Выбрать главу

Бүгенге мәгънәдәге сынлы сәнгать исә бездә барысыннан да соңрак туды. Әмма «тудыручысы» кем соң?.. Бер дә икеләнмичә мин Бакый ага Урманче! дияр идем. Чөнки аңа хәтле бездә татарның милли сынлы сәнгате юк иде (сүз биредә рәсем һәм скульптура сәнгате турында бара). Менә шуны тудыручы, үстерүче, чын сәнгать итеп танытучы буларак, Бакый ага Урманченың мәдәният тарихында тоткан урыны билгеләнер дә инде… Аның озын гомере дәвамында өч буын рәссамнар туып җитеште, моннан соң да яңа буыннар киләчәк, алмашынып торачак, әмма алар дәвам иттерәчәк сынлы сәнгатьнең танылган атасы булып, һичшиксез, Бакый Урманче калыр.

Тукай, Кари, Сәйдәшләр шикелле!..

1987

БЕР СОРАУГА БЕР ҖАВАП

Сорау:

– Татар әдәбияты үсешендә Г. Ибраһимовның роле нинди?

Әмирхан Еники:

– Сорау җитди, Галимҗан Ибраһимов – зур шәхес: әдип, галим, җәмәгать эшлеклесе. Шуңа күрә сорауны конкретлаштырып, үземнең бурычны ныграк ачыклыйсым килә. Сүз, билгеле, матур әдәбият һәм аның да проза дигән жанры турында барырга тиештер инде: безнең проза үсешендә Галимҗан Ибраһимовның әдип-художник буларак роле нинди?

Бу сорауда игътибарны иң элек үзенә җәлеп иткәне – «үсешендә» дигән сүз… Димәк, проза әдәбиятыбызның Галимҗан Ибраһимовка чаклы хәленә дә күз салырга кирәк була… Һәм күз салу белән ике нәрсәгә хәйран калырга туры килә: бер яктан бик нык артка калу, икенче яктан гаҗәп тиз алга китү… Уйлап кына карагыз: без диңгездәй галәмәт зур Россия уртасында яшибез, бөтен әйләнәбездә рус мохите, русның культурасы, сәнгате, әдәбияты… Бу әдәбиятның Гоголь, Достоевский, Тургенев, Толстой, Чехов кебек бөек әдипләре бар, аларның даһи әсәрләре бер-бер артлы чыгып тора, тарала, укыла, ә бездә әле бернәрсә дә юк. Ягъни, бик борыннан килгән шигъри әдәбиятыбыз булса да, проза дигән яңа реалистик әдәбиятның һаман да әле туа алганы юк. Бу ни эш?.. Әллә безнең халык шуны күрмиме, әллә ул томана сукырмы, уку-язудан бөтенләй мәхрүмме?.. Юк, күрә, ишетә. В. И. Ленин искәртеп үткәнчә, Бөек Октябрь революциясенә кадәр үк ана телендә укый-яза белү җәһәтеннән Россия халыклары арасында алда тора (Ленин В. И. Әсәрләр: 4 нче басмадан тәрҗемә. – 39 т. – 549 б.). Әмма шуңа карамастан бездә беренче реалистик проза әсәре бары 1886 елда гына дөньяга килеп чыга.

…Әйе, без бик озак, бик авыр уянабыз. Мәгәр бер уянгач, аякка тиз басабыз. Башта Муса Акъегетнең «Хисаметдин мелла»сы, аның артыннан ук Заһир Бигиевнең «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы (1887) дөньяга чыкса, алардан соң тиз арада Риза Фәхретдинов, Фатих Кәрими, Закир Һади, Мәҗит Гафури һәм башка язучыларыбызның яңа проза әсәрләре бер-бер артлы чыга башлыйлар. Боларга ялганып ук диярлек иҗатларын барысыннан элек прозага багышлаган Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Садри Җәләл, Ярулла Вәли, Шаһит Әхмәдиевләр әдәбиятка килеп керәләр. Исемнәр күп… Бигрәк тә Рәсәй өстеннән күкрәп узган бишенче ел давылының татар дөньясына бәрәкәтле йогынтысы гаять зур булды. Кыска гына вакыт эчендә әдәбият, матбугат, нәшрият эшләре искиткеч бер җанлану һәм күтәрелү кичерде. Әмма хикмәт гомуми җанлану, язучылар саны күбәеп китүдә генә түгел иде. Иң мөһиме, сыйфат ягыннан тиз үсү-үзгәрүдә иде.

Телебезнең саф татарчага әйләнә баруы, сүз сәнгате буларак аның нәфисләшүе, образлашуы, бизәкләргә баюы Фатихлар, Галимҗаннар заманына туры килә. Бигрәк тә Галимҗан Ибраһимов иҗатында бу ачык чагыла. Сез аның 1911–1914 еллар арасында язган хикәя, повестьлары белән мәкаләләрен генә чагыштырып карасагыз да, тел җәһәтеннән болар арасында ярылып яткан аерма күрерсез… Димәк, шушы факттан чыгып, югарыдагы сорауга беренче җавапны да бирергә була: әдәби телебезне сафландыру һәм камилләштерүдә Галимҗан Ибраһимовның тоткан роле гаять зур.

Сыйфат ягыннан үсүнең икенче мисалы итеп мин прозада жанрларның төрләнүен һәм ачык билгеләнүен әйтер идем. Озак та үтми, романны – озын хикәядән (повестьтан), озын хикәяне кыскасыннан аерып була башлый (билгеле, күләм җәһәтеннән генә түгел). Болар жанр буларак формалашу белән бергә һәркайсының зур осталары да мәйданга чыга. Һәр өч жанрның, бигрәк тә повесть белән хикәяләрнең, гүзәл үрнәкләрен Фатих Әмирхан белән Шәриф Камал бирәләр. Мәгәр шулай да бу өлкәдә дә Галимҗан Ибраһимов иҗаты ныграк аерылып тора. Киң колачлы, социаль эчтәлекле романнарны, төгәл, камил язылган хикәя, повестьларны безнең әдәбиятта башлыча ул тудыра. Димәк, әлеге сорауга тагын бер җавап: татар әдәбиятын прозаның төрле жанрлары белән баетуда Галимҗан Ибраһимовның роле шөбһәсез бик зур.