Выбрать главу

Интернационализм – зур сүз, күпкырлы сүз. Без бу сүзне еш кулланырга яратабыз, ләкин кайчагында берьяклырак кына итеп тә… Мәсәлән, халыклар дуслыгы турында сүз чыкканда, без, гадәттә, зур төзелешләрдә, әйтик, КамАЗны салганда күпме милләт кешесе катнашуын беренче нәүбәттә мисал итеп китерәбез. Әйе, бу мисал интернационализмның мөһим бер ягын, һичшиксез, чагылдыра. Әмма шуның белән генә чикләнәме соң ул?! КамАЗ әйләнәсендә өр-яңадан төзелгән Чаллыда хәзер 500 мең чамасы халык яши, ди. Шуның биш кенә проценты, ягъни егерме биш меңе башкорт яки чуашлар, ди. Менә шул башкортларга яки чуашларга балаларын үз телләрендә укытырга мәктәп бармы, бу халыклар өчен шәһәрдә аерым китапханә ачылганмы, үз телләрендә Уфада яки Чабаксарда чыккан газета-журналларга алар языла алалармы?.. Әгәр боларның берсе дә юк икән, ул чагында нинди интернационализм турында сүз булырга мөмкин? Хикмәт бит төрле халыкларның бер җиргә җыелып, бергә эшләүләрендә генә түгел. Иң мөһиме – һәр халыкның, үз илендәме, читтәме, бер үк тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр белән гамәлдә файдалана алуында. Чын интернационализмны шулай аңларга кирәктер, минемчә.

Безнең татар халкы өчен моның әһәмияте тагын да зуррак. Мәгълүм булганча, алты миллионнан артыграк халкыбызның 75 проценты Татарстаннан читтә яши. Ул чиксез зур илебезнең бөтен почмакларында яши. Әмма ул, таралып яшәвенә карамастан, бөтен бер милләт. Һәм кайда гына яшәмәсен, телен, язуын, мәдәниятен саклаган халык иде. Революциягә чаклы ук әле ул Петербург һәм Мәскәүдән алып бөтен Идел буе, Урал, Себер, Урта Азия шәһәрләрендә үзенең мәктәпләрен ачты, балаларын ана телендә укытты. Төрле шәһәрләрдә аның бөтен Россиягә даны таралган зур мәктәп-мәдрәсәләре бар иде. Күп шәһәрләрдә татарча китаплар басыла, газета-журналлар чыга иде. Болар барысы да билгеле нәрсәләр, тик шуны гына өстәп әйтик: татар халкының бу бөтенлеге утызынчы елларга кадәр әле сакланып килде. Административ чикләр дә моңа комачаулык итмәгән иде.

Шуннан соң күп сулар акты, күп җилләр исте, күп хәлләр баштан кичте, дөньябыз да бик нык үзгәрде. Боларны яза башласак, сүз бик озынга китәчәк. Җыеп кына әйткәндә, без, 6 миллион халык, һәр җәһәттән бер милләт булсак та, күптән инде элеккеге бөтенлекне югалттык, үзара бәйләнешләр өзелеп бетте диярлек. Һәм моның уку-укыту эшләренә дә, гомумән, культурабыз үсешенә дә тискәре йогынтысы менә хәзер күз алдыбызда. Элек, мәсәлән, безнең әдәбиятка һәм сәнгатькә яңа көчләр төрле яктан килеп тора иде (Тамбовтан – Такташ, Оренбургтан – Муса, Уралдан – Туфан), хәзер инде мондый талантларның читтән килүен көтеп тә булмый. Сәбәбе дә билгеле. Әлеге күпләп татарлар яшәгән зур һәм кече шәһәрләрдә татар мәктәпләре ябылып бетте. Хәтта кайчандыр үзенең мәктәп-мәдрәсәләре белән дан тоткан Оренбург, Уфа, Троицк кебек шәһәрләрдә дә ана телендә мәктәп юк, калмаган… Ә бит халык бар, халык беркая да китмәгән, кайда укыта ул хәзер баласын?.. Тел бит ул буыннан-буынга күчә торган нәрсә. Әгәр шушы бәйләнеш өзелсә (ә ул өзелгән инде), моның ахырын күз алдына китерүе читен булмас дип уйлыйм.

Бу язганнардан нәтиҗә ясап нәрсә әйтәсе калды? Әйе, без хәзер – ике телле халык. Әмма тормышыбызда аларның тоткан урыннары бер түгел – аерма бик зур. Үткәндәге хаталар, соңгы елларда көчәйгән игътибарсызлык, сансызлык аркасында, бигрәк тә совет һәм партия аппаратларында утыручыларның нигилистик мөнәсәбәте нәтиҗәсендә, туган телебезне бүгенге хәвефле хәленә китереп җиткердек. Шәһәрләрдә мәктәпләрнең ябылып бетүе, рус мәктәпләрендә туган телгә бик кечкенә урын бирелүе, авыл мәктәпләрендә дә укыту сыйфатының түбән булуы әлеге хәвефне тагы да көчәйтә төште. Ниһаять, без туган телебезне әкренләп югалту куркынычын тоя башладык.

…Милли телләрнең бүгенге хәле бөтен җирдә дә бертөсле генә түгелдер, билгеле… Мәсәлән, Азәрбайҗанда җиңелрәк, ә бездә, киресенчә, авыррак булуы мөмкин. (Чөнки шартлар һәм мөмкинлекләр башка.) Бездәге хәлләр исә беренче нәүбәттә бездән туган телебезне тигез хокуклы итүне, үз урынына куюны, аның абруен күтәрүне таләп итә. Әмма моңа ирешүе җиңел булмаячак. Бигрәк тә шәһәр шартларында, чөнки мондагы ата-аналарны без балаларын ана телендә укытмаска өйрәтеп бетердек. Мәсьәләнең читен-четерекле ягы да әнә шунда. Мәгәр бөтен карарлардан да өстен, барлык халыклар өчен дә уртак, табигать бирмеш янә бер закон бар әле: бала бер генә телле булып туа, һәм бу тел аңа анасыннан күчә. Шуңа күрә дә ул туган тел (родной язык) дип атала. Һәм бөтен дөньяда баланы укырга, язарга өйрәтү дә иң элек туган теленнән башлана. Без менә шушы тәртипне боздык түгелме?