Выбрать главу

Ә табигатьне без озак еллар дәвамында туктаусыз кысрыклап киләбез, бозабыз, талыйбыз – шул рәвешчә без аны әкрен- әкрен һәлакәт чигенә китереп җиткерәбез. Бу хәвефне сизсәк тә, туктый белмибез. Табигать бит ул ни булачагын алдан ук безгә кычкырып тормый. Әмма инде чигенә килеп җиткәч, безнең башларыбызга бөтен коточкыч һәлакәтен китереп каплаячак. Арал диңгезе белән булган хәл шуның бик ачык бер мисалы. Һәм андый хәлләр күп җирләрдә безне хәзер сагалый.

Алыйк үзебезнең Татарстанны… Аның табигате дә бик мөшкел хәлдә – күп регионнарга караганда да территориябез әллә ни зур да түгел, ә аның җир-суларына төшкән йөк гаять авыр булса кирәк. Кырык-илле ел буе нефть чыгару күпме басу-кырларыбызны ертып, бозып, пычратып бетерде, күпме чишмәләрне корытты, коелардан сулар качты, яшел болынлы саф елгаларны үлек суларга әйләндерде. Болар яңадан терелерме, иске хәленә кайтырмы – без моны ачык кына белмибез. Табигатьне болай бозу-имгәтүнең кешеләргә тискәре, начар йогынтысын без әле исәпкә дә алмыйбыз.

Соңгы ун-унбиш ел эчендә республикабызның төп елгасы Камага да күтәрә алмаслык йөк төште. Чаллыдан алып Чистайга чаклы, күп булса, 100–120 километр арада, гигант заводлар корылды, зур-зур шәһәрләр барлыкка килде, аларда яшәүче халыкның саны миллионнан артып китте. Йөк исә һаман арта бара. Алабуга янында кирәксез дип табылган трактор заводы урынына икенче автомобиль гиганты салына. Менделеевскида яңа химия производстволары төзеләчәк… Һәм болар барысы да Каманың суын эчәчәкләр, тотачаклар, пычракларын шунда агызачаклар – йә, бу кадәр йөкне безнең батыр елгабыз күпмегә чаклы күтәрә алыр икән?! Мин инде аның ике ягындагы кырлар, урманнар турында әйтеп тә тормыйм – алардан иртәме-соңмы киек-җәнлекләр һәм кошлар качып бетәрләр, бетәчәкләр… Әле бит, җитмәсә, шушы тыгызлык арасына, елганың нәкъ өстенә заманның иң хәвефле объекты – атом электростанциясе дә төзелеп ята.

Иң аянычы шунда ки: болар барысы да халыкка әйтмичә, халыктан сорамыйча эшләнә. Каядыр югарыда, әйтик, госпланда яки министрлыкта утыручылар тоталар да Татарстанның фәлән җиренә фәлән нәрсә салырга дип карар чыгаралар. Һәм меңләгән кешене, йөзләгән техниканы туплап сала да башлыйлар. Халык исә белми дә кала. Ләкин бит әле безнең үз хөкүмәтебез дә бар, Татарстанның җир-сулары аның карамагында, аңа тапшырылган. Теге яки бу объектны салыр алдыннан аның белән сөйләшәләрме, аның ризалыгын алалармы, әллә аңа боералар гынамы? Бу – гаять мөһим мәсьәлә… Хәлбуки бер генә төзелеш турында да мин Татарстан хөкүмәтенең үзе чыгарган карарын яисә халыкка җиткергән үз фикерен ишеткәнем юк.

Хәзер менә атом электр станциясе турында бәхәс бара. Җәмәгатьчелек борчыла (Чернобыль аның күзен ачты). Җәмәгатьчелек ул станциянең ни өчен Татарстан җирендә салынуын аңламый – ул аңа каршы. Мәгәр ничә елдан бирле корылып яткан, инде күпме акча исраф ителгән төзелешне туктатып булачакмыни?! Берзаман ул салынып та бетәр, эшли дә башлар. Чернобыль шикелле шартламас та, бәлки, тиеш тә түгел. Әмма халыкның күңеленә шом кереп калды, атом аның өчен, гомумән, бик куркыныч нәрсә, ул аңардан һәрдаим шомланып, нинди дә булса мәкерле зарарын көтеп яшәргә мәҗбүр булачак. (Җәяләр эчендә әйтәсем килә: Көнбатыш Европаның Татарстан шикелле җире аз, халкы күп илләрендә, мәсәлән, Бельгия, Голландия, Даниядә атом станцияләре кору закон белән тыелган дип ишеткәнем бар.)

Кыскасы, экология куркынычы хәзер беренче урынга чыкты. Ничек итеп бу куркынычтан сакланырга? Һәм ни өчен бу хакта күп сөйләнсә дә, нәтиҗәсе бер дә сизелми диярлек?.. Монда бер парадокс бар: бездә җир-сулар, урманнар, барлык табигать байлыклары гомумдәүләт милке булып санала. Ә дәүләт милкенә сан юк, дәүләт милкен теләсәң күпме туздырырга, әрәм-шәрәм итәргә, хәтта эштән чыгарып ташларга да ярый. Мондый мөнәсәбәт булганда, табигатьне, билгеле, саклап булмаячак. Бары тик һәр авыл, һәр район, һәр өлкә яки республика үзенә тигән җир-суларга чын хуҗа булып танылганда гына һәм шул җир-сулар өчен җаваплылыкны да аларга йөкләгәндә генә экология куркынычыннан, ихтимал, котылып булыр. Тереклек дөньясын саклау – кешенең үзен саклау – бу хакыйкатьне онытырга берәүнең дә хакы юк!

– Татарстаннан читтә бик күп милләттәшләребез яши. Әйтик, Башкортстан җирендә генә дә алар 1 миллионнан артык. Андыйларның киләчәк язмышын Сез ничек итеп күзаллыйсыз?

– Бу – бик җитди мәсьәлә, уйландыра һәм борчый торган мәсьәлә. Әйе, татар халкының бөтен Союзга таралып яшәве милләт буларак үзен саклау җәһәтеннән аның хәлен бик нык читенләштерә. Билгеле, моның ерак тарихтан килгән сәбәпләре дә бар, әмма революциядән соң бу таралу аеруча көчәйде. Мәсәлән, Гражданнар сугышы вакытында һәм ачлык елында күпләп читкә китүләр, колхозлаштыру вакытындагы сөрүләр, сугыштан соң төрле якка эшкә җыеп җибәрүләр әнә шул таралуның ачык күренешләре… Шулай да егерменче елларның ахырына кадәр без бөтен бер халык идек әле, үзара бәйләнешләр дә дәвам итә иде, татарлар тупланып яшәгән җирләрдә ана телендә мәктәпләр бар иде, хәтта театрлар да эшли иде. (Бу культура учакларын санап тормыйм – алар күпләргә билгеле.)