Татар халкының ислам динен кабул итүенә дә мең елдан артып китте. Шушы озын дәвер эчендә шәригать кушкан яки тыйган гамәлләрнең күбесе, әхлак кагыйдәсе буларак, халыкның гореф-гадәтенә дә кереп калган. Мәсәлән, дин мөселман кешесенә хәмер эчүне тыйган, һәм халык авылда аракы саттырмаган. Яки татар халкы пакьлек-чисталыкка өйрәнгән – моны да шәригать таләбенең бер нәтиҗәсе дияргә була. Шулай ук шәригать талау, урлау, алдау, яла ягу кебек начар эшләрдән тыйган; кешеләргә карата шәфкатьле булырга, җан ияләрен кызганырга өндәгән… Һәм халык та яхшысын үтәргә, начарыннан тыелып яшәргә тырышкан. Шуның белән бергә ул дин аркасында милләт буларак бөтенлеген дә саклаган.
…Инде менә җитмеш ел без Алласыз һәм динсез яшибез. Мәктәптән үк безгә «Алла юк, дин зарарлы» дип тукыдылар һәм без шуңа ничектер бик ансат кына ышандык та. Бу да бит үзенә күрә бер азатлык иде. Әмма бу «азатлык» бер ише бәндәләрне бөтенләй бәйдән ычкындырды. Утызынчы елларның башларында бөтен җирдә диярлек мәчетләрне яптылар, күбесенең манараларын кисеп яки ишеп төшерделәр, эчендәге китапларын чыгарып яндырдылар, ә муллаларын читкә сөрделәр. Кемнәр эше бу?.. Һәрхәлдә, халык эше түгел, халык якын да бармады. Шулай ук чын укымышлы кешеләрнең дә монда һич катнашы юк. Асылда, бер төркем кара надан, фанатик вәхшиләр эше иде. Ихтимал, шулар нәтиҗәсендәдер бездә атеизм өндәүләре халыкка юньләп тәэсир итә алмады, иске әхлак кагыйдәләрен яңа бер чыны, яхшырагы белән алыштыра алмады. Аның каравы диннең моңарчы төрле бозыклыклардан, ярамаган эшләрдән тыеп килүе бетте диярлек. (Моның мисалларын китереп тору кирәк микән – бик мәгълүм нәрсәләр.) Ләкин шул ук вакытта халыкның күпмедер өлешендә «Алла» дигән бер кодрәт иясенә ышану һаман да әле сүнеп бетмәгән – киресенчә, соңгы елларда бу ышануның көчәюе ачык сизелеп тора. Диннән бөтенләй надан, «Аллаһы әкбәр» дип бит сыйпаудан башканы белмәгән хәзерге кешеләрнең күбесе шәригать кушканны ничек булса да үтәргә тырыша. Шул рәвешчә кеше, изге бурычымны үтәдем дип, үзенә җиңеллек таба, күңелен тынычландыра. Моны мин табигый бер хәл дип карыйм, чөнки кеше дигәнең элек-электән үк үзенең авыр, мәшәкатьле һәм гөнаһлы тормышында һәрвакыт нәрсәдәндер юаныч табарга, күңелен нәрсә беләндер тынычландырырга мохтаҗ булып килгән. Аллага ышануның бүгенге көндә дә кешеләрдә саклануы, хәтта көчәюе, бәлки, әнә шул табигый ихтыяҗдан килеп чыга да торгандыр… Башкасы юк бит, табылмады… «Совет кешесенең мораль кодексы» дигән нәрсә булды, ләкин гамәлдә ул кодексны адым саен боздылар – шуннан соң халыкка нәрсә кала: йә сыналган искегә кайту, йә бернинди «кодекссыз» яшәү?! Хәер, бу – философлар темасы, алар баш ватсыннар.
Минем бары, бүгенге үзгәртеп кору таләпләреннән чыгып, дингә һәм дин тотучыларга мөнәсәбәт турында гына кыскача әйтеп үтәсем килә. Без Аллага ышануны һәм дин тотуны кешенең вөҗдан эше, дибез. Шулай икән, кешегә вөҗданы кушканны эшләргә тулы ирек һәм мөмкинлек бирелергә тиештер инде… Хәлбуки дин тоту формаль рәвештә Конституция белән рөхсәт ителгән булса да, җирле власть органнары соңгы елларга кадәр дингә ничек тә аяк чалырга тырышып килделәр. Әгәр бу тенденция киләчәктә дә сакланса, бездә чын демократия була алмаячак, һәм кешенең гражданлык хокукы да тулысынча сакланмаячак. Динлегә дә, динсезгә дә мөнәсәбәт һәр җәһәттән бертөсле булырга тиеш. Аларның берсен (динлесен) түбән санап, икенчесен өстен кую дөрес булмаячак. Гражданнар буларак алар тигез хокуклы, ә Аллага ышану наданлыктан гына булмаган шикелле, Аллага ышанмау да бары тик укымышлы булудан гына килгән нәрсә түгел. Берәүнең Аллага ышануы һәм дин тотуы, икенчесенең исә Алланы танымавы һәм дин тотмавы демократик җәмгыятьтә табигый хәл булып саналырга тиешле.
Инде әхлак мәсьәләсенә килгәндә, таләп һәммәсенә дә бер: яхшылыкка омтылу, начарлыктан тыелу, миһербанлылыкка өндәү, кансызлыкка каршы тору – рухи тазаруга мохтаҗ җәмгыятьтә һәркемнең намус бурычы ул!..
…Югарыда мин хәзерге халыкның дин мәсьәләсендә бик надан булуын әйткән идем. Һәм гаҗәп тә түгел – берәүнең дә бит дин сабагы алганы юк. Менә шушы гомуми наданлыктан файдаланып, мәчет тирәсендә кулдан язылган ниндидер догалыклар сатучы яки чакырган җиргә барып «Коръән укырга» әзер торучы, үзе дә үтә надан кешеләр йөри дип ишеткәнем бар… Әгәр дә дин тоту, шәригать гамәлләрен үтәү җитди эштән санала икән, аның чын укымышлы, мәдәниятле, халык җанлы әһелләре дә булырга тиештер инде. Кем кайгыртырга тиеш моны, мин әйтә алмыйм, әмма халыкның рухиятен һәртөрле чүп-чарлардан сакларга кирәктер дип уйлыйм. Фәндә дә, диндә дә, гомумән, һәрбер эштә ялган, яраклашу, фальсификация булмаска тиеш дип беләм.