Выбрать главу

Билгеле инде, мондый тирән сеңгән рухи коллыктан кеше тиз генә чыга алмый. Моның өчен вакыт кирәк, иҗтимагый шартларның үзгәрүе кирәк. Хрущёв вакытында Сталинның шәхес культы фаш ителсә дә, аның зарарлы йогынтысын бетерү өчен радикаль чаралар күрелмәде. Тормыш иске эзеннән бара бирде. Ә инде шактый озакка сузылган Брежнев заманнарында рухи торгынлык яңадан көчәйде, тормышның бөтен тармакларына үтеп керде, хәтта бу рухи гариплек яшь буынга да күчте. Һәм хәзер дә әле очрап торган бөтен ямьсез эшләр, әхлакый бозыклыклар, һәртөрле җинаятьләр – барысы да Сталиннан мирас булып калган көчләү һәм алдау юлы белән халыкны «җитәкләп» маташуның нәтиҗәсе ул.

Бу рухи торгынлыктан ничек итеп чыгарга соң, ничек итеп җәмгыятьнең рухи тазалыгын тәэмин итәргә? Үзгәртеп кору моның ике чарасын күрсәтте. Беренчесе – җәмгыятьтә иҗтимагый гаделлекне булдыру; икенчесе – җәмгыять тормышын хәбәрдарлык һәм демократия нигезендә төзү… Сез әйткән «таза көчләр»гә әнә шулай гына юл ачылыр дип ышанырга була.

– «Демократия» дигән сүзне без бик еш кулланабыз. Ләкин чынлыкта әле без аның «нәрсә белән ашала торган әйбер» икәнлеген аңлый гына башладык бугай… Сезнең бу хакта ниндирәк фикерләрегез бар?

– Дөрес, демократиянең нәрсә икәнен без әле татып караганыбыз юк. Ләкин без инде демократиягә йөзебез белән борылдык, хәзер әкренләп шуңа таба барабыз. Күптән түгел Конституциягә кертелгән кайбер үзгәрешләр, сайлау тәртипләрен үзгәртү буенча кабул ителгән карарлар әнә шул юлда беренче адымнар… Мәгәр тулы демократиягә без тиз генә, ансат кына ирешербез дип ышанырга, минемчә, иртәрәк әле. Тормышта бер генә нәрсә дә тәмам җитлегеп, әзер килеш тумый – аңа ныгыр өчен күпмедер вакыт кирәк булачак.

Бу уңай белән мине дә уйландырган кайбер моментлар бар. Мәгълүм булганча, XIX партконференциядә яңадан сайланачак Советларның председательләре партия комитетларының беренче секретарьлары булсын иде дигән теләк рәвешендә бер пункт кабул ителде. (Бу пункт тикшерелгәндә, делегатларның күпмеседер аңа каршы да булганнар.) Монда иң элек шундый сорау туа: карарның бу пункты безнең хәзерге Конституциягә сыя микән?.. Ягъни Советларга депутат булып сайланган партиясез кешене алдан ук Совет председателе булу хокукыннан мәхрүм итмиме?.. Әгәр итсә, бу демократияне бозу булмыймы?

Конференция карарында теләк рәвешендә генә әйтелгән тәкъдимнең тормышта даими законга әйләнеп китүе бик мөмкин. Чөнки бу очракта халыкка күптән сеңгән психология төп рольне уйнаячак. Чыннан да, коммунистны югары, җаваплы урынга сайлау ул инде гадәткә кергән нәрсә. Каршылар булмаячак – булса да, алар азчылык тәшкил итәчәк. Димәк, иң югарыдан алып түбәнгә чаклы бөтен җирдә яңа Советларның председателе итеп партия комитетларының беренче секретарьлары сайланачак – бу көн кебек ачык, шикләнергә урын юк. Ихтимал, кайбер очракта, әйтик, шәһәр күләмендә Советның председателе итеп фиркасез дә сайланыр, ләкин бу инде кагыйдәдән чыгарма гына булачак.

…Әмма председательлекне дә кулына алган секретарьлар кемнәр алар, барысы да лаек кешеләрме? Моңарчы бит һәр өлкәдә, һәр шәһәрдә, бигрәк тә район җирендә, беренче секретарь төп җитәкче, төп «хуҗа» иде. Халык та инде аларны күптән шулай дип таный, алар үзләре дә шул рольне башкарырга күптән өйрәнеп беткән. Бигрәк тә торгынлык заманында формалашкан секретарьлар өчен бу бик табигый хәл иде. Хәзер менә шундый секретарь Совет председателе дә булып алгач, ике җитәкчелекне дә үз кулында туплап, өйрәнелгән гадәт буенча, иске эздән китмәс микән дигән шик туа. Һәм нәтиҗәдә без чын демократия урынына ярым демократик, ярым бюрократик, авторитар бер власть алмабызмы икән?

…Әйе, демократиянең бездә зур сынаулар үтәсе бар әле. Әмма ул кирәк, ул зарур – ансыз һич тә мөмкин түгел.

– Бүгенге кеше язмышы табигатьтән башка һич тә күзалланмаска тиеш. Шул уңайдан Татарстан табигате бик нык уйландыра…

– Моңарчы кешелек дөньясы өчен беренче зур куркыныч булып атом коралы санала иде. Хәзер инде, галимнәрнең әйтүенә караганда, беренче урынга экология куркынычы күчте. Чөнки атом коралы кеше кулында, ул аны худка җибәрүдән тыела ала, теләсә, юкка да чыгара ала. АКШ белән безнең дәүләт арасында ирешелгән килешү атом коралын киметергә, ахыр чиктә бөтенләй бетерергә дә мөмкин икәнлеген ачык күрсәтте.