Шулай да мин туган телебезнең хәзерге хәвефле хәлен татар балаларының рус мәктәпләренә күчеп бетүләренә генә кайтарып калдырмас идем. Мондый хәлгә китереп җиткергән безнең үз хаталарыбыз да аз булмады. Шуларның берсе һәм иң зурысы кыска гына вакыт эчендә ике мәртәбә хәреф алыштыру булды. Ашый торган ризык шикелле һәркемгә кагылган бу гаять мөһим, тәвәккәл чара халык хөкеменә куелмыйча гына хәл ителде ул чакта… Ә кирәк булган халык хөкеменә кую, бик кирәк булган икән!..
Дөрес, латинга күчәр алдыннан бәхәсләр бик күп булды. Күпчелек күчү ягында иде – бигрәк тә укучы яшьләр. Мәгәр тел галимнәре һәм өлкән буын язучылар күчүне мәгъкуль күрмәделәр. Аеруча Галимҗан Ибраһимов хәреф алыштыруның вакытсыз, кирәксез, хәтта зарарлы икәнен, теше-тырнагы белән дигәндәй, исбат итәргә тырышты. Халыкны уку-язудан гына түгел, гасырлар буенча җыела килгән рухи мирастан да аеру булачагын, моның культура революциясе барган чакта һич ярамаячагын кат-кат әйтеп чыкты. Латинга күчүнең вакытлы гына булачагын, иртәме-соңмы барыбер руска күчәргә туры киләчәген дә ул алдан кисәтеп куйды.
Әмма без һичнигә карамастан тәвәккәл адымны ясадык. Нәтиҗәсе ни булып чыкты? Культура революциясе вакытында (егерменче-утызынчы еллар арасында) ликбезлар аша халкыбызны камилләштерелгән гарәп әлифбасы белән грамотага өйрәтүебез җилгә очты, элегрәк мәктәп бетергәннәр уку-язудан мәхрүм ителде, киләчәк буыннар исә бөтен язма мирасыбыздан аерылды да куйды. Ләкин монда бичара гарәп хәрефләренең бер гаебе дә юк иде. Шулар ярдәмендә Коръәнне генә түгел, Ленинны да бик җиңел укып була иде. (Алыштырган чакта гарәп хәрефләрен безгә дин белән килгән дип яманладылар, әйтерсең башка хәрефләр дин белән таралмаган.) Ун елдан соң латиннан руска күчкәндә инде бернинди дә шау-шу булмады, тыныч-шома гына үтте дә китте бу эш… Хәер, бәхәскә керерлек кешесе дә калмагандыр – Галимҗан Ибраһимовлар юк иде инде ул чакта.
Рус хәрефләренә күчкәндә нинди максат беренче нәүбәттә күздә тотылды?.. Күчүнең файдалы яклары турында сүз күп булды, әмма иң төп максат рус теленә якынаю, рус телен өйрәнүне җиңеләйтү иде. Шушы максаттан чыгып, бездә рус әлифбасын үзгәртмичә генә кабул иттеләр, тик ахырына кайбер җитмәгән авазлар өчен рус шәкелләрен үзгәртебрәк хәреф өстәделәр, мәгәр телебездә иң күп очрый торган ике авазга – каты «г» белән каты «к»га – аерым шәкел бөтенләй алынмады да. Бу исә һәрбер тел өчен зарури булган канунны бозу булып чыкты: телне бит әлифбага түгел, ә әлифбаны телгә яраклаштыралар. Башка төрки халыклар рус хәрефенә күчкәндә шулай эшләделәр дә. Ә без менә күпме еллардан бирле инде телебезнең табигатенә туры килмәгән әлифба һәм гарип орфография белән яшәп киләбез.
Күчүнең янә бер нәтиҗәсен без алдан күрә белмәгәнбез. Әйткәнемчә, күчү рус телен өйрәнүне бик җиңеләйтергә тиеш иде бит. Әмма ике тел өчен дә хәрефләрнең бер үк булуы, өйрәнүне җиңеләйтүдән бигрәк, туган телне ташлап, рус теленә күчүне генә ансатлаштырды. Һәм моңа гаҗәпләнергә дә туры килми, чөнки уку-язу рәвеше белән русчадан һич тә аерылмаган ана телен өстәмә дәрескә калып өйрәнеп утыруның бала өчен бер дә кызыгы юктыр дип уйлыйм. Бала бит ул бер-берсенә охшамаган нәрсәләр белән күбрәк кызыксынырга ярата…
Билгеле инде, бу әйткәннәрем искегә кайтуны дәгъва итү түгел, һәм ул мөмкин дә түгел, тик шулай да без бер хакыйкатьне аңларга тиешбез: һәр халыкның мәдәни үсеше, шул җөмләдән мәгариф эшләре дә, өзлексез бара торган табигый бер процесс ул. Бу процесска яңалыклар өстәлүе, реформалар керүе мөмкин, иллә мәгәр ун ел эчендә ике мәртәбә хәреф алыштыру кебек табигый барышны шартлатып өзгән кинәт сикерүләр булмаска тиеш. Шул чагында гына көтелмәгән югалтулардан һәм авыр торгынлыклардан сакланып булачак.
Яңадан төп мәсьәләгә күчик. Югарыда әйтелгәнчә, без хәзер ике телле халыкка әйләндек. Бу әйбәт, бу кирәк, бу – заман таләбе… Рус теле ярдәмендә безнең халыктан күпме югары белемле белгечләр һәм галимнәр җитешеп чыкты (академикларга кадәр). Киләчәктә дә алар елдан-ел арта гына барачак. Тик бу үз телебезне оныту, ташлау исәбенә булмаска тиеш. Татар халкы гасырлар буена сузылган иң караңгы, иң авыр чакларда да үз телен иманы шикелле саклап килде, хәтта көчләп чукындырылганнары да үзенең газиз теленнән аерылмады. Революциядән соң туган телебез, яңа канатлар чыккандай, аеруча бер үсү, күтәрелү чорын кичерде… Кызганыч ки, бу озакка бармады. Ленин үлеменнән соң башланган тискәре үзгәрешләр әкренләп милли мөнәсәбәтләрнең ленинчыл принципларын бозуга да китерде. Ә торгынлык заманы исә бөтен нәрсәгә битараф, бөтенесенә күнеккән халыкны ирексездән «денем өчен түгел, көнем өчен» дип яшәргә өйрәтте. Бары шушы «көнем өчен» дип кенә яшәүнең аяныч бер нәтиҗәсе дип карыйм мин телебезнең бүгенге авыр хәлен дә.