революциядән соң Вятка шәһәрендә, аннары Уфада торып, 1931 елны үз әҗәле белән вафат була. Аңа кагылмыйлар һәм тимиләр… Әле үткән гасырның ахырында аның Оренбург һәм Уфа губерналары буйлап борынгы татар-башкорт җырларын җыеп йөргәнен югарыда әйткән идем инде. Кыскасы, татар дөньясының катлаулы заманында яшәп, нидер эшләп, ниндидер эз калдырып киткән шәхесләрнең берсе. Алар аз булмаган – милләтенә үзләренчә хезмәт итәргә тырышкан һәм күптән онытылган шәхесләр…
Азрак читкә тайпылдым бугай… Каргалыдагы мин белгән якын кардәшләр, билгеле, барысы да алай бертигездән түгел иде. Кайберләре баерак, каберләре ярлырак, ләкин артык фәкыйрьләре юк иде шикелле, һәрхәлдә, миңа андыйларын күрергә туры килмәде. Әмма шулай да мине бик гаҗәпләндергән бер хикмәтле кардәшләребез бар иде. Алар дүрт брат: Хәсән, Хәллә, Гомәр һәм иң кечеләре Әбүбәкер. Бабакай ягыннан безгә бик якын кардәшләр. Мин Хәсән абзый белән Әбүбәкерне яхшырак белә идем. Аларның йортлары урам аша, мәчеттән аз гына югарырак. Сирәк кенә булса да, шуларга кергәли идем. (Минем чамадарак бер кызлары бар иде, күрәсең, шуңа ияргәнмендер инде.) Ләкин, дөресен генә әйткәндә, аларның йорты мине беркадәр шомландыра торган иде. Ник дисәң, гаҗәп тә искергән, тузган, котсыз, шапшак бер йорт иде ул… Юк, аны һич тә фәкыйрьләр йорты дип булмый – кара-каршы салынган, такта белән япкан һәм кайчандыр ул таза-бөтен дә булгандыр, әлбәттә… Әмма хәзер шулкадәр бетәшкән, Ходаем, әйтерсең аңа йөз ел буена да кеше кулы тимәгән. Бүрәнәләре кап-кара, түбәсендә яшел мүк, тәрәзә пыялалары керосин табыдай зәңгәрләнеп тора. Болдыр баскычлары да, өйалдының идән такталары да күптән черек – басканда бер башы батып китсә, икенче башы күтәрелә… Инде ызбаның эченә кергәч, андагы тәртипсезлеккә, шакшылыкка исең китәр. Өйнең бөтен түрен иңләп алган киң сәке өстендә сәләмә юрган, каткан туннар буталып ята, ястык-мендәрләрнең тышы юк, бер кат сүрү генә, җөйләреннән мамык- лар чыгып тора. Монда, күрәсең, урын җәю, урын җыю дигән нәрсә юк – кичтән менәләр дә яталар, иртән торалар да китәләр. Шулай ук чәй урынын да җыеп тормыйлар, каткан өстәлдә эчелгән чәшкәләре, ипи сыныклары, өсте ябылмаган сөтләре, ә өйдә умарта күчедәй чебен уйнап тора… Мич аралары, морҗа буйлары тулы таракан… Мин, гадәттә, бу өйгә курка-курка гына керә идем һәм тизрәк чыгып китү ягын карый идем. Һәм нигә болай икән дип бик аптырый да идем. Чөнки башка бер өйдә дә мондый өелеп яткан шапшаклык юк, иң ярлы дигәнендә дә үзенчә чисталык – җыештырган, себергән, бусагасына хәтле сап-сары итеп юган – аяк салмыйча атлап кермиләр дә. Ә монда? Әллә искиткеч мәнсезлек, әллә коточкыч ялкаулык, әллә баштан ашкан хәерчелек – аңлап булырлык та түгел. Дөрес, байлык юк инде ул, исе дә сизелми, ләкин бит аталарыннан мирас булып калган хәерчелек тә булмаска тиеш. Безнең бабакайлар нәселе электән үк таза хәлле булган, игенне дә күп иккәннәр, малны да күп асраганнар. Боларның аталары Каһарман карт та шул нәселдән ич, әнә йортның да алтыпочмаклысын салдырган бит заманында. Алайса, эш нәрсәдә соң?.. Соңыннан кызыксынып сорашкан чакта, минем атакай: Хәсәннәрнең хәерчелеге үтә ялкаулыктан, иҗтиһат итмәүдән, ата малын ашап бетерүдән, дип аңлата иде. Ләкин аларның җирләре күп, имеш, тик үзләре файдаланмыйча күбрәк арендага бирәләр, шуның белән яшиләр, имеш. (Иксәләр дә, бер-ике дисәтинә арыш яки бодай да берничә таяк тары гына чәчәләр икән.) Бәлки, шулайдыр да, башкача ничек аңлатасың бу әкәмәт хәлне?!