Выбрать главу

Икенчесе: ХIII гасырның беренче чирегендә каяндыр Кытай чикләреннән кубып чыккан бихисап татар-монгол явы бәләкәй атларда, кәкре кылычларын уйнатып, кара болыттай ябырылып киләләр дә Болгарларны да яндырып, таптап узалар, бөтен урыс җирләрен дә басып алалар. Шуннан соң татар-монголлар урыслар өстеннән 200–250 еллар чамасы хакимлек итәләр. Бары Алтын Урда таркалгач кына урыслар татарлар кул астыннан чыгалар. Мәгәр аңа карап кына татар белән урыс арасындагы тартыш-кырылыш бетми, һаман кабатланып тора, тик Казан ханлыгы бетерелгәч кенә (1552), ниһаять, туктый. Шул рәвешчә чыгышы (этносы) һәм дине бөтенләй башка бу ике халык арасындагы дошманлык 300 елдан артыграк дәвам иткән.

Инде яңадан искә төшерик: татар-монгол явына кадәр без болгарлар идек. Алтын Урда кулында калгач, татар исемен урыслар безгә дә күчерә… Шушы тагылган исем белән без менә ничә йөз ел инде яшәп киләбез. Халкыбыз озак гомерләр бу кушамат белән килешергә теләмәгән, үзен йә мөселман, йә болгар дип йөрткән, моның чагылышын без кайбер әдәби әсәрләрдә дә күрәбез. Мәсәлән, Гаяз Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән әсәрендә «татар» димичә, «болгар» дип яза. Ә бу бит шушы гасыр башында гына язылган әсәр… Әмма инде урыслар өчен һәм алар аша бөтен дөнья өчен без – татар. Та-тар! Көйдереп баскан тамга шикелле йөртәбез без бу данлыклы хәтәр исемне!.. Теге Кытай чигеннән килгән чын татарлар юк, китеп беткәннәрме, әллә җирле халык арасында эреп юкка чыкканнармы – Ходай белсен! – мәгәр без бар, без һаман үз җиребездә, һәм менә без урысның шул «татар» дигән исемгә булган карашын һәм мөнәсәбәтен күпме заманнардан бирле үз җилкәбездә татып киләбез дә инде.

Бәлки, «татып киләбез» дип әйтү хәзер урынлы да түгелдер, «татып килдек» дип әйтү, бәлки, дөресрәк булыр иде. Үзара сугыш-кырылыш беткәнгә дә дүрт гасыр узып киткән бит инде, аннан соң, вакытлар үтү белән, ике арада, ниһаять, татулык та урнашкан. Ә соңгы 70 ел дәвамында без гел дуслык турында сөйләдек, урыс халкын «олы агабыз» дип тә атадык, һәм бу сүзләрдә күпмедер дөреслек тә бар иде. Зарланырга сәбәп юк кебек. Әмма шуңа да карамастан урыс-татар мөнәсәбәтләрен һәр җәһәттән дә канәгатьләндерерлек дип әйтүе дә читен. Ниндидер бер гайре табигый ят күрүме, яратып бетермәвеме, һәрхәлдә, ике араны киеренке иткән нидер бар… Гүя «татар» дигән бер сүз үзе үк урыс кешесендә тискәре тойгы уята. Акылы белән ул татарга ят кеше итеп карамый да торгандыр, ә менә ирексездән уянган тискәре тойгысы аның, бәлки, ихтыярыннан тыш, еш кына үзен сиздереп куя. Һәм моңа артык гаҗәпләнергә дә туры килми. Күпме гасырлар дәвамында татар урысның дин һәм кан дошманы булып саналган. Шул хакта елъязмаларда күпме язылган, чиркәү мөнбәрләреннән күпме сөйләнгән, урыс дәүләте исә татарга карата даими рәвештә кысу-изү сәясәтен үткәргән. (Татар халкын утырган җирләреннән сөрүләр, көчләп чукындырулар, һәртөрле хокуктан мәхрүм итүләр – болар бит барысы да булган.) Шул рәвешчә татар милләте урыслар өчен, хәзерге тел белән әйткәндә, «дошман образы» буларак ерак заманнардан бирле сакланып килгән. Бусы гаҗәп түгел, дидек. Мәгәр гаҗәбе шунда ки: күпме буыннар алышынганнан соң да, «дошман» сүзе күптән онытылып беткән булса да, аның «образы» бүгенгә чаклы хыялларда үзгәрмичә һаман яшәп килә, гүя кан белән күчкән ул! Нәрсәдә күрәбез без моны?.. Һәркемгә мәгълүм булганча, шушы көнгә кадәр урысча мәктәп дәреслекләрендә, матур әдәбиятта, газета-журнал битләрендә, экскурсоводларның туристларга сөйләп йөрүләрендә «татарское нашествие», «татарское иго» дигән сүзләрне еш кына укыйбыз һәм ишетәбез. Без инде моңа күнегеп беттек диярлек. Ләкин бит ул бик тәфсилләп язылган яки сөйләнгән нәрсәләрне йөзләгән милләт халкы укый һәм ишетә. Шуннан соң аларда татарларга карата нинди хисләр уянганын чамалау, минемчә, бер дә читен түгел.

Тагын бер гаҗәбе шунда ки: бу язу һәм сөйләүләрдә монгол исеме, гадәттә, телгә алынмый. Ни өчен? Монголлар, шартлы рәвештә генә булса да, үзләренә аерым, мөстәкыйль бер дәүләт булганга күрәме?.. Ләкин берәүнең хәтерен саклап, бөтен гаепне икенче берәүгә сылап калдыру тарихи дөреслекне тупас бозу була түгелме соң?!

Аннары, бик борыннан ук урыслар белән күрше болгар-татарны Кытай чигеннән яу булып килгән чын татарлардан аерып тору да юк. Алар бер үк халык түгел ләбаса! Моны бит тарих белән азмы-күпме таныш урыс иптәшләр беләләр. Белсәләр дә, аерып тормыйлар. Димәк, безнең татар өстенә ни сөйләсәң дә ярый булып чыга… Бусы да әлеге шул «татар»ны «образ» итеп караудан килә булса кирәк.