Выбрать главу

…Без милли республикада яшибез. Безнең сайлап куйган Югары Советыбыз бар, хөкүмәтебез бар. Шулай булгач, безнең республика шартларында төп халыкның теле, рус теле шикелле үк, бер үк хокук белән файдаланылырга тиеш. Моның өчен татар телен дәүләт теле итеп республиканың Конституциясенә кертергә кирәк (хәзергә әле анда рус теле генә дәүләт теле итеп беркетелгән). Бу чара телебезне саклауда законлы гарантия булачак. Кәгазьдә генә түгел, гамәлдә дә!.. Ә дәүләт телен белү һәркем өчен зарури булырга тиештер инде – бигрәк тә һәрбер татар кешесе өчен… Мәсьәлә шулай куела икән, димәк, татар балаларын туган телдә тәрбияләү һәм укыту да башкача хәл ителергә тиеш. Беренчедән, бөтен җирдә ана телендә укыту дүртенче класска чаклы мәҗбүри булырга тиеш. Икенчедән, урта мәктәпне бетереп чыкканда, татар укучыларының өлгергәнлек аттестатына туган тел белән әдәбиятны да кертергә кирәк. Өченчедән, Казан вузларына керүче татар яшьләре шулай ук туган телдән һәм әдәбияттан имтихан бирергә тиешләр. Бер-берсенә бәйләнгән бу чаралар туган телебезнең тормышта тоткан урынын, һичшиксез, ныгытачак. Иң мөһиме – киләчәк буын туган теленнән мәхрүм булмаячак. Кайберәүләрдә «рус телен өйрәнүгә моның зарары булмасмы» дигән уй туарга мөмкин. Миңа калса, һич зарары булмаячак, чөнки рус телен укыту да башлангыч класслардан алып мәктәпне бетереп чыкканчыга кадәр әүвәлгечә дәвам итәчәк. Гомумән, рус телен белмичә калу куркынычы юк – татар халкы ике теллегә әйләнде инде дисәк тә була.

Икенче төрле сорау да туарга мөмкин: татар телен дәүләт теле иткәч, русларны да татарча укыту кирәк булмасмы икән? Минемчә, кирәк булмас, чөнки укытып маташудан барыбер мәгъ- нә чыкмаячак. Татарстанда яшәүче халыкның яртысы диярлек руслар, рус теле дә дәүләт теле, безнең республикада ул моңарчы нинди урын тоткан булса, моннан соң да шул урында нык торачак – бәс, шулай булгач, рус кешесенә татар телен өйрәнеп азаплануның ни кирәге бар? Өйрәнмәячәк ул аны… Инде кызыксыну йөзеннән өйрәнергә теләүчеләр табыла икән, рә- хим итсеннәр! Моның өчен аларга бөтен шартларны тудырырга кирәк.

Без үзебезне кайгыртырга тиешбез. Милли горурлык хисе булган халык үз тамырына үзе балта чапмас. Ятлар колагына, бәлки, бик үк ягымлы ишетелмәгән «татар» исемен йөртүче безнең күпне күргән, татыган, чыдам, тырыш, уңган, ватанпәрвәр халкыбыз ике телне дә камил белергә тиеш. Әмма иң газизе аның өчен туган теле – вәссәлам!

– Милли горурлык хисе, дидегез. Хәзер бездә аңа төрлечә караш яши. Ә Сез бу хакта ничек уйлыйсыз?

– Милли аң, милли горурлык һәрбер халыкта бар, тик ул берәүләрдә ачыграк, көчлерәк, ә икенчеләрдә яшеренрәк, зәгыйфь- рәк чагыла. Безнең татарлар, минемчә, менә шул икенчеләр рәтенә керә. Бәлки, бу аларның таралышып, башка халыклар белән аралашып яшәвеннән килә торгандыр.

Әмма милли аң, милли горурлык – бик табигый, бик кирәкле сыйфат, аны милләтчелек белән һич тә бутарга ярамый. Халыклар арасындагы дуслыкка да аның һич зарары юк – дуслыкны бит күп очракта ике арадагы тигезсезлек боза.

Милли аңын, милли горурлыгын югалткан халыкны мин мескен халык дияр идем – андый халык милли хосусиятләрен дә тизрәк югалта, тизрәк башкаларга яраклаша-буйсына ук башлый. Билгеле, мондый хәлнең бик ерактан килгән тарихи сәбәпләре булырга мөмкин, әйтик, кайчандыр бер халыкның икенче халыкны басып алуы нәтиҗәсендә; әмма бу очракта да милли аңын, милли горурлыгын югалтмаган халык үзен милләт буларак та саклап килә алган. Татар халкының үз тарихы да шуның бер мисалы түгелме?!

– Сез ничек уйлыйсыз: Казанны татар шәһәре дип әйтеп буламы?

– Казан – татар шәһәре, ул шулай танылган, шулай яшәп тә килгән. Дөрес, руслар кулына күчкәннән соң, ул инде саф татар каласы булудан туктый. Берничә гасыр дәвамында төзелгән чиркәүләре, монастырьлары, рус стилендәге таш йортлары белән ул Россиянең башка күп шәһәрләренә охшап кала. Шулай да әле безнең Казанны бу гасырның утызынчы елларына кадәр татар шәһәре дип тә атарга мөмкин иде. 1925 елны беренче мәртәбә Казанга килгәч, мин моның шулай икәнен аеруча нык сизгән идем. Чөнки татарларның иң зур күпчелеге ул чакта шәһәрнең аерым төбәгендә – Болак аръягында оешып яшиләр иде, мәчетләре, мәктәп-мәдрәсәләре, базарлары да шул якта иде, һәм бу якта йөргәндә, үзеңне чынлап та татар дөньясына килеп кергәндәй хис итә идең… Мәгәр бу аерма күптән инде бетте. Казан тарихи йөзен бөтенләй үк югалтып бетермәсә дә, ул инде урбанизация нәтиҗәсендә башка бик күп шәһәрләр төсле үк стандарт бер шәһәр булып калды. Татарстанның башкаласы булса да, аның архитектурасында татарныкы дип әйтерлек бернәрсә дә юк. Бары халкының милли составы ягыннан гына аны рус һәм татар шәһәре дип атарга була.