Сталин хакимлеге урнашкач, татар халкы милләт буларак таркала башлады, бәйләнешләр өзелде, бердәмлек бетте. Соңгы утыз ел дәвамында бу таркалу процессы аеруча көчәйде. Хәзер инде күп җирләрдә ана телендә укыту бетте, ә газета, китап, театр кебек нәрсәләр турында әйтеп торасы да юк – алар инде сагынып сөйләргә генә калды… Хуш, моның нәтиҗәсе нәрсә соң? Минем күзәтүем буенча, татарларның руслар арасында яшәүчеләре әкренләп руслаша, Казахстанда торучылар – казахлаша, Үзбәкстанда – үзбәкләшә… (Аеруча бу шунда туып үскән яшьләргә кагыла.) Шул ук вакытта алар чын руска, казахка яки үзбәккә дә әверелеп җитмиләр кебек. Ата-бабадан килгән җепләр өзелә, нигез таркала. Әнә шундый язмышка дучар безнең халык…
…Сез менә Башкортстанны да телгә алдыгыз. Башкортстан – минем туып үскән җирем, аның хакында сөйләү миңа бер дә җиңел түгел. Башкорт халкына хөрмәтем зур, бервакытта да башкортка карата кимсетү сүзе әйткәнем юк. Балачактан ук аралашып үскәнгә күрәдер инде, мин татар белән башкортка бертуган халык итеп карый идем. Һәрхәлдә, алар арасында зур аерма күрми идем. Ләкин бу һич тә башкорт халкын үзенә аерым, башка бер халык итеп танымау дигән сүз түгел. Киресенчә, мин башкортны үзенә аерым бер халык дип саныйм, шулай булган ул, шулай яшәп килгән, тик дин берлеге, тел якынлыгы аркасында һәм бер үк җирләрдә яшәгәнгә күрә, татар белән башкорт бер-берсенә шактый нык якынайганнар, аралашып, кәсеп итешеп, кыз бирешеп тә бергә гомер сөргәннәр… Менә шул тугандаш ике халыкның арасына соңгы вакытларда салкын кара күләгә төшүенә мин, әлбәттә, бик борчылам, гаҗәпләнәм, дөресен генә әйткәндә, аңлап та бетермим. Мәсәлән, татар авылларын башкортка әйләндереп язу яки татар мәктәпләренә ана теле урынына башкорт телен кертергә тырышу нигә кирәк булды икән? Мин ишеткәнемне әйтәм, әгәр ялгышсам, гафу итсеннәр!..
Башкортстан да күпмилләтле республика, ләкин сан ягыннан өч халык күпчелек тәшкил итә. Болар – башкорт, татар, рус… Күптән бергә яшиләр, бергә икмәк үстерәләр, нефть чыгаралар, завод-фабрикаларда эшлиләр… Мәгәр үзләренең милли ихтыяҗларын үтәү ягыннан алар тигез шартларга куелганмы, бер үк мөмкинлек белән файдалана алалармы?.. Мәсәлән, ни өчен туган телне укытуда, китап чыгаруда, театр ачуда, радио-телевидениедән сөйләүдә, әйтик, русларга бирелгән мөмкинлек татарларга да бирелми?.. Мондый чикләү кайдан, кемнән чыга?..
Һәрбер халыкның, саны күпме булуга һәм кайда яшәвенә карамастан, үзен милләт буларак сакларга да, милли ихтыяҗларын үтәүгә дә тулы хакы бар. Бу хакта соңгы вакытларда иң югары партия трибунасыннан кат-кат әйтелде дә инде… Хокуктан тулы файдалану өчен бер генә нәрсә кирәк: һәр эштә, һәр җәһәттән тигезлек!.. Бары бөтен яктан тигезлек кенә милли мөнәсәбәтләрдәге гаделсезлекне, киеренкелекне бетерергә ярдәм итәчәк.
Башкорт һәм татар – ике мөстәкыйль милләт. Берсе яшьрәк, икенчесе картрак, әмма үзләренең хәзерге аң-белем, культура дәрәҗәләре ягыннан тигезләнделәр дип әйтерлек. Шулай булгач, алар арасындагы борыннан ук килгән дуслык-туганлык тагы да ныгый төшәргә тиеш иде. Иманым камил, хәзерге ике арадагы киеренкелек түбәннән, халыкның үз арасыннан чыккан нәрсә түгел, ә каяндыр югарыдан яки бер катлау кешеләр тарафыннан ясалма рәвештә китереп чыгарылган вакытлы бер низаг булса кирәк! Һәм ышанам ки, башкорт дуслар да, татар туганнар да уртак тел табарлар, бөтен чи төеннәрне чишәрләр, татулыкка, һичшиксез, ирешерләр… Ике халыкның да рухи тазалыгы өчен! Үзгәртеп кору шартларында башкача булуы мөмкинме соң?!
– Яңарыш чорында дөньядагы барлык демократик көчләрнең берләшергә омтылуы күзәтелә. Аларның гомум кешелек максатлары өчен, тынычлык өчен берләшүе бара. Шул җәһәттән безнең партия һәм хөкүмәт җитәкчеләребезнең дә дингә карашлары мәгълүм. Ә Сез, язучы кеше, бу турыда нәрсә уйлыйсыз?
– Диннең әхлак кагыйдәләре Аллага ышану белән бәйләнгән. Ә ышану бер үк вакытта Аллага сыену һәм Алладан курку да ул… Һәр дин Алланың барлыгын үзенчә аңлаткан һәм Алла исеменнән үзенең гамәли (шәригать) кануннарын да төзегән.
Менә ислам дине дә шундыйларның берсе. Аның да ниндидер гамәлләрне үтәүне таләп иткән, ниндидер эшләрдән катгый рәвештә тыйган үз кануннары бар. Фарыз гамәл һәм хәрам эш, савап һәм гөнаһ дигән төшенчәләр дә әнә шул кануннар белән бәйләнгән.