Бу прогрессив хәрәкәтләрне алга сөрүчеләрнең төп кайгылары татарның милли аңын уяту, искелек богауларыннан азат итү, Европа мәгънәсендәге алдынгы милләт булуга өндәү иде, һәм, шушы теләкләрдән чыгып, алар үзләренең сүз-гамәлләрендә башлыча бөек урыс культурасы белән азыкланырга, урысның алдынгы укымышлы вәкилләреннән үрнәк алырга чакырдылар. Нә әдәбиятта, нә матбугатта татарны юри урыска каршы кую кебек тенденция булмады шикелле, һәрхәлдә, мин андый нәрсәне хәтерләмим.
Мәгәр урыс самодержавиесенең татар халкына карата тоткан сәясәтендә үзгәреш юк иде. Без һаман инородец, без бил бөгеп, буйсынып кына торырга тиешбез. Татар дөньясында милли азатлыкка омтылу хәрәкәте башлангач, патша хөкүмәте бу омтылышта пантюркизм күргән булып, аны ничек кенә булса да чикләргә, басарга тырышты. Архивларда утыручыларның әйтүләренә караганда, патша охранкасы да, урысның үзендәге революция хәрәкәтеннән бигрәк, татарлар арасындагы хәрәкәт белән ныграк кызыксынган, имеш. Бәлки, дөрестер дә, чөнки 1905 елдан соң инде, 10–12 елларда, охранка безнең мәдрәсәләрдә тентүләр үткәреп, кайберләрен туздырып (мәсәлән, «Буби» мәдрәсәсен), күп кенә татар газеталарын ябып куйган иде.
Хәлбуки татар халкының азатлыкка омтылышы Россиядә кузгалган һәм көчәя барган гомуми революцион хәрәкәттән аерылгысыз ул. Әле кайчан гына уянып күзен ачкан татар халкы Бишенче ел революциясенә һәр җәһәттән диярлек җитлегеп килеп керә, кыска гына вакыт эчендә төрле фиркаләрнең оешуы, төрле юнәлештәге газеталар чыга башлавы шуның ачык мисалы. Революция җиңелсә дә, замана кире чигенми, иске эзенә кайтып төшми инде… Хәтта көчәеп киткән реакция дә тарихның алга омтылышын туктата алмый. Парадокс шунда ки: нәкъ менә кыска гомерле революциядән соң татар дөньясы өчен бөтенләй яңа чор башлана – тарихыбызның иң парлак чагы дияр идем мин бу чорны… Уйлап кына карагыз: ике революция арасы бары 12 ел, әмма шул вакыт эчендә татар галәме тарихта мисалы булмаган гаҗәеп бер күтәрелеш кичерә. Әйтерсең татар халкының гасырлар буена яшеренеп яткан потенциаль куәте ачыла. Октябрьгә чаклы төрле шәһәрләрдә 58 исемдә газеталар, 37 исемдә журналлар чыга. Россиядәге барлык милләтләргә караганда да татарлар үз телләрендә күбрәк китап нәшер итәләр. Күпме-азмы татарлар яшәгән җирләрдә җәдит мәктәпләре ачыла, татарның икътисади һәм мәдәни үзәге булып саналган шәһәрләрдә читтән килеп укучылар өчен таштан зур-зур мәктәп биналары салына.
Без, гадәттә, татар байларын яманларга бик остардык. Хәлбуки әнә шул эшләрнең һәммәсе дә диярлек алар акчасына эшләнә. Бер-ике генә мисал: Казан арты Битаман авылыннан чыккан Уфаның бай сәүдәгәре Садретдин Нәзиров «Галия» мәдрәсәсен салдыру өчен 100 мең сум акча биргән; Оренбург байлары Хөсәеновлар хәзер дә әле шәһәрне бизәп торган зур мәдрәсә бинасы салдырганнар, шуның өстенә Әхмәт бай үләр алдыннан мәгариф эшләренә тотар өчен 500 мең сум акчасын васыять итеп калдырган. (Бу хакта Риза Фәхретдиновның «Әхмәт бай» исемле китабында әйтелә.) Билгеле, татарның барлык байларын да Хөсәеновлар белән тиңләргә ярамый, әмма ул заман шартларында милләтне тәрәккый иттерү байлар катнашыннан башка һич тә мөмкин булмаган. Милли азатлык хәрәкәтендә милли буржуазиянең уңай ролен Ленин үзе дә бит инкяр итмәгән.
Әйткәнебезчә, болар барысы да бик кыска вакыт эчендә булып ала. Миргазиян Юныс бу феноменны «татар дөньясындагы Ренессанс» дип бик дөрес атаган. Әгәр шул Ренессанс тагын бер 20–25 ел дәвам итсә, татар дөньясы, белмим, нинди югарылыкка ирешкән булыр иде икән?!
Иллә дә мәгәр алга китеш никадәр генә көчле булмасын, татар халкы өчен милли азатлык та, бәйсезлек тә юк әле. Кайдан, ничек килергә тиеш ул азатлык? Самодержавие шартларында мөмкинме соң ул? Патша хөкүмәтенең татарлар арасындагы хәрәкәткә ничаклы шикләнеп һәм сагаеп караганын күрдек инде… Ә татарның киләчәк язмышы турында сүз күп, матбугат өзлексез язып тора, матур әдәбиятның да төп темасы шул диярлек. Монда аларны искә төшереп бетерү мөмкин дә түгел. Әмма берсен, миңа калса, иң әһәмиятлесен, һичшиксез, искә төшерергә кирәк. Азатлык мәсьәләсенең турыдан-туры урыс-татар мөнәсәбәтләренә бәйләнгән булуын иң дөрес аңлаган кешебез – ул да булса безнең даһи Тукаебыз!.. Менә ул, «революцион-демократ» шагыйребез, үләренә ике ай чамасы вакыт калганда, үзенең мәшһүр «Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре» дигән шигырен бастыра. Бу – Романовлар нәселенең Россия тәхетендә утыруына 300 ел тулу уңае белән язылган шигырь. Ул мәдхия рәвешендә башлана да: