Выбрать главу

Ә Казанга хан кирәк. Иван Грозный боерыгы белән тәхеткә Шаһгалине китереп утырталар. (Касыйм ханын Мәскәү патшалары гүя пешка урынына әнә шулай күчереп йөртәләр.) Шаһгали Казан тәхетенә инде өченче тапкыр утырып карый, әмма озакка түгел. Бу юлы да ул, үзенең кара эшен эшләгәч, Казан халкының нәфрәтеннән куркып, качып китәргә мәҗбүр була.

Сөембикәне Мәскәүгә китергәч, сабый баласын аерып алып чукындыралар, ә үзен бераздан Шаһгалигә хатынлыкка бирәләр. Соңгы гомерен авыр хәсрәт эчендә уздырып, ул 1557 елны шушы Касыйм каласында вафат була.

Әнә шулай язылган иске тарихи китапларда. Билгеле, мин үзем тарихчы булмагач, иске китапларда язылганнарның ни дәрәҗәдә дөреслеген раслап әйтә алмыйм. Ләкин шулай да халык телендә сакланган риваятькә ышанасым килә. Чөнки татар халкы, әйткәнемчә, Казан ханнары арасыннан бердәнбер Сөембикә образын һәм аның ачы язмышын онытмыйча хәтерендә саклап тоткан. Югыйсә кайдан туар иде әлеге риваять? Димәк, тәкия эчендәге язусыз таш астында яткан мәетнең Сөембикә булуы бик тә мөмкин. Әйе, фаҗигале һәм гыйбрәтле язмыш!

Бераздан без борынгы калдыклардан һәм хатирәләрдән аерылып, әкрен генә кузгалып киттек. Сүз күп булмады. Кайтышлый Әхмәт абзый шул ук мәйдандагы моннан 150 ел элек ачылган мәдрәсәнең бинасын күрсәтте. «Касыйм стилендәге» таза капканың ике ягында кызыл кирпечтән салынган берсе зуррак, берсе кечерәк ике гади генә йорт – ничектер шушы көнгә чаклы искермичә-тузмыйча матур гына торалар әле.

Әйтергә кирәк, Әхмәт абзый үзе дә Касыймның үткәне турында материаллар җыя икән. Мәйданнан кайтып, өенә кергәч, ул миңа катыргыдан эшләнгән карталар күрсәтте. Дәфтәр битеннән зуррак бу карталарда Касыйм татарларының көнкүрешләрен (әйтик, йорт-җирләрен, кием-салымнарын, аш-суларын) чагылдырган фотолар һәм шуларга кыска гына аңлатма текстлар урнаштырылган. Кызыклы һәм кирәкле эш. Тик югалмасын гына иде алар!

*

…Касыймда дүрт кич кунып, мин бишенче көнне кайтырга чыктым. Әхмәт абзый кияве белән үз машиналарында мине автовокзалга илтеп куйдылар. Юлым Касыймнан – Рязаньга, Рязаньнан – Мәскәүгә, Мәскәүдән Казанга иде. Әнә шулай тәмам булды минем безгә бик аз билгеле Касыймга кыска гына сәяхәтем. Үткәне нинди генә булмасын, Россия үзәгендәге ул кала да – безнең тарихыбызның бер сәхифәсе. Ә тарихның бер генә сәхифәсен дә ертып ташларга ярамый. Һәм мөмкин дә түгел, минемчә!..

1986

МӘГЪНӘЛЕ ЯШӘҮ

Туксан яшь!.. Бөтен бер гасырга җитә язган бу озын гомер үзе генә дә ирексездән бездә чын гаҗәпләнү һәм соклану тудыра. Моңарчы бит безнең халыктан чыккан акыл ияләреннән бу яшькә бары Сәйфи ага Кудаш кына җитте һәм узып китте. Мәдәният тарихыбызда менә икенче кеше – Бакый ага Урманче! Һәм иң мөһиме, иң куанычлысы – Бакый ага шушы яшенә иҗади егәрлеген, дәртен, өмет-хыялларын саклаган хәлдә килеп җитте. Ходай бирмеш һәр көн ул үзенең остаханәсендә – алъяпкычын буган, җиңен сызганган… Мәгънәле яшәү һәм армый-талмый эшләү дәвам итә!..

Мин бу кыска гына сүземдә Бакый ага Урманченың гаять бай, гаять төрле, чын мәгънәсендә гуманистик милли сәнгатенә профессиональ күзлектән бәя бирүне өстемә алмыйм – ул кадәресен белгечләр хөкеменә калдырыйк. Минем Бакый аганың мәдәният тарихында тоткан урынын беркадәр билгеләп үтәсем килә. Чөнки җае, вакыты шуны таләп итә.

…Безнең мәдәният – яшь мәдәният. Тамыры бик ерактан башланса да, мәдәниятебезнең аеруча үсеп, көчәеп, ачылып китүе шушы гасырның башларына туры килә. Мәгърифәттән кала, мәдәниятнең асылын тәшкил иткән яңа әдәбият, сәнгатьнең яңа төрләре бездә, календарь буенча, Бакый агадан да соңрак туды. Һәм һәркайсының тарих тарафыннан танылган, халык күңелендә онытылмыйча яшәгән «тудыручысы» бар. Мәсәлән, демократик рухтагы яңа әдәбиятның тууын без Тукай исеме белән бәйлибез, Тукайдан башланды, дибез. Аз гына соңрак туган театр сәнгатен инде без Габдулла Кариев исеме белән бәйлибез – аны, ягъни Кариевны, татар сәхнәсенең атасы, дибез… Шулай ук профессиональ музыканың тууын без бик хаклы рәвештә Салих Сәйдәштән башлыйбыз.