– Хәзер безнең әдәбиятның яңа күтәрелеш ясавы өчен нинди шартлар кирәк? Нәрсәләр эшләү кирәк?
– Махсус шартлар кирәк микән? Әдәбият теләсә нинди шартларда да яшәвен дәвам итә. Бу шартлар әдәбиятның активлыгы өчен уңай яки уңайсыз булырга мөмкин. Мәсәлән, безнең әдәбият утызынчы еллардан башлап сиксәненче елларның урталарына чаклы бик тар, кысан шартларда яшәп килде һәм шушы озын дәвер эчендә ул, асылда, рәсми политикага буйсынган, үзгәреп торган конъюнктурага хезмәт итүче булып кала бирде. Тик аерым язучыларның аерым әсәрләре генә бу гомуми кагыйдәне ара-тирә бозгалады. (Һәм моның өчен каты тәнкыйтькә дә дучар булдылар.)
Хәзер исә шартлар бик нык үзгәрде, мәйдан да киңәйде, хөрлек тә артты. Бигрәк тә язучының үзендә Чехов әйткән эчке хөрлек хисе уянды. Ә бу – иҗат итүнең беренче шарты. Ләкин язучыларның активлыгы хәзер үзгәртеп кору китереп чыгарган проблемаларга күчеп, аеруча публицистикада чагылыш тапты. Теге яки бу темага мәкалә язмаган әдип, шагыйрь, тәнкыйтьче калмады диярлек. Куанычлы күренеш!
Әмма тормышның үзендәге тирән үзгәрешләрне ачкан чын әдәби әсәрләрне күрмибез әле. Миңа калса, моңа артык гаҗәпләнергә дә туры килми. Чөнки хәзерге тормыштагы үзгәрешләр шулхәтле тирән, катлаулы һәм каршылыклы ки, моны белү, аңлау, тою өчен, һичшиксез, күпмедер вакыт кирәк булачак. Ашыгырга ярамый. Чын язучы конъюнктурадан бик нык сакланырга тиеш. Бердәнбер максат – бары чын дөреслек! Без шуңа бик сусадык.
– Әмирхан ага, Сезнең 1965 елда ук язылган «Әйтелмәгән васыят»егез шундый алдан күрүчән сүзләр белән тәмамлана: «…Ә син учагын карый тор, учагын! Учагында ут сүнмәсен!» Шул уңайдан бүгенге авыллар язмышы белән милләт язмышы арасында ниндидер багланыш күрмисезме?
– Дөрес, авыл язмышы белән милләт язмышы арасында тирән бәйләнеш бар. Милләткә хас күп нәрсәләр – туган тел, гореф-гадәт, әхлак кагыйдәләре күбрәк авылларда саклана. Авылларның кимүе милләтнең зәгыйфьләнүенә китерүе бик мөмкин. Мәгәр милләт язмышын авыл язмышы белән генә бәйләп карау дөрес булмас иде. Авыл кимесә дә, халык кимеми – ул әнә шәһәрләргә тула. Миңлебай карт әйткән учак авылда сүнсә, ул яңа урында – шәһәрдә кабынырга тиеш. Әнә Европа илләрендә халыкның иң зур күпчелеге шәһәрләргә тупланып беткән, әмма учаклары сүнмәгән, учаклары, киресенчә, гөрләп янып тора. Моннан нәтиҗә: халыкларның милләт буларак яшәүләре торган урыннарына карап кына йөрми. Иң мөһиме, халык кайда гына торса да, үз язмышына үзе хуҗа булырга тиеш. Менә шул чакта учаклар сүнмәс, сакланыр!
– Татар халкының шәһәрләшүенә мөнәсәбәтегез ничек?
– Шәһәрләшү бөтен ил күләмендә бара һәм барлык халыкларга да кагыла ул. Котылгысыз процесс. Иске шәһәрләр өзлексез үсә, яңалары һаман туып тора. Кем исәбенә? Билгеле инде, башлыча авыл исәбенә. Шуңа күрә дә бит шәһәрдә торучылар елдан-ел арта, авылда калучылар исә кими бара. Бу хәлнең җитди экономик сәбәпләре бар, әлбәттә. Ләкин аларына тукталып тору минем эшем түгел.
…Шәһәрләр аеруча яшьләрне үзенә суыра. Шәһәрдә тору алар өчен кызыклы, җиңелрәк (квартир да ала калса), төрле ихтыяҗ-теләкләрне үтәү өчен мөмкинлекләр дә күбрәк. Дөрес, кеше монда табигатьтән ераклаша, начар һава сулый, кысылып һәм ашыгып яшәргә мәҗбүр була. Ләкин ул моны уйлап тормый, ул авылдан туйган, шәһәр кирәк аңа…
Мәгәр бу мәсьәләнең бер ягы гына әле. Шәһәрләшү (урбанизация) халыкның рухи дөньясына да бик зур йогынты ясый. Чөнки ул инде үзенең табигый җирлегеннән аерыла, яңа шартларга ияләшергә, төрле милләт кешеләре белән аралашып яшәргә тиеш була. Менә шундый шартларда аңа, әйтик, безнең татар халкына, үзен милләт буларак саклар өчен, үзенең рухи таләпләрен канәгатьләндерер өчен нәрсә кирәк? Беренче нәүбәттә ул үзенең бөтенлеген һәм бердәмлеген сакларга тиештер инде, аннары туган телен сакларга, балаларын шул телдә тәрбияләргә, ата-бабадан килгән әйбәт гореф-гадәтләрен югалтмаска, ниһаять, милли әдәбиятыннан һәм сәнгатеннән аерылмаска тиештер. Хәлбуки шәһәрләшү шуларның барысыннан да аерылуга, аннары әкренләп югалтуга да китерүе мөмкин. Куркыныч әнә шунда. Мисал өчен үзебезнең Чаллыны алырга мөмкин. Кыска гына вакыт эчендә ул 500 меңлек шәһәргә әйләнде. Күпме татар яши хәзер анда! Ләкин шул халыкка үз телләрендә мәктәп тә юк, матбугат та юк, театр-мазар да юк… Бу бит милли политикада гаделлек принципларын тәмам бозу дигән сүз! Шәһәрләшү үзе ул хәтле үк куркыныч нәрсә түгел. Ә менә шәһәрләшү аркасында милли тигезлекне, милли хокукларны югалту – зур куркыныч! Бигрәк тә интернационализм битлеге астында. Сүз дә юк, интернационализм – халыклар өчен бик кирәкле нәрсә, тик ул буш сүзгә һәм алдауга әйләнмәскә тиеш.