Выбрать главу

Инде «тупраклы автономия»не гамәлгә ашыру эше башлана. Моның беренче проекты «Идел-Урал штаты» исеме белән Уфада үткәрелгән Милләт Мәҗлесендә туа. Һәм аны кадетлар белән меньшевиклар гына түгел, сул эсерлар, «уралчылар», «социалистлар» да мәгъкуль күрәләр. «Тупракчылар шул Идел-Урал Штаты белән киттеләр, Казанда шуны эшләргә тотындылар» диелә Галимҗанның әлеге кереш сүзендә. Штатның территориясе дә бик зур булмакчы; татар һәм башкортлар яшәгән барлык җирләр белән бергә аңа чуаш, марилар да керергә тиеш була. (Чуашлар исә удмуртлар белән мордваларны да кертүне сорыйлар.) Казан, Уфа, Оренбург – менә аның төп үзәкләре.

Мәскәүнең бу проектка мөнәсәбәте ничек булгандыр, әйтә алмыйм, мәгәр Идел-Урал Штатын төзү хыялы бик кыска гомерле булып кала. Башкортларда Зәки Вәлидинең Дутовка кушылуы, Казанда «Болак арты республикасы» дигән бер фетнәнең килеп чыгуы «штатны» тәмам бетереп ташлый.

Шуннан соң, 1918 елның язында, Штат урынына Татар-башкорт шуралар җөмһүриятен булдыру идеясе туа. Совет хөкүмәте бу идеяне хуплый һәм кабул итә. Озакламый аның проекты да төзелеп, югары партия һәм дәүләт органнарында карала. Ленинның да бу эшкә якыннан торып катнашуы мәгълүм.

Проектның керешен һәм беренче ике пунктын биредә күчереп үтәсе килә:

Татар-башкорт шуралар җөмһүрияте

Бөтен Россия эшче, солдат һәм авыл халкы шуралары вәкилләренең өченче корылтае тарафыннан, үз көче белән көн итүче халыкларның милли мохтариятләре хакында кабул ителгән әсасларга таянып, милли эшләрне карый торган халык комиссариаты, эчке Россия мөселман эшләре комиссариатының муафәкате илә, Татар-башкорт шуралар җөмһүрияте хакында түбәндәге карарларны чыгарадыр:

1) Җәнүби Урал һәм Урта Идел тупрагы Россия шуралары федерациясенең Татар-башкорт шуралар җөмһүрияте итеп игълан кылынадыр.

2) Бу җөмһүриятнең чикләрен билгеләүдә Татар-башкорт революционный оешмалары тарафыннан эшләнгән лаихәләр (проектлар. – Ә. Е.) әсас итеп тотыла.

Карарга Сталин, Мулланур Вахитов, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Манатов кул куйганнар. Датасы 1918 ел, март ае.

Өстәп тагын шуны да әйтергә кирәк: шушы ук елның апрель ахырында Мәскәүдә Татар-башкорт җөмһүриятен төзүгә багышланган икенче киңәшмәдә чуаш һәм мари вәкилләре үз халыкларының булачак җөмһүрият составында калырга теләүләрен белдерәләр. (Бу – бик мөһим момент, укучы моны исендә тотсын иде.) Документлар җыентыгында җөмһүриятнең чуаш белән мариларны да кертеп һәм алардан башка гына сызылган картасы да бирелгән. Ул карталарга карагач, шактый зур территориядә көчле бер автономиянең туарга тиеш булганлыгын күрәсең. Аны игълан итәчәк Учредительный съездның вакыты белән урыны да билгеләнә: ул 1918 елның 15 сентябрендә Уфада ачылырга тиеш булган.

Әмма ни үкенеч, съездның җыелуы да, җөмһүриятнең игълан ителүе дә көчәеп киткән Гражданнар сугышы аркасында тукталып кала. Баш күтәргән чехлар унсигезенче елның августында Казанны алалар. Мәскәүдән махсус йөкләмә белән җибәрелгән Мулланур Вахитовны тотып алалар. Ә бит ул Татар-башкорт җөмһүриятен төзүдә иң башлап йөргән, җиң сызганып эшләгән һәм күп каршылыкларны җиңә-җиңә ике тугандаш халыкның тулы хокуклы автономиясен булдыруны гамәлдә хәл иткән кеше иде. Һич тә икеләнмичә аны туачак милли республиканың атасы дияргә мөмкин. Кызганычка каршы, аның вакытсыз үлеме бу гаять мөһим зур эшнең вөҗүдкә ашуын ярты юлда туктатып калдыра.

Мәгълүм ки, революция вакыйгаларында аерым шәхесләрнең роле аеруча көчәя – моның мисалларын тарихтан күп табарга була. Әгәр Татар-башкорт җөмһүриятен төзүдә Мулланур Вахитов нинди роль уйнаган булса, аны, ягъни уртак җөмһүриятне җимерүдә төп рольне уйнаучы кеше Зәки Вәлиди булды диясем килә. Чөнки вакыйгалар шуны күрсәтә. Зәки Вәлиди 1917–1918 елларда башкорт хәрәкәтен кузгата һәм шуның башында тора. Башкорт мәнфәгатен алга сөрүчеләр барысы да аның тирәсенә туплана. Шуларга таянып, Зәки җирле халыктан шактый көчле армия дә оештыра, үзе шуңа командалык итә, башкортлар исеменнән әле акларга кушылып, әле кызыллар ягына чыгып, Гражданнар сугышында катнаша. Һәм, иң мөһиме, ул, Мәскәүнең рөхсәтен көтеп тормыйча, аерым башкорт автономиясен игълан итә. (Кече Башкортстан, мәркәзе – Стәрлетамак.) Менә шул автономияне Мәскәү таныса, армиясе белән кызыллар ягына чыгачагын белдерә.

Зәки Вәлиди хәрәкәтенең кыскача хронологиясе әнә шулар- дан гыйбарәт. Дөрес, башкорт тарихчылары аерым башкорт автономиясенең тууын моңарчы Зәки Вәлиди исеме белән бәйләмәскә тырыштылар. (Зәки бит соңыннан, Советлар белән килешмичә, Төркиягә чыгып китә.) Тарихчылар беренче урынга Шәфиев, Халиков кебек кешеләрне куйдылар. Ихтимал, Башкортстанны аерым итүдә аларның да катнашы булгандыр, мәгәр, безнең белүебезчә, Зәки хан (башкортлар үзләре шулай диләр иде) – бу эштә баш рольне уйнаган шәхес.