Выбрать главу

Кыскасы, хәзерге көндә тел мәсьәләсендәге чынбарлык әнә шуңардан гыйбарәт. Әйтергә кирәк, безнең ике телле халыкка әйләнүебез ул – күптән башланган процесс. Бу процесс аеруча сугыштан соң көчәйде. Хәтеремдә: илленче-алтмышынчы елларда татар урта мәктәбен бетерүчеләрнең күбесе рус телен тиешенчә белмәү аркасында вузларга керә алмый башладылар, хәтта алтын медаль белән килүчеләр дә конкурстан үтә алмыйча калгалыйлар иде. (Чөнки телдән имтихан биргәндә бернинди ташлама юк иде аларга.) Инде нәкъ шул елларда ата-ананың баласын үзләре теләгән телдә укытырга хаклары бар дигән мәгълүм закон чыккач, шәһәр җирендәге татарларның бик күбесе балаларын тизрәк рус мәктәпләренә бирә башладылар. Һәм бу бик табигый иде, чөнки һәркем иң элек баласының киләчәген кайгыртырга тиеш иде. Нәтиҗәдә шәһәребездәге татар мәктәпләре бушап кала, ә дүрт-биш елдан инде алар ябылып та бетәләр. Шулай да татар балаларын туган телдән бөтенләй мәхрүм итмәс өчен ниндидер чара күрергә кирәк иде. Ахырда безнең мәгариф органнары бердәнбер чара рәвешендә рус мәктәпләрендә туган телне өстәмә дәрес итеп керттеләр. Дөрес, мәҗбүри түгел, имтихан бирәсе юк, өлгергәнлек аттестатына кермәячәк. Нинди бала бөтен дәресләрдән соң калып, шул өстәмә дәрестә күңел биреп утыра алсын ди?! Һәм шушы бала өчен дә, укытучысы өчен дә бәрәкәтсез газаплы бер эшкә әйләнгән дәрес менә 20–25 елдан бирле инде дәвам итеп килә… Ихтимал, кайбер аралаш мәктәпләрдә мондый укытуның зур тырышлыклар аркасында күпмедер уңай нәтиҗә биргәне дә бардыр. Ләкин без моны ачык кына белмибез, гомуми хәлне чагылдырган мәгълүматлар да юк бугай, ә менә шәһәр мәктәпләрендә «өстәмә дәрес» алган татар яшьләреннән үз телендә юньләп сөйләшә белмәүчеләрне, кызганычка каршы, елдан-ел күбрәк очратабыз.

Безнең төп таянычыбыз моңарчы авыл мәктәпләре иде, шуннан чыга иде туган телне яхшы белүчеләр дә. Авыл әле үз телендә сөйләшә, баласын да бишектән үк үз телендә тәрбияли. Ә моның әһәмияте гаять зур, бала урта мәктәпне бетергәнче үзенең табигый мохитендә яши, укыту сыйфаты әллә ни югары булмаган тәкъдирдә дә ул инде ана телен гомерлеккә өйрәнеп, белеп кала. Шуның өстенә әле ул рус телен дә 8–10 ел буена укып, яхшы ук үзләштереп, чын грамоталы кеше булып чыга. Ата-ана да канәгать, үзе дә бик канәгать – теләсә кая бара, теләсә нинди эшкә керә ала ул хәзер!..

Бу табигый процесс иде. Авыл һәм аның мәктәпләре безгә моңарчы милли җирлегеннән аерылмаган заманга яраклы кешеләрне биреп килде. Әмма соңгы 15–20 ел эчендә республикада төзелгән яңа шәһәрләр авылны бик нык суыра башлады. Күпме кызлар һәм егетләр шул шәһәрләрнең торак йортларына, баракларына күчеп беттеләр. (Мин инде аңа кадәр Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга, Чистай кебек иске шәһәрләргә күчкәннәрне әйтеп тә тормыйм.) Хәзерге вакытта халкыбызның 70 проценты шәһәрләрдә тупланган булырга тиеш. Шунда яңа гаиләләр оеша, шунда ук яшенә җиткән меңнәрчә балалар үсә. Ә татар мәктәпләре юк, булганнары ябылган. Тагын балаларны, ата-ана теләге дигән булып, рус мәктәпләренә бирәләр, тагын шул ук бәрәкәтсез «өстәмә дәрес» белән ана телен укытып маташалар. Бала өчен бик кирәкле милли җирлек югала, телләрне үзләштерүдәге табигый процесс бозыла, нәтиҗәдә андый мәктәптән үз телендә юньләп укый-яза белмәгән космополитлар җитешеп чыга.

Баланы ата-ана теләгән телдә укыту милли телләрне чикләүгә, кысрыклауга китерәчәген алдан күрергә мөмкин идеме? Әлбәттә! Миңа калса, бу законны да моңарчы илебездә хөкем сөргән административ-бюрократик аппарат тудырган булырга тиеш, чөнки аның өчен бер генә телдә эш йөртү һәр җәһәттән, һичшиксез, уңайрак булгандыр. Билгеле, бу милли телләр мәсьәләсендә Ленин принципларын бозу иде. Әгәр моннан соң да эшләр шулай барса, безнең яңадан бер телле халыкка әйләнеп калуыбыз бик ихтимал. Тагын берничә буыннан без, бәлки, рус теленә күчеп тә бетәрбез. Нәрсә югалтабыз?.. Туган телебезне, – бары шул гына… Әмма телне югалту ул – милләт булудан туктау дигән сүз. Чөнки халыкны милләт иткән нәрсә – аның теле, шушы телдә тудырган милли мәдәнияте, шушы тел белән бәйләнгән гореф-гадәтләре, әхлакый кагыйдәләре – болардан башка милләт төшенчәсе үзенең мәгънәсен югалта. Кайбер «интернационалист», бәлки, әйтер дә: бик әйбәт, бөек рус культурасына күчәбез, үзебезнең иске культурадан да шәпләрен алырбыз, дияр. Ләкин бу – нәсел-нәсәбен югалткан демагог сүзе. Беренчедән, чын мәгънәсендә интернационализм булсын өчен иң элек милләтләр яшәргә тиеш. Икенчедән, рухи байлык нинди телдә тудырылган булса, бары тик шул телдә генә аның кадере һәм кыйммәте дә. Тукаебызны гына алыйк, ул үз телендә бөек, үз телендә укыганда гына аның бөтен шигъриятен тоеп, ләззәтләнеп булачак. Бүтән телдә ләззәтләнү түгел, мәгънәсен дә дөрес кенә аңлап булмаячак (сыналган нәрсә). Аннары, бер халыкның рухи хәзинәсеннән чүпләп кенә алган байлыкны икенче телдәге хәзинәгә күчереп булачак дип ышану – кысыр хыял, үз-үзеңне алдау гына ул… Без әле хәреф алыштыру нәтиҗәсендә генә күпме байлыгыбыздан аерылдык.