ТӘВӘККӘЛЛЕК ТЕЛИМ
(Әмирхан Еникинең «Татарстан АССРның халык язучысы» дигән исем алганда сөйләгәне)
Хөрмәтле иптәшләр!
Язучы өчен иң читене – үз иҗатыңны, үзеңнең әдәбиятта тоткан урыныңны дөрес аңлау һәм дөрес бәяләү… Монда ялгышуы бик ансат: йә бәяләп бетермисең, йә арттырып уйлый башлыйсың. Ә кеше дигәнең, гадәттә, арттырып уйларга ярата. Моның ахыры исә тора-бара бик күңелсез булып бетүе, ягъни көткән дан урынына билгесезлек килүе бик мөмкин. Шуны сизгәндәй, мин кыйналган чакта гына түгел, макталган чакта да үзем турында арттырып уйлаудан сакланырга тырыштым. Кешенең эшен дә, тоткан урынын да ахыр чиктә вакыт билгели – менә мин дә үземне вакыт хөкеменә тапшырган идем. Вакыт ялгышмас, вакыт дөресен әйтер дип ышана идем.
Инде менә миңа Татарстан Верховный Советы указы белән «Халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелде. Бу вакыт хөкеменә караганда ничектер иртәрәк булды шикелле… Мин үзем дә моны көтмәгән идем… Ләкин бит исемне кешегә тере чагында бирәләр, аннары 80 яшь аз гомер дә түгел, күрәсең, мин күпмедер дәрәҗәдә вакыт сынавын үткәнмендер дә инде. Әгәр шулай икән, әгәр шуннан чыгып безнең Язучылар союзы мине әлеге мактаулы исемгә тәкъдим итүне, ә Верховный Советыбыз президиумы, ниһаять, миңа шул олы исемне бирүне кирәк тапкан икән, мин, әлбәттә, аларга чын күңелдән тирән рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук бу эшне хуплап каршы алучы укучыларыма да һәм каләмдәш дусларыма да тирән рәхмәтемне әйтмичә кала алмыйм: рәхмәт сезгә, дуслар, рәхмәт, туганнар!..
Билгеле, «Халык язучысы» дигән шәрәфле исемне кер төшермичә йөртүе, бигрәк тә аны аклавы җиңел булмаячак. Үткәндәге эшләр белән генә түгел, яңа эшләр белән дә акларга кирәк булачак. Әмма язучы, ничә яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт алга карап яши ул. Теләге, өмет иткәне, күрәсе килгәне барысы да алда – яшәве дә, эшләве дә аның бары шулар хакына!
Без бит бик хикмәтле бер чор кичерәбез. Хәзерге яңарышны, үзгәртеп коруны революция диләр, революция белән тиңлиләр. Ә безнең әдәбиятта, Тукайлар заманында, революцияне таң ату, яңа көн туу белән чагыштырганнар. Тик ул заманда безнең халык өчен таң бик әкрен аткан.
Менә ничек башлана, мәсәлән, Сәгыйть Рәмиевнең «Таң атканда» дигән шигыре:
Инде Тукайны тыңлап карыйк:
Күрәсез, икесендә дә сүз инкыйлаб таңы турында… Әйе, бу «беренче таң вакыты»нда татар халкы авыр уянган, ата-бабадан калган хаталар, гасырлар буе сузылып килгән изү-кысулар, шуның өстенә наданлык һәм хорафат аңа тиз генә уянып торырга мөмкинлек бирмәгән. Әмма инде бер торып баскач, ул кыска гына вакыт эчендә бик кызу алга табан атлап китә. Татар дөньясының ике революция арасындагы бу гаҗәеп омтылышын без әле тиешенчә белеп тә, аңлап та җиткергәнебез юк.
Әйтергә кирәк, безнең хәзерге таңыбыз да шактый озак, шактый авыр ата. Күпме еллар буенча җыела килгән аянычлы хаталардан да һаман әле котылып бетә алмыйбыз, күзләрдән көн яктысын караңгылап торган томан пәрдәсе дә әле төшеп бетмәгән. Мондый хәлдә алга таба туры, кыю атлау җиңел түгел, әлбәттә… Димәк, иске карашлардан һәм гадәтләрдән ничек тә тизрәк арынырга кирәк. Шунсыз яңару мөмкин булмаячак. Ә инде халыкны әнә шул иске догмалардан азат итү, күзен ачу, рухын сафландыру, фикери хөрлеккә өндәү – бу әдәбият эше, иптәшләр, бу безнең төп эшебез! Һәм мин бу эштә үземә дә, каләмдәш дусларыма да көч-куәт һәм тәвәккәллек телим.
Рәхмәт игътибарыгыз өчен!
ТАТАР МӘСЬӘЛӘСЕ
Бик борыннан яшәп килгән, хәзергә кадәр тиешенчә хәл ителеп бетмәгән бер четерекле мәсьәлә ул – «татар мәсьәләсе». Казан ханлыгы бетерелгән вакыттан башлап санаганда да аның дүрт гасырлык тарихы бар. Һәркемгә ачык мәгълүм булганча, бу мәсьәлә турыдан-туры урыс-татар мөнәсәбәте белән бик нык бәйләнгән. Асылда, аның гаять озакка сузылган тарихы да, ахыр чиктә хәл ителү кадәресе дә шушы мөнәсәбәтләргә кайтып кала.
Нидән гыйбарәт соң бу мөнәсәбәтләр?
Бик тирәнгә кермичә, ерак тарихыбыздан ике мөһим моментны гына искә төшерәсем килә. Беренчесе: безнең халыкның борынгы исеме – болгар, һәм шушы исемдәге шактый алга киткән дәүләте дә булган. Болгар белән урыс кенәзлекләре арасында вакыт-вакыт бәрелешләр булгалап торса да, алар күбрәк алыш-биреш итешеп тыныч яшәгәннәр.