Әмма үлем түшәгендә яткан бала-шагыйрьнең әйтергә теләгәне бөтенләй башка. Шигырьнең дәвамын укып карыйк:
Инде уйлыйк, бик ачык язылган бу гаҗәеп шигырь нәрсәсе белән безнең игътибарны үзенә җәлеп итә?.. Беренчедән, бөек шагыйрь үз халкын һич кимсетмичә, түбәнәйтмичә, киресенчә, мактап, горурланып, өстен урыс халкы белән тиң куеп сөйләшә. Хәтта әле, сүз арасында «Без шаярыштык, вакытлар алмашып» дип, кайчандыр татар халкының да өстенлек итүенә оста гына ишарә дә ясый. Икенчедән, шагыйрь хокук мәсьәләсен ялварып сорау рәвешендә түгел, ә туп-туры таләп иткәндәй, кабыргасы белән куя: «Хаккыбыз уртак Ватанда шактый ук!» һәм кем алдында диегез? – Иң зур империянең тәхетендә утыручы патша алдында!.. Иманым камил ки, безнең Тукай нәкъ әнә шул таләбен куяр өчен язган да инде бу мәдхия шигырен. Берәүдән дә курыкмыйча һәм тартынып тормыйча!.. Һәм без бүген дә ул шигырьнең соңгы ике юлыннан башкасын кабатларга бик яратабыз. Әмма Тукай үзе, әгәр исән булса, әнә шул сорау-таләбен безнең СССР Верховный Советы алдында да һич икеләнмичә кабатлар иде.
Февраль революциясеннән соң татар дөньясы да аеруча бер җанлану кичерде. Монархия җимерелде, хөррият килде, телләр чишелде, һәм бик табигый рәвештә безнең җәмәгатьчелектә татарның киләчәге турында кызу бәхәсләр башланды.
Әмма бу кыска гомерле хөррият заманы көн тәртибенә берьюлы бик күп мәсьәләләрне китереп куйды. Россия яңа юл сайлау зарурияте алдында калды. Менә шул хакта мәйданга күтәрелеп чыккан күптөрле партияләр арасында аяусыз талаш-тартыш бара иде. Әле канлы сугыш та бетмәгән, илнең экономик хәле көннән-көн начарлана, социаль каршылыклар көннән-көн кискенләшә, ничек итеп бу гаять авыр кризистан чыгарга? Хөкүмәт үзе дә бит әле «вакытлы» гына! Шуңа күрә озакламыйча бөтен ил күләмендә Учредительное собраниегә сайлаулар башлана. Сайлауларга барлык партияләр дә үз исемлекләре белән катнаша. Россиянең язмышын әнә шул собрание хәл итәргә тиеш иде. Һәм шул җөмләдән күпсанлы милләтләр язмышын да!..
Ләкин ул да булмый, большевиклар партиясе, Россиянең гаять авыр хәленнән файдаланып, артык кан түкмичә генә, властьны үз кулына ала. Яңа власть беренче көннән үк халыкны үз ягына аударырлык бик мөһим «Солых» һәм «Җир» турындагы декретлары белән беррәттән, тиз арада «Милләтләр азатлыгы турында»гы декретын да игълан итә. Бу декретның төп мәгънәсе, Галимҗан Ибраһимов язганча, «Һәммә милләтләрнең үз язмышларын үзләренә тапшыру, Русиядән аерылып чыгуга кадәрле милли мохтарият бирү»дән гыйбарәт иде.
Менә шуннан соң инде «татар мәсьәләсе»н конкрет рәвештә хәл итү көн тәртибенә куела. Ничек итеп, нинди юллар белән? Баштарак әле моны чишүдә Октябрь революциясен кабул итүчеләр белән бергә кабул итмәүчеләр дә актив эшлиләр. Эш бик кызу бара, ике як та үзләренең съездларын, мәҗлесләрен, киңәшләрен үткәрәләр. Кискен бәрелешләр күп була, күп карарлар чыгарыла. Нәтиҗәдә татар язмышын хәл итүнең ике төп юлы формалаша. Болар – «милли мәдәни мохтарият» һәм «тупраклы автономия». Галимҗан Ибраһимов аларның беренчесен – «унитаризм», икенчесен «федерализм» дип атый. «Унитаризм» дигәне Россиянең теләсә кайсы почмагында яшәүче татарларга бер үзәктән идарә ителә торган «милли-мәдәни мохтарият» бирүдән гыйбарәт… Моның өчен Россия күләмендә аерым мөстәкыйль татар парламенты сайлау күздә тотыла. Татар халкына кагылган бөтен эшләр белән шул парламент идарә итәргә тиеш була. Шуңа күрә аны «унитаризм» дип атаганнар да.
Ә «тупраклы автономия» дигәне татарлар тупланып яшәгән территориядә аерым милли җөмһүрият (республика) төзүдән гыйбарәт булырга тиеш. Ләкин бу ике вариант арасындагы кискен көрәш озакка бармый. Чөнки беренче вариант большевикларга бер дә ошамый, гадәтләренчә, алар «милли-мәдәни мохтарият»не бары буржуазия максатларына хезмәт итүдә, ә аның тарафдарларын милләтчелектә гаеплиләр. «Унитаризм»ны үткәрү юлында татар уңнарының корган барлык интригалары, провокацияләре юкка чыкты» дип, усал яза Галимҗан Ибраһимов та («Татар-башкорт җөмһүрияте» дигән җыентыкның кереш сүзендә).
Шулай итеп, «милли-мәдәни мохтарият» бетерелә, көн тәртибендә бары «тупраклы автономия» генә кала. Татар халкының киләчәге өчен мәсьәләнең болай хәл ителүе дөрес идеме? Моны киләчәгебез күрсәтергә тиеш иде. Һәм ул безгә күрсәтте дә, ләкин бу хакта сүз соңрак булыр.