Аның хакында берничә сүз әйтеп китмичә булмас. Әхмәт Зәки Вәлиди Башкортстанда туган типтәр (ишетүем шулай), Казанда укыган, яшәгән, тарихчы булып танылган. Революция чоры башлангач, бер карт әдипнең әйтүенчә, Вәлиди, татарлар арасындагы фирка ызгышларына катнашып тормыйча, тота да туган якларына кайтып китә һәм яңа гына күзен ача башлаган башкортларны, баена-ярлысына аерып тормыйча, милли азатлык хәрәкәтенә күтәрә. Сүз дә юк, көчле кеше. Ә көчле кеше үз-үзенә ышанучан була, башкалар өстеннән хакимлек итәргә ярата. Башкорт хәрәкәтенә якыннан торып катнашкан Шәехзадә Бабичның Вәлидигә элегрәк багышлап язган икеюллык эпиграммасы аның характерын, минемчә, бик дөрес чагылдыра:
Һәм шушы укымышлы «кәрлә», Татар-башкорт җөмһүриятен харап итеп киткәннән соң, Төркиядә озак яшәп, Европа күләмендә зур галим-тюрколог булып таныла да инде.
Мәскәү башкортлар таләбен тиз һәм җиңел кабул итә. Һәр халыкның аерым автономиягә хакы бар, бәс, шулай булгач, башкортлар теләген үтәмәскә ярыймы соң?! Аннары, армияләре белән кызыллар ягына чыгабыз дип торалар, ә бу хәзерге авыр шартларда Советлар өчен бик кирәк булачак… Кыскасы, шундый исәпләрдән чыгып булса кирәк, Мәскәү 1919 елның мартында ук шактый зур территориядә Башкортстан автономияле совет республикасы төзелүен рәсми рәвештә игълан итә. Әмма бу актның телдән әйтелмәгән икенче бер сәбәбе дә юк микән дигән шик туа күңелдә: ягъни Идел – Урал арасында татар-башкортның зур һәм көчле бер җөмһүриятен төзүгә караганда, аерым-аерым кечерәк республикалар төзү Мәскәү өчен һәр җәһәттән, ихтимал, хәерлерәк булгандыр. Һәрхәлдә, милли эшләр белән идарә итүче Сталин моңа эченнән, һичшиксез, куанган булырга тиеш. Аның төрки халыкларга «мәхәббәте» берәүгә дә сер түгел ич!
Шулай итеп, баштагы киң колачлы проектлар бер-бер артлы юкка чыга. Әмма «татар мәсьәләсе» көн тәртибеннән төшкәне юк, аны да совет власте игълан иткән «үзбилгеләнү» нигезендә хәл итәргә кирәк. (Димәк, шул ук Сталин катнашы белән.) Ниһаять, башкортлардан бер ел соңга калып, татар халкының 75 процентын читтә калдырып, 1920 елның июнендә шушы республикабыз дөньяга килә. Хәере белән килсен инде… Тик шулай да яңа тумыш республикабыз шактый өтек иде, территориясе белән ул күрше Башкортстаннан ике тапкыр кечерәк, шуның өстенә якын-тирәсендәге татарлар тупланып яшәгән җирләр дә ни өчендер кермичә калган иде. Ләкин без булган кадәресенә дә бик шат идек. Татарстан социаль шуралар җөмһүрияте! Теләп, көтеп алган авономияле дәүләтебез ич бу!.. Билгеле, ул бездә горурлык хисе уята. Гүя без мөстәкыйльлеккә ирештек, гүя без тулы хокуклы халыкбыз. Моннан соң инде без республикабызда чын хуҗа булып, үзебез теләгәнчә яшәячәкбез. Баштарак ул шулай бара да башлаган кебек иде. Халыкта дәрт зур, рух күтәренке, бигрәк тә нэпка кергәч дәрт-рух көчәеп киткән иде. Хәрби коммунизм чорының азабын шактый татыган Фатих Әмирхан да әнә, татар зыялыларын үзебезнең шуралар җөмһүриятенә чын ихластан хезмәт итәргә өндәп, мәкаләләр язды. Һәм татар халкы үзен бөтен бер милләт итеп тойган хәлдә яши вә эшли дә башлаган иде. Мәгәр зур өметләр уяткан мондый рухи күтәренкелек озакка бармады. Тиздән нэп бетерелде, авылны көчләп колхозлаштыру башланды, сыйнфый көрәш, кемдер юри өреп көчәйткәндәй, аеруча кискенләште, билгеле инде, мондый шартларда ниндидер милли мәнфәгатьләрне кайгырту үзеннән-үзе онытылды, алар турында уйлау гына да куркыныч була башлады. Егерменче елларның ахырында иске татар зыялыларының бик күбесен нәкъ менә милләтчелектә гаепләп юк иттеләр дә. Алар артыннан ук Татарстанга автономия алуда актив катнашкан татар совет һәм партия эшлеклеләрен, солтангалиевчелектә гаепләп, җыеп алдылар. Әйтергә кирәк, «милләтчелек» ул совет чорында күп халыкларның баш өстендә асылынып торган канлы бер кылычка әйләнде. Хәзерге көндә дә без милләтчелектә гаепләнүдән азат түгелбез. Шуның аркасында һәр милләтнең таза, бәйсез потенциаль көчләре тәмам бетә язып, алар урынына күбесенчә лакейлык хезмәтен үтәүче кол табигатьле кешеләр килде. Билгеле инде, болар барысы да «интернационализм» битлеге астында эшләнде. Милли хокук, милли тигезлек, ниһаять, милли гаделлекне «онытып», бары милләтара хезмәттәшлек һәм дуслык турында гына «кайгырту» китте. (Хәлбуки хезмәттәшлек белән дуслыкның бердәнбер нигезе тигезлек белән гаделлек икәнен кем генә белми?) Хәтта ки, бу юнәлештә тырыша торгач, «милләт»не «совет халкы» дигән уртак сүз белән алыштыруга кадәр барып җиттек. Кыскасы, халыкларның милли мәнфәгатьләре белән хисаплашмыйча, тиз генә «җирдә җәннәт» (коммунизм) төзибез дип, аларны еллар буена алдап та көчләп буйсындыру ахыр чиктә нинди канлы нәтиҗәләргә китереп чыгарганын менә хәзер күреп торабыз, кызганычка каршы!