Выбрать главу

Менә без дә күптән түгел республикабызның 70 еллыгын билгеләп үттек. Тантана көннәрендә, иске гадәт буенча, уңышлар белән мактанырга мөмкин иде. Күпме нефть биргәнбез, күпме яңа гигантлар төзегәнбез, аларда хәзер күпме татар эшли, күпме йортлар, клублар, мәктәпләр, шифаханәләр салынган – болар бар бит, барысы да күз алдыбызда. Ләкин нигәдер шулар белән мактанасы килми. Чөнки аларның нәрсә бәрабәренә килгәнен яхшы беләбез. Мәсәлән, миллиард тонна нефть биреп тә республика казнасына сукыр бер тиен дә алмавыбыз өстенә күпме җир-суларыбызны бозып, эштән чыгарып бетерделәр.

Әмма мәсьәләнең чын асылы хуҗалык өлкәсендә түгел – башкада. Хокуклар өлкәсендә, дияр идем мин… Татарстан үзенең 70 еллык гомерендә татар халкына нәрсә бирде – үстердеме, күтәрдеме ул аны, чын азатлык, бәйсезлек китердеме ул аңа, бөтенлеген, бердәмлеген саклый алдымы? Бүгенге хәлебездән чыгып җавап бирергә тырышсак, «әйе» дип раслап әйтү һич тә мөмкин түгел. Милләт буларак үстек, күтәрелдек дияр идек, туган телебезне югалту куркынычы алдында торабыз. Ә бу инде бетүгә табан йөз тоту дигән сүз. Шулай ук безнең халык чын азатлык белән бәйсезлеккә дә ирешә алмады. (Аның язмышы һәрвакыт башкалар кулында булды.) Кайчандыр бөтен бер милләт булып саналган халкыбыз әкренләп үзенең бөтенлеген дә югалтты диярлек… Нидән бу? Билгеле инде, Татарстан автономиясенең артык чикләнгән булуыннан, бер эштә дә мөстәкыйльлеккә ия була алмавыннан, республикадан читтә яшәүче татарларның ихтыяҗларын үтәүдә бернинди хакы булмаудан – кыскасы, «автономияле республика» дигән вывеска йөртеп тә, Россиянең гади бер өлкәсе булып калуыннан болар барысы да.

Җыеп кына әйткәндә, безнең бу җитмеш елыбыз гап-гади, әмма гаять аянычлы бер алдану булып чыкты. Хәер, кайсы гына халык алданмады икән, хәтта бөек урыс халкы үзе дә бик нык алданды түгелме соң?! Бигрәк тә соңгы вакыйгалар моны бик ачык күрсәтте: әнә шул алданып яшәүдән чыгар өчен бит инде Россия коммунистлары үзләренә аерым партия булып оешты. Кыскасы, урыс халкы тулы бәйсезлеккә һәм мөстәкыйльлеккә ирешүне үзенә төп максат итеп куйды.

Менә без дә шундый ук хәлдә – «татар мәсьәләсе»н яңадан көн тәртибенә куярга туры килә. Ничек итеп аны кабат алданмыйча гына чишәргә соң?

IV

Мәсьәләне чишкәндә, түбәндәгеләрне истә тотарга кирәктер дип беләм:

1) Без кайчандыр күрше дәүләтнең агрессиясе аркасында аерым бер мөстәкыйль ил булып яшәүдән мәхрүм ителгәнбез. Моңа инде дүрт гасырдан артык вакыт узып киткән. Әмма күпме генә вакыт узмасын, агрессия агрессия булып кала, ә шуның корбаны булган халык үзенең мөстәкыйльлеген кайтару хокукын беркайчан да югалтмый.

2) Без – Советлар Союзында иң сибелеп, таралып яшәгән халык. Хәзерге вакытта халкыбызның 25 процент чамасы гына Татарстан эчендә яши. Димәк, калган 75 процент һәртөрле автономия хокукларыннан мәхрүм.

3) Мәкаләнең баш өлешендә язылганча, безнең язмыш күп гасырлардан бирле урыс халкы язмышы белән бик нык үрелеп килә. (Тукай әйткәнчә: «Без туган бер җепкә бергә теркәлеп».) Шулай ук без башка, аеруча төрки халыклар белән дә бик борыннан аралашып яшәп киләбез. Совет заманында, гүя язмыш кугандай, башкалар арасына китеп яшәү бигрәк тә көчәйде.

«Татар мәсьәләсе»н чишкәндә, мин иң элек шушы соңгы моментны истә тотудан башлар идем. Ягъни без үзебезне моңарчы бергә аралашып яшәгән халыкларга каршы куймаска, бигрәк тә урыс халкы белән араны бозудан сакланырга тиешбез. Без яшәргә телибез, без милләт буларак сакланырга телибез. Һәм моңа без бары татулык шартларында гына ирешә алачакбыз. Онытмыйк, без – 145 миллион урыс арасында, океан эчендәге вак утраулар шикелле, таралып яшәүче халык. Янә онытмыйк, урыс халкының күпчелегендә безгә булган карашны: әгәр эш, Алла сакласын, ачык бәрелешкә барып җитсә, безгә бик каты сугачаклар. Бик борыннан каядыр тирәндә яшеренеп яткан ачу-нәфрәтнең тайфун шикелле безне кинәт басып китүе мөмкин.

Әмма шул ук сакланып калу хакына, башкалар шикелле үк тыныч-имин яшәү хакына, ниһаять, чын тигез, дуслык-татулык хакына без үзебезнең бәйсезлегебез белән мөстәкыйльлегебезне яңадан кайтарырга тиешбез. Моның өчен, билгеле инде, Татарстанның статусын үзгәртергә кирәк булачак, ягъни аңа союздаш республика статусы һәм турыдан-туры Советлар Союзы федерациясенә керү хокукы бирелергә тиеш. Һәм, әлбәттә, союздаш статусын алган Татарстан барлык татар халкының уртак Ватаны булып танылырга тиеш. Мәсьәлә шулай чишелгән тәкъдирдә генә татар халкының бөтенлеген һәм бердәмлеген саклап булачак. Мәгълүм ки, СССР Югары Советы күптән түгел кабул иткән яңа закон буенча, үз республикасыннан читтә яшәүче халыкларга үз телләрен, үз мәдәниятен саклау, үстерү һәм файдалану хокукы бирелде. (Бу кайчандыр большевиклар кире каккан «милли-мәдәни мохтарият» түгелме соң?) Ә читтә яшәүче татарлар халкыбызның кимендә биш миллионын тәшкил итәләр. Мәгәр читтә милли автономия алган халкыбызга һәрьяклап ярдәм итү иң элек Татарстан өстенә төшәчәк. Ләкин моның өчен дә аның союздаш республика булуы зарур… (Хәзерге автономия статусы аңа андый хокукны бирмәде.) Һәр халыкның кайларда гына яшәвенә карамастан, күз текәп торган төп ватаны һәм рухи каласы була. Әйтик, урысның Россия дигән ватаны һәм Мәскәү дигән изге каласы бар. Әрмән һәм грузин, үзбәк һәм таҗик өчен дә ул шулай. Билгеле инде, татар кешесенең дә, кайда гына яшәмәсен ул, Татарстан дигән ватаны, Казан дигән рухи мәркәзе булырга тиеш.