Янә бер гаҗәпләнүебезне әйтмичә булмый. Татар-монголларның Болгар илен һәм урыс җирләрен басып алуларына җиде гасырга якын вакыт үтеп киткән. Шуның баштагы өч йөз елы урыслар өлешенә, соңгы дүрт йөз елы безнең өлешкә тия. Урыслар үзләренә тигән 300 елны бер дә онытмыйлар: «татарское нашествие», «татарское иго» дип, безнең исебезгә һаман төшереп кенә торалар. Хәлбуки бу 300 елда урыслар гел изелеп кенә яшәмәгәннәр, үз җирләренә үзләре хуҗа булып тыныч-тату торган чаклары да булган; Алтын Урда ханнары арасында өзлексез ызгыш-тартыш барган чагында, алар, әкренләп көч җыя-җыя, татарларның үзләрен тукмый башлаганнар. Ниһаять, Казан ханлыгын да тар-мар итеп, тулы җиңүгә һәм татар өстеннән гомерлек хакимлеккә ирешкәннәр.
Ә без үзебезгә тигән соңгы 400 елда ничек яшәгәнбез, ниләр күргәнбез, ниләр кичергәнбез?.. Бу хакта үзебез дә сөйләмибез, урыслар да язмыйлар. Ләкин бит урыс изүе татар изүеннән бер дә җиңел булмаган. Киресенчә, сакланып калу ягыннан куркынычрак та булган. Хәзерге вакытта арабызда яшәүче керәшен кардәшләребез шуның ачык бер мисалы түгелмени?! Татар халкы моны хәтерли, татыган, тик әле бу хакта кычкырып әйтүдән заман аны тыелырга өйрәткән.
Инде бу сөйләгәннәрдән нинди нәтиҗә ясарга була? Күргәнебезчә, урыс белән татар арасында 300 ел буена барган канлы көрәш бу ике халыкның язмышында хәлиткеч зур роль уйнаган, берсен ахыр чиктә биеклеккә күтәргән, икенчесен түбән төшергән, мәгәр икесен ике якка аерып җибәрмәгән, ә бер җирдә, бер үк кояш астында гомер бакый бергә яшәргә калдырган. Кешелек тарихында сирәк очрый торган гаҗәеп бер күренеш дияр идем мин моны… Әмма бер нәрсәне кистереп әйтергә кирәк: безнең хәзерге шартларда урыс һәм татар арасында ниндидер күзгә күренеп торган дошманлык бар икән дип уйлау зур хата булыр иде. Юк андый дошманлык – татарда да, урыста да юк. Әмма бик ерак заманнардан сакланып калган «дошман образы» урыс халкының аңында, каядыр бик тирәндә яшеренеп ята… Сүз әнә шул хакта бара. Халык бик чуар бит, аның төрлесе бар. Мәсәлән, укымышлы чын урыс интеллигентының, хорафатлардан өстен торып, татарга яхшы каравына ышанырга була. Ә менә шовинизм сөременнән арынып бетмәгән бер ише халыкның яхшы каравына ышанып буламы – бигрәк тә аның исенә «нашествие» белән «иго»ны әледән-әле төшерә торсалар?.. Мондый очракта инде тискәре караш үзен ничек тә сиздермичә калмаячак. Һәм без моны (яшерен шовинизмны) Советларга сайлаулар вакытында ачык сиздек тә: сайлаучыларның күпчелеге урыслар булган шәһәрләрдә, хәтта Казанның үзендә дә СССР Югары Советына бер генә татарны да үткәреп булмады.
Бу әйткәннәрдән икенче нәтиҗә шул: үткәндәге хәлләрне искә төшерү бер генә яклы булмаска тиеш. Әлбәттә, тарих фәне, әгәр ул чыннан да фән икән, бернәрсәне дә юри яшермәскә яки юри күпертмәскә тиеш. Аның бердәнбер критериесе – дөреслек! Хәлбуки урыс халкының кайчандыр ничек изелгәнен өзлексез тәкрарлап та, татар халкының язмышында ниләр булганын һаман әйтмичә килү ахыр чиктә ике халык арасында кирәкмәс киеренкелек тудыруга сәбәп була да инде. Без моны бик яхшы тоябыз, кайчагында бит үзеңнең татар икәнеңне әйтү дә уңайсыз була башлый. Һәм, ниһаять, 600–700 ел үткәннән соң, бездә яңадан болгарга күчәргә кирәк дигән таләпләрнең ишетелә башлавы да бер дә юкка гына түгел ич!
Озын сүзнең кыскасы, татулыкны бозуы ансат, мәгәр төзәтүе бик читен. Мисалларын күреп торабыз… Урыс, татар арасындагы татулыкның нормаль булуына без әле шөкер итә алабыз. Әмма аны саклый да белергә кирәк. Хәтта әнә шул кайсыдыр ерак заманнардан торып калган кәкре кылычлы «образ» да ике арага салкын кара күләгә булып ятмаска тиеш.
Хуш, әлеге үзебезгә тигән 400 ел турында без нәрсә беләбез? Мин үзем, мәсәлән, бик аз беләм. Бу шулкадәр озын бер дәвер ки, аның тәүге 100 елында да бик күп вакыйгалар булып узарга тиеш кебек иде. Ничәмә буын кешеләр алышынган, патшалар бер-берсен алыштырган, Мәскәү дәүләтендә ниндидер чуалышлар булган, читләр белән һаман сугышлар булып торган, ә безнең татар дөньясында ниләр, нинди зур вакыйгалар булганын без ачык кына белмибез.
Җиңүчеләр «Казан ханлыгы»ның җирләрен «үзләштерә» башлаганнардыр, әлбәттә; татар авылларын зур су буйларыннан куулар, алар урынына урысларны күчереп утыртулар, дворян-алпавытларга иң әйбәт җирләрне бүлеп бирүләр, Казанның да таза урыннарыннан татарларны сөрүләр, калабызның шактый тиз «урыслашып» баруы, бер-бер артлы чиркәү һәм монастырьлар салына башлавы – болар барысы да җиңелгән, буйсындырылган халык өчен табигый вакыйгалар, алар турында куертып, зар елап нигәдер сөйләп торасы да килми… Мәгълүм бит инде: Казан өчен соңгы сугыш нихәтле генә каты булмасын, ул кыска гына вакыт эчендә үткән дә киткән, ә менә аңардан соң башланган фаҗига татар халкы өчен йөз мәртәбә авыррак булгандыр, чөнки ул әнә ничә йөз елга сузылган. Һәм бу чиге күренмәгән дәвер миңа ни өчендер төньякның алты айга сузылган кояшсыз төнен хәтерләтә. Дөм караңгы да түгел, ачык кына бернәрсәне дә шәйләп булмый, әйтерсең бөтен әйләнәдә тирәнтен бушлык хөкем сөрә.