Бу мәкалә партия Үзәк Комитетының Февраль (1988) пленумына чаклы ук язылган иде. Аннан соң менә партиянең XIX кон- ференциясе дә булып узды. Конференция, билгеле булганча, милли мөнәсәбәтләр турында махсус карар да кабул итте. Көтеп алынган бу карар безне борчыган күп мәсьәләләргә зур ачыклык кертте. Аны укып, танышып чыкмаган кеше юктыр дип беләм. Цитаталар китереп тору да кирәк булмас дип уйлыйм. Тик карарның тел мәсьәләсенә кагылган өлешенә генә игътибарны тупламакчы булам, чөнки минем бу мәкаләмдә башыннан ахырына хәтле диярлек туган телебез язмышы турында сүз барды.
Конференция карары телләргә карата нәрсә әйтте соң? Җыеп кына алганда, аның әйткәне ике төп моментка кайтып кала: беренчесе – милли телләр яшәргә, тәрәккый итәргә, тигез хокуклы булырга һәм гамәлдә кулланганда шул хокук белән тулысынча файдаланырга тиешләр. Ягъни милли телне бер яктан та, берничек тә чикләү булмаска тиеш – шулай өстәп аңлатасым килә минем бу моментны. Икенчесе – һәр халык үз теле белән бергә рус телен дә өйрәнергә һәм белергә тиеш. Рус теле ул күпмилләтле безнең илдә халыкларның үзара аралашу теленә әйләнде, шуңа күрә аны белү, алда әйткәнемчә, үзе бер зарурияткә әверелде. Кыскасы, һәрбер милләт кешесе безнең шартларда ике телле булырга тиешле. Карарда тагын менә мондый сүзләр дә бар: туган телне өйрәнү һәм куллану хокукы үз республикасыннан читтә яшәүчеләргә дә бирелә. Безнең татар халкы өчен бу исә аеруча мөһим момент.
Инде әнә шул бик әһәмиятле карар нигезендә без нәрсә эшләргә тиешбез?.. Билгеле, һәр милләт тел мәсьәләсен үз ихтыяҗыннан чыгып хәл итсә кирәк. Безгә дә үзебездәге хәлләрдән чыгып уйланырга кирәк булачак. Ә хәлләрнең ни дәрәҗәдә хәвефле булуын без югарыда күреп уздык инде. Туган тел мәсьәләсе ул хәзер, асылда, татар халкының милләт буларак саклануы белән бәйләнгән үтә җитди бер мәсьәләгә әйләнеп бара дияргә дә ярый. Арттырып әйтүем түгел, чынбарлык үзе безне шулай уйларга мәҗбүр итә; ялгышсам, бик әйбәт, әмма тыныч, ваемсыз булырга безнең хакыбыз бармы соң? Дөресен генә әйткәндә, телебезне әкренләп югалта баруны без инде күптән күреп килә идек, мәгәр милләтчелектә гаепләнүдән куркып, озак еллар ул хакта дәшми килдек. «Милләт» дигән сүз өчен дә авызга сугарга торган ортодоксаль догматиклар моңарчы һаман да булып торды, хәзер дә әле алар юк түгел, ләкин инде бүгенге шартларда алардан, Тукай әйткәнчә, «курку белән өркү хәрам».
Кыскасы, тел язмышы – милләт язмышы. Менә шуннан чыгып, без тел мәсьәләсен хәл итәргә дә тиешбез. Ничек итеп?
Әйткәнебезчә, без хәзер ике телле халык. Инде шушы ике телнең кайсысына игътибарны юнәлтергә, кайсысы аның менә хәзер «ашыгыч ярдәм»гә мохтаҗ?
Рус телен белүнең кирәклеген һичкем инкяр итмәячәк, аны белү – тормыш таләбе, шуңа күрә дә аны барлык мәктәпләрдә бик интенсив рәвештә укыталар да. Димәк, рус телен белмичә калу куркынычы бездә юк.
Ә туган телебезне укытуның никадәр түбән, зәгыйфь икәнен без инде күреп уздык.
Үз тарафымнан мин кичектергесез зарури чаралар итеп түбәндәгеләрне тәкъдим итәр идем: 1) баланы бары ана телендә укыта башларга; 2) бөтен сабакларны да саф ана телендә укыту дүртенче сыйныфка чаклы, ягъни башлангыч мәктәп программасын тәмамлаганчы дәвам итәргә тиеш; 3) рус телен балаларга икенче елдан гына укыта башларга. Шулай иткәндә бала үз телен, башка тел белән бутамыйча, җиңелрәк үзләштерәчәк. Рус телен үзләштерүе дә соңга калмаячак – бала бит аны урта мәктәпне бетереп чыкканчыга кадәр укыячак.
Татар балалары, шул рәвешчә башлангыч мәктәп программасын үткәннән соң, теләгән мәктәпләренә күчеп, укуларын дәвам иттерә алачаклар. Шәһәрләрдә алар, билгеле, рус мәктәпләренә күчәрләр. Бик әйбәт, гимназиягә кергән шикелле булыр. Әгәр эш шулай куелса, бу, беренчедән, татар баласын үз теленнән мәхрүм итеп калдырмаячак, икенчедән, әлеге «ата-ана теләге» дигән принцип та әллә ни бозылмаячак. Мәгәр эшне әнә шушылай оештыру ул тулысынча дәүләт органнары өстендә. Партиянең XIX Бөтенсоюз конференциясе карары моның өчен аларга тулы хокук та бирә һәм алардан чын эш тә таләп итә.
Конференция карарының тагын бик мөһим бер моментына тукталыйк. Сүз биредә үз республикаларыннан читтә яшәүчеләрнең милли ихтыяҗларын үтәү турында бара. Карар менә шуларга да үзләренең милли ихтыяҗларын үтәргә, ягъни балаларын ана телендә укытырга, иҗади эшләренә мәйдан ачарга, культура учакларын булдырырга, шулай ук диннәрен тотарга да хокук һәм мөмкинлек бирә. Бирү генә түгел, бу эштә аларга булышлык күрсәтергә чакыра. Тик менә күптән көтелгән гаять кирәкле шушы карардан ничек итеп файдаланырга?