Выбрать главу

Һәм безнең проза үзенә иң якын торган бөек рус прозасына хас художество чараларын озакламый күпмедер дәрәҗәдә үзләштерүгә дә ирешә. Мәсәлән, әсәрдәге персонажларның портретларын бирү, характер үзенчәлекләрен ачу, эчке кичерешләрен чагылдыру; вакыйганы хикәяләгәндә тормыш күренешләрен, көнкүреш шартларын сүз ярдәмендә ачык картиналар итеп сурәтләү; кара-каршы сөйләшү формаларын төрләндерү, эчке монологларны киң куллану, хикәяләүне ничек тә тасвирлырак, җанлырак итеп алып бару; ниһаять, табигать күренешләренә киң урын бирү, табигатьне вакыйга белән бәйләү, образның рухи халәтен ачу яки автор фикерен көчәйтү чарасы итеп куллану… Билгеле, бу чараларны һәрбер язучы үзенчә куллана, ләкин инде шулардан башка әсәр язу юк.

Шул рәвешчә безнең яңа реалистик прозабыз күп булса бер 20–25 ел эчендә сүз сәнгате буларак тәмам өлгереп җитә. Моннан тагын бер нәтиҗә: матур әдәбиятыбызның сәнгать булып җитешүендә Галимҗан Ибраһимовның роле шулай ук бик зур.

Ихтимал, мин журнал куйган сорауга тулы җавап биреп бетерә алмаганмындыр. Шулай да әйтелгән кадәресеннән дә ике төрле мөһим нәтиҗә ясарга хакым бардыр дип уйлыйм. Беренчедән, Фатихлар, Галимҗаннардан соң әдәбиятка килгән язучыларга алардан өйрәнмичә, үрнәк алмыйча иҗат итү мөмкин түгел иде инде. Алар «мәктәбен» узмаган берәр язучы булды микән?! Тик моны сукыр иярү, кабатлау дип кенә аңламаска кирәк… Һәрбер чын язучы, нинди генә «мәктәп» узмасын, ахыр чиктә бары үзенчә, үзе аңлаганча иҗат итә.

Икенчедән, безнең яңа реалистик әдәбиятыбыз революциягә кадәр тугандаш төрки халыклар өчен дә күпмедер дәрәҗәдә үрнәк иде. Безне укыдылар, бездән өйрәнергә тырыштылар… 1957 елны Алма-Атада Мохтар әкә Ауэзов белән очрашып сөйләшкән чакта, ул миңа: «Тукай белән Галимҗан Ибраһимов сезнең генә түгел, безнең дә остазларыбыз!» – дип әйткән иде.

Әдәбиятыбызга әнә шундый дан-абруй китерде безнең классикларыбыз!

1987

ЧЫНБАРЛЫК ҺӘМ ТУГАН ТЕЛ

Чынбарлык… нидән гыйбарәт ул?.. Без, ниһаять, ике телле халыкка әйләндек. Ягъни без хәзер ике телдә – рус һәм татар телендә сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз. Мәгәр рус теле безнең тормышыбызда беренче урында тора. Бу һич тә арттырып әйтү түгел. Чөнки рус теле ул – дәүләт теле, шушы телдә эш йөртелә, сөйләшүләр алып барыла, балалар һәм яшьләр шушы телдә укытыла ул – фән теле, техника теле һәм дипломатия теле дә. Кыскасы, бу телне үзләштерү безнең өчен хәзер бер зарурияткә әйләнде – ансыз инде яшәү дә, эшләү дә мөмкин түгел диярлек.

Шул ук вакытта безнең буыннардан буыннарга күчә килгән үз телебез дә бар бит әле… Газиз туган телебез!.. Без бу телдә үзара сөйләшәбез, китаплар, газета-журналлар укыйбыз, хатлар язышабыз, эч пошканда җырлап та алабыз. Туган телебездә әле матур әдәбият, театр, җыр-музыка яшәп килә. Әмма шуның белән телебезне гамәлдә куллану бетә дә дияргә ярый.

Күрәсез, ике телнең функцияләре арасында аерма бик зур. Шушы аерма телнең әһәмиятен дә һәм аңа булган мөнәсәбәтне дә, һичшиксез, билгели. Татар кешесе, мәсәлән, кая гына бармасын, яшәр һәм эшләр өчен ул беренче нәүбәттә рус телен яхшы белергә тиеш. Ә үз телен белү исә бу кадәр үк зарури түгел – хәзерге шартларда ансыз да яшәп була.

Минем кулымда статистик мәгълүматлар юк, әмма һич тә икеләнмичә әйтергә мөмкин: татар халкының 60 яшькә кадәр булган иң зур күпчелеге русча сөйләшә дә һәм укый-яза да белә. Чөнки алар барысы да диярлек совет мәктәпләрендә укып, русчаны яхшы ук өйрәнеп чыккан кешеләр.

…Инде 20–30 яшьтәгеләргә килсәк, болар өчен рус телендә сөйләшү яки уку үз телендә сөйләшү укуга караганда да җиңелрәктер дип уйлыйм. Чөнки бу яшьтәгеләрнең бик күбесе шәһәрләрдә яшиләр, фабрика-заводларда, төзелешләрдә, сәүдә һәм көнкүреш хезмәтендә эшлиләр, ә монда инде, билгеле булганча, беренче нәүбәттә рус теле гамәлдә йөри. Саф үзебезчә сөйләшүче яшьләрне бары авылларда гына күрергә мөмкин, ләкин аларның да урта мәктәп бетергәннәре русчаны да яхшы беләләр. Кыскасы, рус телен белмәүчеләрне авылыннан беркая да чыкмаган 70–80 яшьлек картлар һәм карчыклар арасында гына очратырга була. Мәгәр алар да күпмедер вакыттан соң ахирәткә китеп бетәчәкләр.

…Әйткәннәрдән күренә ки, рус теле безнең тормышыбызда хәзер беренче урында тора, ул кирәгрәк, ул күбрәк гамәлдә йөри, ә туган телебез исә икенче урында, арттарак, әһәмияте дә аның кечерәйде, кирәклеге дә шактый ук кимеде… Әгәр эшләр шулай барса, аның, шигъри күн шикелле әкренләп кечерәя-кечерәя, бөтенләй юкка чыгуы да бик мөмкин. Әлбәттә, бу әле бары юрау гына, андый хәл, ихтимал, булмас, булырга тиеш тә түгел, әмма куркыныч бар, шуны тою безне менә ирексездән хәвефләнергә мәҗбүр дә итә.