Выбрать главу

Мин вариант рәвешендә идея тәкъдим итәм. (Моннан ике ел элек тә аны бер зур җыелышта әйткән идем.) Игътибарга лаекмы ул идея, күршеләребезгә барып җитәрме, уйландырырмы ул аларны? Бәлки, бу хакта түгәрәк өстәл тирәсенә җыелып, алар белән бер сөйләшү кирәктер. Сөйләшү, аңлашу һич тә зарар итмәс иде, минемчә.

Әмма аңардан катгый нәзар, без, татар җәмәгатьчелеге, «татар мәсьәләсе»н, ниһаять, хәл итүгә, ягъни Татарстанга союздаш статусын алуга юнәлдерелгән хәрәкәтне, әлбәттә, дәвам иттерергә тиешбез.

1990

САРЬЯН

Шушы җыйнак, матур исем белән әдәбиятка керде. Үзенә килешеп торган шушы исеме белән ул безнең хәтерләрдә дә саклана. Тик ул исемен – фамилия итеп, фамилиясен исем иткән иде: Хәсән Сарьян… Туган елы 1930, үлүе 1978 елның сентябрендә. Бары 48 ел гына ул дөньяда яшәп калды.

Җитмеш сигезенче елның көзендә мин Ялтадагы иҗат йортында идем. Минем китәр вакыт җиткәндә генә Казаннан мәрхүм Галимҗан Латыйп килде һәм иң беренче хәбәр итеп ул миңа Сарьянның кинәт үлеп китүен әйтте. Бу шулхәтле көтелмәгән, акылга сыймас бер мәгънәсез хәбәр булды ки, гүя башка төшкән кирпеч шикелле, ул мине тәмам һушсыз итә язды. Кайчан, ничек, нидән? Галимҗанның сөйләвенә караганда, Сарьян кичтән үз бүлмәсендә ятып йоклаган, ә иртән янына керсәләр, йөзтүбән капланган, тавышы-тыны юк, селкетсәләр дә уянмаган… Үлгән кеше!.. Ходавәндә, шулай ансат кына да үлеп була микәнни?! Ул бит, Сарьянны әйтәм, типсә, тимер өзәрлек көчле, нык, таза ир иде. Бары 48 яшендә!

Үз гомерендә миңа күп кешеләрнең дөньядан китүләрен күрергә туры килде, арада бик үкенечлеләре дә булды, әмма ки Сарьян үлеме шикелле хәйран иткән үкенечлесе минем өчен, юк, булмады. Һәм бик озак мин бу югалту белән һич кенә дә килешә алмыйча, дөресен генә әйткәндә, көтелмәгән сәер үлемнең чын сәбәбен дә аңламыйча шактый аптырап йөрдем…

…Еллар узды… Сарьянның вафатыннан да инде ун елдан артты. Дөнья мәшәкатьләренә күмелеп яшәсәк тә, мәрхүм вакыт-вакыт искә төшә иде, уйландыра иде, юксындыра иде, әмма тора-бара – сәер бер хәл! – аның вакытсыз үлеме мине инде гаҗәпләндерми дә башлады. Киресенчә, кыска гомер аның туган чагында ук тәкъдиренә язылган булса кирәк дигән уй ничектер үзеннән-үзе күңелгә кереп урнашты. Чынлап та, тәкъдир дигән нәрсәгә ышану бар. «Күтәрелми күңелләрем, кыскадыр гомерләрем» диелә бит халык җырында да. Хәер, бу очракта эш ышану яки ышанмауда түгел. Хикмәт шунда ки: мин Сарьянны үлгәннән соң гүя ныграк аңлый башладым. Гүя аның тумыштан ук билгеләнгән язмышы миңа тирәнрәк ачылгандай булды. Ә язмыш дигәнең, яшерен кодрәткә ия бер көч шикелле, кеше белән сиздермичә генә идарә итә, диләр. Шулайрак аңларга өйрәнгәнбез без аны… Менә мин дә, шуны истә тотып, тере Сарьянны еш кына күз алдыма китерәм һәм аның шул чактагы рухи халәтен аңларга тырышам. Әйтергә кирәк, миңа Сарьян мәрхүм белән күп аралашырга туры килде. Шуңа күрә һич икеләнмичә әйтә алам: талантлы, дәртле, энергияле, кулыннан һәртөрле эш килүенә карамастан, Сарьянның җаны бервакытта да тыныч була алмады, ниндидер бер канәгатьсезлек – әллә үзеннән, әллә тормыштан – аның бәгырен гел кимерде дә торды. Хәтта яшьлеге, тазалыгы китергән, мәхәббәттә яки эшендә уңышлар кичергән шат, ваемсыз чакларында да ул әлеге каядыр тирәндә яткан канәгатьсезлек тойгысыннан котыла алмады. Аның бу хәлен, үзе телдән әйтеп бетермәсә дә, мин ничектер сизмичә калмый идем. Бигрәк тә моңаеп җырлаган чакларында аңарда җан тынычсызлыгы өстенә тагын ниндидер яшерен хәсрәтле сагышы да бар кебек тоела иде. Ә ул, мәрхүм, озын көйләрне үзенчә бер тою белән, тавышын да артык көчәйтмичә, бик үтемле итеп җырлый торган иде… Менә шуларның барысын да искә төшергәч, аның кыска гомерле булуы башта ук тәкъдиренә язылмады микән дигән уй ирексездән күңелгә килә дә инде. Чөнки тирән торгынлыкка төшкән кешеләрнең озак яши алмаулары тормышта булгалый торган хәл. Моны инкяр итүе читен.