Выбрать главу

Әмма ләкин торгынлыкның бик җитди сәбәпләре булырга тиештер бит инде. Мәсәлән, Сарьяндагы җан тынычсызлыгы һәм канәгатьсезлек кайдан ул, нәрсә аркасында, ничек туган?.. Дөресен генә әйткәндә бит, тынычсызлык белән канәгатьсезлек безнең күбебездә бар иде, чөнки без кичергән заманның ялганнарын, кимчелек һәм гаделсезлекләрен күзе ачык кешегә күрмичә тору мөмкин түгел иде. Тик менә күрә торып та шулар белән килешә алмау, борчылу, ризасызлык белдерү кадәресе бер түгел – бусы инде төрле кешедә төрлечә.

Билгеле ки, Сарьянның да бөтен тормышы һәм рухи халәте әнә шул без күреп уздырган ясалма-ялган заман белән турыдан-туры бәйләнгән иде. Һәм икеләнмичә әйтәсем килә, аның күңел сизгерлеге һәм эчтән уйланулары күпләрнекеннән тирәнрәк тә, газаплырак та булып чыкты. Бер караганда бу гаҗәбрәк тә тоелырга мөмкин, чөнки Сарьянның тормыш юлы артык авыр сынаулар аша узмаган да шикелле. Дөрес, аның балачагы фаҗигале утызынчы елларга туры килә (бу елларның каһәре кайбер якыннарына да кагылган бугай – сүзләреннән шулайрак хәтеремдә калган), ә үсмер чагында инде аңа рәхимсез сугыш елларының бөтен коточкыч авырлыгын татырга туры килә. Сугыштан соң да әле ул, нужа тырнагыннан тиз генә ычкына алмыйча, авылдан авылга, сукыр музыкантларны җитәкләп, тамак хакына концертлар куеп йөрергә мәҗбүр була. (Кызганычка каршы, үзеннән-үзе кәгазьгә төшүне сорап торган аның шушы бик гыйбрәтле материалы, минем кат-кат әйтүемә карамастан, ни сәбәптер язылмыйча, әрәм булып калды.)

…Әнә шундый шатлыгы аз, михнәте күп ач-ялангач еллар аша уза Сарьянның һәм аның ише авыл малайларының нәкъ җитлегер, ныгыр чаклары. Бу еллар аша узган Сарьян буыны бик тирән җан ярасы алып кала, минемчә… Ахыр чиктә нәкъ шул еллар күпләрнең тормышка мөнәсәбәтен һәм яшәү кагыйдәләрен билгеләде дә булса кирәк… Монда икесенең берсе: яки һичнигә карамастан беткәнче заманга яраклашу, яки кешелегеңне саклап, намусың кушканча яшәргә тырышып карау…

Һәм Сарьян да шуның беренчесен сайларга тиеш кебек иде. Чөнки нужа мәктәбен узганнан соң, ниһаять, аңа да киң юллар ачыла. Башта Бөре педагогия мәктәбен, аннары Уфа педагогия институтын тәмамлый. Уфа аңа якын, туган җиренең башкаласы… Ул шунда төпләнә, өйләнә, хезмәт юлын башлый – редакцияләрдә эшли, башкорт университетында лекцияләр укый… Шулай әйбәт башлана, әйбәт бара, инде хәзер аңа үргә табан кыю, туры атларга гына кирәк. Моның өчен акылы да, сәләте дә, тырышлыгы да җитәрлек. Ихтимал, ерак китә дә алган булыр иде ул…

Әмма туры гына барасы урында Сарьян тота да кинәт кискен борылыш ясый: ул Уфаны ташлап, Казанга күчеп килә. Башта (1960) ялгызы гына, ә күпмедер вакыттан соң гаиләсен дә китерә… Нинди сәбәпләр аркасында соң күпләр өчен көтелмәгән мондый кискен борылыш?..

Мәрхүм Казанга килү белән мине эзләп тапкан иде. Беренче очрашудан диярлек без уртак тел таптык һәм ничектер җиңел генә якынаеп та киттек. Күп сөйләшүләрдән чыгып, мин аның Казанга килүен беренче нәүбәттә болай аңлатыр идем: ул – язучы, ул язарга тиеш, әмма аның татар телендә язасы килә, иллә мәгәр Уфа шартларында татарча китап бастыру мөмкин түгел. Казанда гына мөмкин… Кыскасы, ана сөте белән кергән туган теле аны Казанга тартып китерә. Бу бик табигый хәл, минемчә: Башкортстан туфрагында туып та, татар әдәбиятына хезмәт итәргә теләп, үз халкының мәдәни үзәгенә килүчеләр аз булдымыни безнең дәвердә?! Бу уңай белән Дәрдемәнд сүзләрен искә төшерү дә урынлы булыр кебек:

Ни газизрәк – бу Ватанмы?Аһ, туган каумем газиз!Ул мөкаддәс кан беләнУл изге сөткә ни җитәр!Сөт калыр, Ватан китәр!Сөт калыр, Ватан китәр!

Әйе, бу сүзләрдә тирән мәгънә ята: Ватан китсә дә, «изге сөт» кала. Аерым кешеләр язмышында гына түгел, бөтен бер халыклар язмышында да без моны ачык күрдек.

Тик шулай да Сарьян мәсьәләсенә килгәндә уйландыра торган бер момент бар. Иң элек әле Башкортстан белән Татарстан арасында Ватан булу ягыннан әллә ни зур аерма да юк. Мәсәлән, мин үзем ул аерманы сизмим диярлек: берсендә туганмын, икенчесендә яшим – һәр икесе дә минем өчен бик кадерле. Билгеле, Сарьян өчен дә ул шулай булырга тиеш иде. Шул ук вакытта башкорт теле дә аңа бер дә ят түгел. Ул инде Уфада башкортча яза да һәм басыла да. Шуңа күрә Казанга китүенең сәбәбен бары тел мәсьәләсенә генә кайтарып калдыру дөрес булыр микән?.. Бүтән, тирәнрәк сәбәп тә юк микән?..

Безнең бу хакта да сөйләшүебез күп булды. Чыгышы, милләте белән кем ул?.. Сарьян үзе, бабасыннан ишеткән сүзләрне исенә төшереп, болайрак аңлаткан иде: без җирбиләүче буларак башкорт, мәгәр милләтебез белән татар!.. Һәм бабасының шул сүзләренә ул, мәрхүм, бик нык ышана иде.