Яшереп торуның һич тә кирәге юк, төрле республика һәм өлкәләрдә күпләп яшәүче халкыбызның милли ихтыяҗларын үти алу мөмкинлеге бик кысылды, тарайды, бетте дисәк тә була. Төрле шәһәрләрдәге кайчандыр гөрләп торган культура учаклары да күптән инде сүнде. (Оренбург, Әстерхан, Троицк, Уральскиларны искә төшерү дә җитә.) Һәм кайчандыр мәктәп-мәдрәсәләр аша, матбугат, әдәбият ярдәмендә яшәп килгән җанлы бәйләнешләр дә өзелде, онытылды, бердәмлек тә югалды – хәзер инде татарны бөтен бер милләт дип атавы да читен. Сталин заманыннан ук башланган бу аеру, тузгыту, кысрыклау безнең халыкны бүгенге торгынлыкка китереп тә җиткерде.
Әмма хәзер аңа яңадан терелергә, милләт буларак үзенең рухи ихтыяҗларын үтәргә мөмкинлек бирелә. Моны партия инициативасы белән башланган үзгәртеп коруның гүзәл бер нәтиҗәсе итеп кабул итәргә кирәк. Инде эш бүген шушы мөмкинлектән файдалануга кайтып кала.
Әмма бу әйтергә генә ансат. Күптән сүнгән учакларны кем кабызыр, әллә кайчан ябылган мәктәпләрне кемнәр ачар? Инициатива бит һәр шәһәрнең, һәр төбәкнең үзендә туарга тиеш. Башлап йөрүчеләр кирәк булачак… Билгеле, алар табылыр, табылмыйча калмас, хәтта яшьләр арасыннан да, чөнки милли рух ул тиз генә сүнә торган нәрсә түгел. Бәлки әле, алар берәр төрле законлы оешма төсен дә алырлар, үзләренең таләпләрен җирле оешмалар алдында да куярлар. Ихтимал, каршылыкларга да очрарлар. Бездә бит бер эш тә ансат кына эшләнми. Бюрократизм көчле, азаплар күп… Озын сүзнең кыскасы, минем әйтергә теләгәнем шул: татарлар яшәгән җирләрдә туачак бу табигый хәрәкәткә ниндидер бер үзәктән ярдәм итү кирәк булачак. Һәм бу ярдәмне иң элек Казаннан көтәчәкләр. Казан – татар халкының мәдәни үзәге булу белән бергә, ул – Татарстан дигән автономияле республиканың башкаласы да. Димәк, ярдәм дә бездән барырга тиеш. Ничек, ни рәвештә – Культура һәм Мәгариф министрлыклары ашамы яки моның өчен махсус берәр идарә төзү кирәкме, – бу кадәресен безнең җитәкче органнар уйларга тиешләр. (Тик иске гадәт буенча инициатива күрсәтүдән, җаваплылык алудан куркып тору булмасын иде.) Әлбәттә, җәмәгатьчелек тә бу эштән читтә калмас дип ышанасы килә. Хәзерге вакытта табигатьне саклау, тынычлыкны саклау, культура истәлекләрен саклау кебек киң җәмәгатьчелекне үзенә тарткан җәмгыятьләр барлыкка килде. Милли культураларны саклау-үстерү дә әнә шундый кичектермәс бер эшкә әйләнде дияргә ярый. Кайда гына яшәмик, без – бөтен бер халык, аралашырга да, ярдәмләшергә дә хакыбыз бар, бүгенге хәбәрдарлык һәм демократия шартларында административ чикләр моңа комачаулык итмәскә тиештер дип беләм. Чын интернационализм да, XIX Бөтенсоюз конференция- се карарында әйтелгәнчә, халыкларның үзара аралашуы һәм ярдәмләшүе аркасында гына туачак.
ХАЛЫКНЫҢ КҮЗЕН АЧА БЕЛҮ ДӘ КИРӘК
(Язучыга 80 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән әңгәмә)
– Әмирхан ага, Сез, халкыбызны борчыган проблемаларны күтәреп, матбугатта даими рәвештә чыгышлар ясап киләсез. Соңгы елларда тел һәм аның яшәеше хакында да үз уйларыгыз белән уртаклаштыгыз. Биредә дә сүзне шуннан башлыйк әле: татар теленең киләчәк язмышына Сез ничек карыйсыз? Кайберәүләр аның хәле мөшкел, диләр, мондыйларга ничек җавап бирергә?
– Әйе, туган телебез турында миңа язгаларга туры килде. (Соңгысы «Казан утлары»ның 1988 елгы 9 нчы санында басылган иде.) Ләкин анда язылганнарны яңадан кабатлап торуның кирәге бармы икән? Телебезнең авыр хәле бәхәссез, киләчәге шактый хәвефле, әкренләп югалу куркынычы да юк түгел, билгеле, моңа күз йому гафу ителмәслек сансызлык булыр иде. Дөресен генә әйткәндә, соңгы егерме биш-утыз ел дәвамында туган телебезгә карата булган игътибарсызлык, нигилистик мөнәсәбәт аны бүгенге аяныч хәлгә китереп тә җиткерде.
Хәзер инде без аның киләчәк язмышы турында борчылырга мәҗбүрбез. Телне саклап калу өчен ниндидер ашыгыч чаралар күрергә кирәк, әгәр соңга калмаган булсак… Әмма хәзерге шартларда безгә үз телебезнең хәлен җиңеләйтү ансат булмаячак. Чөнки, бердән, рус теле безнең тормышыбызда һәр җәһәттән өстенлек итә; икенчедән, балаларны кайсы телдә укыту мәсьәләсе элеккечә ата-ана ихтыярында кала. Бер караганда, бу принцип бик гадел дә, бик демократик та кебек, мәгәр туган тел файдасына түгел… Икеләнмичә әйтергә була ки, үзләре татарча укымаган яшь ата-аналар балаларын, билгеле, рус мәктәпләренә бирәчәкләр. Ә андыйлар елдан-ел күбәя бара, димәк, телебезнең киләчәк язмышын да шулар хәл итәчәк. Татар теленең киләчәгенә ышанмыйча карау да әнә шуннан килә, минемчә… Нишләргә кирәк соң? Бәлки, яшьләрдә милли аң уянуын көтәргә кирәктер?.. Юк, аң уянганын көтеп яту донкихотлык булыр иде. Тел бит буыннан-буынга күчә торган нәрсә, әгәр дә бу күчеш берничә буынга өзелеп торса, телне саклап калу, ихтимал, мөмкин дә булмас. Димәк, безнең үзебезгә тизрәк уянып, ашыгыч, радикаль чаралар күрергә кирәк булачак.