– Әдәби әсәрләр халыкның аңына, фикерләвенә бик тәэсир итә. Ә Сез үзегезнең кайсы әсәрегез күбрәк тәэсир итте дип саныйсыз?
– Белмим, ачык кына әйтә алмыйм… Тәэсир итү ягыннан төрлесе булгандыр. Укучылар да бит бертөрле генә түгел. Берәү яратканны икенчесе яратмаска мөмкин. Шулай да минем әйберләргә карата шундыйрак бер хәлне күзәтергә туры килгән иде: каты тәнкыйтькә очраганын укучылар ничектер кызыксынып кабул иттеләр (мәсәлән, «Рәшә» повестен). Хәер, без кичергән заман өчен бу гомуми бер күренеш иде. Начар тәнкыйть яхшы реклама булды.
– Әмирхан ага, Сез, моннан унөч ел элек (1976) яшьләр белән әңгәмә вакытында, әдип өчен иң мөһим сыйфат хакында сүз алып барып, болай дигән идегез: «…халык күңелен бик нечкә сизә алу, халыкның иң түрендә яткан өмет-теләкләрен «күрә» алу кодрәтенә ия булу». Халыкның күзен дә ача белү кирәк.
Әдәбиятыбызның соңгы еллардагы күренешләренә әнә шул ноктадан карап фикер йөртсәк, ниндирәк нәтиҗәләр чыгар иде икән?..
– Моннан 13 ел элек әйткән сүзләремне дөрес дип саныйм, кирәксә, яңадан да кабатлый алам. Ләкин соңгы еллардагы әдәбиятка шул әйткәннәрдән чыгып бәя бирүне өстемә ала алмыйм, чөнки барлык әсәрләрне дә укып барырга, кызганычка каршы, һич өлгереп булмады. Артык күбәеп китте укыр нәрсәләр – күзләр генә чыдасын!
Шулай да, кайчандыр әйткәннәргә өстәп, минем шуны да әйтәсем килә: заманның әдәбиятка таләбе үзгәреп тора, һәм әдәбият шуңа яраклашырга тиеш була (теләпме, теләмичәме, – анысы икенче мәсьәлә). Менә хәзерге үзгәртеп кору да язучылар алдына гаять җитди сораулар һәм проблемалар китереп куйды. Без хәзер 60–70 еллык тарихыбызны өр-яңадан карау, өйрәнү, аңлау процессын кичерәбез. Бу һич кенә дә җиңел эш түгел… Без үзгәртеп коруны бик хуплап каршы алсак та, иске карашлардан һәм гадәтләрдән бик авырлык белән, әкренләп кенә арынабыз. Гади халыкның күпчелегендә исә бу иске караш, гадәтләр, минемчә, тагы да тирәнрәк утыра. Ә бит ул канга сеңгән нәрсәләрдән арынмыйча торып, үзгәртеп кору куйган максатларга ирешү гаять авыр булачак. Димәк, үткәндәге хәлләргә халыкның күзен ачу, фикерен уяту һәм бүгенге катлаулы проблемаларны дөрес аңлауда аңа ярдәм итү – менә без кичергән заманның әдәбият алдына куйган таләбе шул… Һәм, әйтергә кирәк, язучылар бернинди өндәүне көтеп тормыйча, бу бик җаваплы эшкә җиң сызганып керештеләр. Барлык жанрларга караганда да публицистиканың беренче сафка чыгуы – шуның ачык бер мисалы. Әмма эшләр җиңелдән түгел, фикерләр дә бер түгел, искенең яңага каршы торуы да бик көчле – кыскасы, гаять катлаулы, авыр көрәш бара… Күрәсең, мондый чакта язучыга «халык күңелен нечкә сизү» өстенә, аны, ягъни халыкны, үз иманыңа ышандыру да бик кирәк…
– Илебездә Яңарыш процессы бара. Шул уңайдан Сез ничек уйлыйсыз: бүгенге җәмгыятебездә ул процессның җиңүен тәэмин итәрдәй нык иманлы, рухи яктан таза һәм актив көчләр ни дәрәҗәдә исән, тере? Ягъни бүгенге җәмгыятьнең рухи яктан тазалыгы турында Сез ни уйлыйсыз?
– Җәмгыятьтә таза көчләр бервакытта да бөтенләй үлеп бетми, нинди генә авыр хәлдә калсалар да, уңай шартлар туу белән, алар яңадан терелә башлый. Үзгәртеп кору менә шуны ачык күрсәтте: үзгәреш башлану белән, аның яклы көчләр бик тиз хәрәкәткә килде. Бигрәк тә интеллигенция бу яңарыш өчен көрәштә зур активлык күрсәтеп килә. Әмма шулай да җәмгыятебезнең рухи тазалыгы, тулаем алганда, әйбәт, канәгатьләнерлек дип әйтергә иртәрәк әле. Моны шул ук үзгәртеп коруның авыр баруы, күп каршылыкларга очравы үзе дә күрсәтеп тора. Хикмәт нәрсәдә?.. Хикмәт шунда ки, Сталинның мәкерле явызлыгы, ничәмә миллион кешенең башына җитү белән бергә, гомумән, халыкны рухи колга әйләндерде. Иман качты, кешегә ышану бетте, фикер сүнде, ихтыяр сынды, бары җанны биләп алган курку да, шул тиранны Аллага тиңләп, аның итекләренә табыну калды. Әнә шундый сукыр коллыкка төшү нәтиҗәсендә кеше мөритләрчә ярарга, яраклашырга, башын сакларга тырышты. Хәтта Сталинның явызлыгын күреп торган, килешә алмаган кешеләр дә намусларын көчли-көчли башларын ияргә, тешләрен кысарга мәҗбүр булдылар. Моның ише гомуми коллыкка төшү тарихта күрелмәгән алдану аркасында булды: янәсе, Сталин тарафыннан ниләр генә эшләнмәсен, болар барысы да ил бәхете өчен, социализм өчен! – һәм халык шушы ялганны кул чабып кабул итте, шушы ялганга ышанып, Сталинның канлы җинаятьләрен акларга, ә үз вөҗданын тынычландырырга тырышты.