Выбрать главу

Иллә мәгәр без хыял иткән бу максатларга ирешүе гаять читен булачак. (Хәтта булмас та, ахрысы.) Чөнки РСФСР составындагы 16 автономияле республиканың һәркайсысына союздаш статусы биреп, Россиядән аерып чыгаруны мин күз алдына да китерә алмыйм. Урыс халкы һәм коммунистлар партиясе моңа юл куймаячак. Бәс, шулай булгач, Татарстанның үзенә генә яңа статус бирелүен өмет итеп буламы?

Хәлбуки сорарга нигезебез бар. Эш шунда ки, безнеке шикелле халыкның 75 процентын читтә калдырып төзелгән башка республика Советлар Союзында юк. Ә мондый хәл татар халкы өчен әкренләп югалу куркынычын тудырды. Димәк, сүз шушы борынгы халыкны саклап калу турында барырга тиеш. Статусны үзгәртү, асылда, әнә шуңа кайтып кала. Әгәр шулай икән, димәк, «татар мәсьәләсе» дәүләтнең югары органы – СССР депутатлары съездында каралырга тиеш, минемчә… (Төньякта яшәүче халыклар мәсьәләсен караган шикелле.) Бөтен бер халык язмышы мондый игътибарга һичшиксез лаек.

Тик бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк: «Милли мохтарият» турындагы декрет һәр милләткә үз язмышын хәл итүне үзенә тапшыра: димәк, статус мәсьәләсен хәл иткәндә, аны республикада яшәүче башка милләтләр теләге белән бәйләп карау декретның төп принцибын – үзбилгеләнүне ачыктан-ачык бозу булыр иде.

Дүрт йөз ел буена каны һәм тире белән Россия дәүләтенә хезмәт иткән күндәм вә чыдам халыкның милли гаделлеккә хакы бардыр, ниһаять!

*

Сүз ахырында баштан чыкмаган янә бер идеяне әйтәсем килә. Ул идея әлеге гамәлгә ашмыйча калган Татар-башкорт җөмһүрияте тарихы белән танышкач туган иде. Хәтерлисездер, төзеләчәк җөмһүриятнең проектын тикшергәндә чуаш һәм мари вәкилләре үз халыкларының шул җөмһүрият эчендә калырга теләүләрен белдергәннәр иде. (Идел-Урал Штатына да алар керергә теләгәннәр.) Теләк гамәлгә ашмаса да, идея кала бит, идея бервакытта да юкка чыкмый ул… Кыскасы, әнә шул дүрт халык – татар, башкорт, чуаш, мари, янә удмуртны да өстәп – хәзерге шартларда берләшә алмаслар иде микән? Ягъни үзара килешеп, бөтен бер федерация төзергә риза булмаслар иде микән? Сизәм, бу идея күпләргә ят, тузга язмаган булып тоелырга мөмкин. Мәгәр тыныч кына уйлап карыйк әле.

Урта Идел – Урал арасы – биш республиканы эченә алган үзенә аерым бер регион. Республикалар бер-берсе белән чиктәш. Халыклары бик борыннан аралашып яшиләр, шушы регионның төп халыкларын тәшкил итәләр. Бер-берсен бик яхшы беләләр, көнкүреш, хуҗалык итү ягыннан да якын торалар. Элек-электән үк аларның михнәтләре дә, кайгылары да уртак булган. Һәм бүгенге көндә дә уртак проблемалар, уртак вакыйгалары булырга тиеш. Әйтик, безнең шикелле үк аларның да үзләрен, телләрен, рухи байлыкларын саклыйсылары килә торгандыр. Моның өчен алар үзләренә союздаш статусын сорыйлардыр, мөгаен… Әмма ләкин милли мәсьәләдә күпчелеге Сталин «мәктәбе»н үткән аппаратчы коммунистлардан торучы Югары Советлар аларга аерым-аерым союздаш статусын бирмәячәк… Ә менә биш республика бердәм рәвештә үзләренә аерым бер федерация булып оешуны таләп итсәләр, ничек булыр иде микән?.. Мондый таләп кайчандыр куелган бит, нигезе бар дигән сүз. Әгәр бу эш барып чыкса, «Идел-Урал федерациясе» (шулай дип атыйк) турыдан-туры Советлар Союзына тулы хокуклы дәүләт сыйфатында керә алыр иде.

Инде федерациянең үзенә килгәндә, аның юридик әсаслары, эчке төзелеше, идарә итү формалары турында сөйләп тормыйм, бу – дәүләт төзелеше белән шөгыльләнүче белгечләр эше. Минем төп максат турында гына әйтәсем килә: федерацияне төзүдән төп максат исә аңа кергән халыкларның мөстәкыйльлеген саклаган хәлдә, һәркайсының милләт буларак яшәешен бердәм рәвештә тәэмин итүдән гыйбарәт булырга тиеш. Моның өчен алар арасында милли гаделлек, тигезлек, татулык хөкем сөрергә тиеш. Телләрен, мәдәниятләрен федерация эчендә яшәүче милләттәшләренә таратуда бернинди чикләр, административ киртәләр булмаска тиеш. Мөмкин эшме болар?.. Минемчә, бик мөмкин, чөнки борын-борыннан ук бер үк шартларда аралашып яшәгән бу халыклар үз хәлләрен читтән торып хөкем итүчеләргә караганда, һичшиксез, ныграк аңлыйлар… Инде үзара уртак тел дә тапсалар, изге максат өчен берләшә дә алырлар иде.