Әллә мин ялгышаммы? Менә әдәбиятыбыз тарихын алып карыйм, анда йөз елга бер шагыйрь, ә гыйлем өлкәсен алсак, Курсавидан башка үзен таныткан бер шәхес тә юк диярлек. (Мәрҗани соңрак.) Ә бит Болгары да, Казаны да кайчандыр әдәбиятка һәм гыйлемгә бай булган, диләр. Нидән бу рухи фәкыйрьлек, халык бар бит, халык яшәгән ич, кая китеп беткән аның акыл көчләре?.. Ихтимал, моңа татарның үзендәге бер сыйфат гаепледер. (Тизрәк башкаларга яраклашу.) Әле Алтын Урда таркала башлаган вакытта ук инде татар түрәләре һәм морзалары урыслар ягына чукынып яки чукынмыйча чыга башлыйлар. Казан ханлыгы вакытында да, бигрәк тә ул җимерелгәч, татар морзаларыннан христиан динен кабул итүчеләр күбәя. Билгеле ки, татар каны кушылган урыслардан тора-бара мәшһүр язучылар, зур галимнәр дә чыга. Гомумән, татарның «аксөякләре» урыс дәүләтенә бик итагатьле хезмәт итәләр.
Иллә мәгәр татар халкының абсолют күпчелеге (шулай ук морзаларның да күпчелеге) өзлексез кысу-көчләүләргә карамастан, динен дә, телен дә ташламаган. Дин халыкны бербөтен милләт итеп саклау җәһәтеннән иң көчле фактор. Дөрес, без моны соңгы елларга кадәр инкяр итәргә тырыштык. Әмма татарның өч-дүрт йөз ел буена сакланып килүе нәрсәдән? Әлбәттә, диннән. Шуңа күрә дә бит урыс дәүләте һәм православие чиркәве иң элек аның диненә каныга да. Татар халкының бик озак заманнар рухи торгынлыкта калуы турыдан-туры әнә шул дини һәм милли изелүе белән бәйләнгән дә инде… Әйе, «мескен булып торган өч йөз елда тәкъдир безне ничек изгәнен» (Тукай) аңа, ягъни татар халкына Рәсәйнең барлык халыкларына караганда да озаграк һәм катырак татырга туры килгән.
Болай изелеп яшәүнең бер нәтиҗәсе мине еш кына уйландыра. Хәзерге көндә урысларның саны 145 миллионга җитә, ә татарлар 7 миллион чамасы гына… Ничек итеп, нәрсә белән бу кадәр чамасыз зур аерманы аңлатырга? Моннан 400 ел элек мондый аерма булмагандыр, шәт! Фәндә моны төшендерү бармы – белмим, очратканым юк. (Мондый аерма бик борыннан сакланып килгән булса, татар бервакытта да урысны үзенә буйсындыра алмаган булыр иде.) Әгәр дә ки бу соңгы җиңелүнең, ирексездән качып, таралып бетүнең һәм көчләп чукындыруның нәтиҗәсе икән, димәк, безнең халык үзенең сакланып калуы өчен гадәттән тыш зур бәһа түләгән булып чыга.
Казан ханлыгыннан соң башланган фаҗигале язмышыбызның, елъязмалардагы шикелле, тулы, эзлекле тарихы булмаганга күрә дә күп нәрсәләр турында юрарга гына туры килә. Ниһаять, былтыр гына чыккан Ш. Мәрҗани китабында да ул дәвер турында мәгълүмат бик аз… Монда бик мөһим бер моментны истә тотарга кирәк: без – Россия үзәгендә торучы халык, безнең аша зур сәүдә юллары уза, империянең тарихи, мәдәни үзәкләреннән дә ерак тормыйбыз. Ә ике милләтнең матди һәм рухи үсешендә, җир белән күк арасы шикелле, нинди зур аерма! Пётр I заманыннан алып, бигрәк тә ХIХ гасырга кергәч, урыс милләтендә искиткеч бер күтәрелеш башлана ки, гасыр ахырында инде Россия дөньяның иң бай, иң куәтле империяләреннән берсе булып таныла. Ә без, шул империя эчендә яшәүче халык, гүя калын юрган астында тончыгып, йоклап ятабыз. Бернинди уяну хәрәкәте сизелми диярлек. Урыс әдәбиятының даны бөтен дөньяга таралган бер вакытта бездә әле беренче романның да язылганы юк иде. Нидән бу? Гасырлар буена һәртөрле хокуктан мәхрүм булып яшәүнең нәтиҗәсе түгелме? Мәгърифәтне, яктылыкны кайдан алырга? Гимназияләр, университетлар юк лабаса татар дөньясында!.. Ә шулай да урыс дөньясындагы бөек прогрессның тәэсире безгә дә кагылмыйча калмаган, әкренләп булса да уяткан безне, хәрәкәткә китергән… Моның шулай икәнлеген замана үзе тиздән бик ачык күрсәтте. Гомумән, татар дөньясындагы хәлләрне Россия эчендә барган зур вакыйгалардан аерып карау мөмкин дә түгел икән.
ХIХ гасырның икенче яртысында башланган уянуны без мәгърифәтчелек хәрәкәте дип атадык. Исеменнән күренгәнчә үк, бу хәрәкәтнең максаты татар халкын караңгылыктан яктыга чыгару, наданлыктан йолып алу, аң-белемгә ирештерү иде. Озакламый мәгърифәтчелеккә җәдитчелек хәрәкәте кушылды. Ә бу хәрәкәт, үз нәүбәтендә бик көчәеп, татар дөньясының алга китешендә ифрат зур роль уйнап өлгерде. Бөтен алдынгы фикер ияләре аның тарафдарлары иде. Билгеле, көрәшсез генә бармады яңа хәрәкәт – кадимчеләр (искелек яклылар) белән җәдитчеләр арасындагы көрәш буларак тарихыбызга кереп калды ул.