Выбрать главу

Ашыкмыйча гына киң урам буйлап атлыйбыз. Әхмәт абзый миңа татарлардан калган йортларны күрсәтеп бара:

– Менә бу Девишевлар йорты, – ди.

– Әллә Гомәр Девишев туган йортмы? – дип сорыйм.

– Ул кадәресен белмим, әйтә алмыйм, – ди Әхмәт абзый. Тагын Акалаевлар, Байрашевлар, Ширинскийлар йортын күрсәтә. Аннары, туктый биреп, каршы яктагы ике катлы йортны күрсәтеп: – Әнә ул Әшраф Синяева туган йорт! – диде.

Бу йортлар барысы да бертөслерәк, барысы да ике катлы: асты – кып-кызыл кирпечтән, өсте – озын-таза бүрәнәләрдән. Кайчандыр гомерлеккә исәпләнеп салынганнар һәм әле дә булса нык торалар. Аларның капка-коймалары да игътибарны җәлеп итмичә калмады. Күп җирдә бит йортлар торса да, капма-каршы череп, авып бетә. Монда исә капкалар бер үк стильдәге дүрткырлы юан баганалар рәвешендә, шул ук борынгы кызыл кирпечтән, гүя йортның үзеннән дә тазарак итеп салынган. Болар инде бервакытта да череп авачак түгел… Әхмәт абзыйның әйтүенә караганда, Мәскәүнең бер өлгер яшь архитекторы килеп күреп киткәч, «Касыйм татарларының капка-коймалары» дигән темага кандидатлык диссертациясе дә яклаган, имеш! (Касыйм татарларының матди культуралары буенча Казан галимнәре тарафыннан да махсус хезмәтләр язылды. – Ред.)

Икенче бер урамнан узышлый, юлдашым яшел түбәле җыйнак кына йортны күрсәтеп: «Закир Һади йорты», – диде. Моннан күп еллар элек язучы яшәгән йортка мин, билгеле, башкачарак, кызыксыныбрак карадым. Закир Һади – тумышы белән касыймлы түгел, ләкин Касыйм белән нык бәйләнгән кеше. Әле үткән гасырның ахырларында ул Касыймның җәдит мәдрәсәсендә укый. Мөгаллим булып, якын авылларда үзе дә балалар укыта, инде бу яклардан китеп торганнан соң да, гомеренең ахырына таба яңадан Касыймга кайта. Вафат булуы да шушы туфракта (1933). Болар барысы да аның тәрҗемәи хәленнән билгеле. Ә, менә ничек, нәрсәдән үлгәнен ишеткән юк иде. Инде, сүздән сүз чыгып, Әхмәт абзыйдан Закир Һадиның утыз өченче елны Касыйм урамында ачтан егылып үлүен ишеткәч, мин ышанырга да, ышанмаска да белмичә аптырап калдым. Дөресме, чынмы бу? Әмма гомерен шушында уздырган олы кешенең сүзенә ничек ышанмаска мөмкин ди?!

Урамнар буйлап йөрү һәм Әхмәт абзыйны тыңлау борынгы китап укыган шикеллерәк бер тәэсир калдырды миндә. Гыйбрәтләр бар икән бу калада!..

Ә икенче көнне без янә әлеге тарихи урынга – Касыйм ханлыгының калдыкларына бардык. Бу юлы монда минем өчен иң әһәмиятлесе – Шаһгалидән калган тәкияне күрү булды (үзем генә килгәндә мин аңа нишләптер игътибар итмәгән идем). Хуш, нәрсә соң ул тәкия? Махсус эшләнгән бина эчендәге каберлек. Русчасы – «усыпальница» яки «склеп» була шикелле. Үзебезнең телдә моңа туры килгән «төрбә» сүзен беләм, мәгәр «тәкия»не беренче ишетүем. Касыйм татарларына кайдан килеп кергәндер – ачыклап булмады. Ярый, ниндирәк соң ул тәкия? Сарай калдыкларыннан түбәнрәк җирдә эре ак таштан озынча дүрткырлы итеп салынган тимер ишекле, тәрәзәсез, тәбәнәк бер бина. Ишек башына татарча «Тәкия», русча «Текия» дип язып та куелган. Салынуы – 1555 елда. Ханнар заманыннан хәзергәчә бөтен килеш сакланып килгән тарихи истәлекле нәрсәнең берсе шушы бина да икенчесе – ак манара.

Әхмәт абзый миңа сөйли:

– Бу тәкия эчендә унбер кабер, – ди. – Барысының да ташлары бар, барысына да кем күмелгәне язылган. Тик бер генә кабернең ташы язусыз, шоп-шома, ягъни кемнеке икәне язылмаган. Ләкин мондагы халык телендә борын-борыннан ук ул кабер Сөембикәнеке дигән сүз йөри. Һәм шуңа халык ышана да иде. Әмма ни өчен аның ташы ялгызы гына язусыз куелган? Моны Шаһгали бу кабердә кем ятканын беркем дә, беркайчан да белмәсен өчен юри шулай эшләткән. Чөнки Сөембикә Шаһгалине хан итеп тә, ире итеп тә танымаган, – үзенчә үч алмакчы булган инде касимский хан!

Бераз риваятьне дә хәтерләтә бу. Әмма моның, һичшиксез, реаль җирлеге дә бар. Казан тәхетендә утырган ханнарның бик күбесе онытылып бетсә дә, Сөембикә әнә онытылмаган, халык хәтерендә һаман сакланган. Исемен дә шушы көнгә кадәр күп кенә хатын-кызлар йөртә, революциягә чаклы чыгып килгән хатын-кыз журналы да «Сөембикә» дип атала иде. Сәбәбе? Бәлки, аның язмышы фаҗигале булганга күрәдер. Тарих ни әйтә соң бу хакта?

1549 елны Сафагәрәй хан үлеп киткәч, Сөембикә ике яшьлек улы Үтәмешгәрәй белән тол кала. Казанның олы голәмалары бишектәге баланы хан итеп игълан кылалар, ә дәүләт эшләрен башкаруны әнисенә тапшыралар (ягъни регент итеп билгелиләр). Сөембикә акыллы, нык характерлы, гайрәтле хатын булган дип язалар элекке тарихчылар.

Бу вакыйгалардан соң бер ел да үтәргә өлгерми, Иван Грозный зур гаскәр белән Казанны алмакчы булып килә. Бик каты сугышлар башлана, Казан бирешми, Грозный чигенергә мәҗбүр була (шул чакта Сөембикә үзе, крепость өстенә менеп, гаскәр белән «кумандылык» иткән, имеш!). Мәгәр берничә айдан соң Грозный, күп гаскәр туплап, яңадан Казан өстенә килә. Көчләр тигез түгел, Казан никадәр каты торса да, хәле мөшкел, сугышны туктатыр өчен, ул солых сорый. Иван патша Казанны сугышып алуның җиңел булмаячагын күреп, солых төзергә риза була, ләкин бик авыр шартлар куя. Шартларның берсе – Сөембикәне, улы Үтәмешгәрәй белән бергә, Мәскәү кулына тапшырырга. Казанның олы голәмалары һәм түрәләре бу шартларны кабул итәләр… Һәм 1551 елның августында Сөембикәне, баласы белән бергә зиннәтле кимәгә утыртып, Мәскәүгә алып китәләр. Казан халкы 18 ел ханбикә булып торган бу гаҗәеп хатынны «аглый, аглый» озатып кала (Сөембикә фаҗигасен Фатих Әмирхан да үзенең «Сөембикә» исемле хикәясендә язган иде).