Выбрать главу

Үзеннән-үзе сорау туарга мөмкин: башкорт булып саналгач, телен дә белгәч, аңа Уфадан китүнең нигә кирәге булды икән? Алдагы язмышы өчен китми калу, бәлки, отышлырак та булган булыр иде… Күреп тора бит, күпме татар дуслар иҗади язмышларын башкорт әдәбияты белән бәйләделәр – кайсы шагыйрь, кайсы әдип – башкортка әйләнеп яки әйләнмичә генә. Ә аңа әйләнеп торуның кирәге дә юк, күкрәк киереп чын башкорт булып йөрер иде. Бөтен хокуклардан файдаланып, ихтимал, тыныч-рәхәт кенә яшәр дә иде. Башкортлык аның табигатенә күпмедер дәрәҗәдә хас та иде – мин моны бик ышанып әйтә алам.

Иллә мәгәр Сарьян кайсы әдәбиятны сайлау мәсьәләсен андый фани дөнья исәпләреннән өстен торып, вөҗданы кушканча хәл итәргә тырышкан. Ләкин бу тел сайлау белән генә түгел, үзеңне кайсы милләт кешесе итеп тану белән дә бәйләнгән булырга тиеш иде. (Һич тә җиңел булмагандыр бу аның өчен!) Татар белән башкорт икесе ике халык, әмма күп заманнардан бирле бер үк җирләрдә яши-яши алар үзара якынаеп, аралашып киткән халык… Анда татарлашкан (тел җәһәтеннән) башкортлар бар; башкортлашкан яки башкорт булып саналган татарлар бар. Әмма үзенең йөзен, телен, тарихи бөтенлеген саклаган саф башкорт белән саф татар ике халыкның да күпчелеген тәшкил итә. Инде менә шушы бер-берсенә бик якын тугандаш халыкның үзара мөнәсәбәтләре ничек булырга тиеш иде? Бу – бик нечкә, бик четерекле мәсьәлә. Чөнки сан ягыннан да, милләт булып формалашу җәһәтеннән дә аерма шактый зур. Хәлбуки республика исемен йөрткән башкорт халкының аң-белемен, мәдәниятен үстерүне, бигрәк тә кадрларын җитештерүне тизләтергә кирәк. Бу – законлы таләп. Ләкин ничек итеп? Республика җитәкчеләре моның ансат юлын табалар, ягъни татар халкының рухи ихтыяҗларын, культура таләпләрен чикләү, кысу исәбенә «башкортны үстерергә» керешәләр. Баштарак бу тенденция үзен артык сиздерми кебек, ләкин инде ул елдан-ел отыры көчәя бара. Моның нинди ямьсез нәтиҗәләргә китереп чыгаруын әйтеп тору кирәк тә түгелдер, бик мәгълүм алар, әмма бер нәрсәне шулай да әйтмичә булмый: бер халыкны чикләү, кысу хисабына икенче халыкны үстерергә, көчәйтергә тырышу – бу бездә күптән яшәп килгән командалык итү системасының бик зарарлы бер күренеше… Зарарлы, чөнки ул дуслыкны да какшата, гаделсезлек тә тудыра, һәртөрле гаепләүләргә, дөреслекне бозуларга да юл ача. Һәм моның мисаллары да соңгы вакытта, кызганычка каршы, бик күбәеп китте.

Сарьян менә шуларны күрә, күрү генә түгел, үз җилкәсендә татый башлый. Билгеле инде, аның хөр табигате моның ише гаделсезлек белән килешә алмый. Ул үзен ике халыкның баласы дип санаса да, алар арасында ясалма рәвештә тудырылган ялган хәлдән чыгу юлын эзләргә мәҗбүр була. Казанга күчеп китүен тизләткән төп сәбәпләрнең икенчесе, минемчә, әнә шунда иде.

Әйтергә кирәк, Казан Сарьянны кочагын җәеп каршы алмады. Бездә дә шул ук система бит – әдәбиятың, мәдәниятең барысы да аның кулында. Дөрес, бездә татар-башкорт проблемасы юк, аның каравы кешегә шикләнеп, ышанмыйча карау бар. Сарьянга карата да башта шундыйрак караш сизелде: ник килгән, нәрсә мәҗбүр иткән, «тегендә» нәрсә эшләгән?.. Билгеле, Сарьян мондый карашны, телдән әйтелмәсә дә, тоймыйча калмады. Ниләр кичергәнен эченә йотты, кире чигенү мөмкин түгел иде, ни күрсә дә, аңа шушы каты туфракта калырга һәм тамырланырга кирәк иде.

Унсигез ел яшәп калды ул бу туфракта. Зур өметләр баг- лап килгән хыялларына ирешә алдымы соң ул? Мин моны өзеп әйтмәс идем. Мәгәр бер хакыйкатьне өзеп әйтергә була: Казан Сарьянны, ниһаять, таныды, белде аның нинди талантка ия икәнен… Тик, кызганыч, шактый соңлап. Ничектер шулай килеп чыкты ки, Сарьян башта үзен җитди тел белгече, аннары гына чын художник – әдип итеп танытты. Уфадан килеп, ул безне туган телебезнең нечкәлекләрен аңларга, сүзләрне белеп, дөрес кулланырга өйрәтә башлады. Газеталарыбызның, радиотапшыруларының шактый чүпләнгән, бозылган, агачланган телен анализлап язган мәкалә һәм чыгышлары бик вакытлы да, бик кирәкле дә бер эш булып чыкты. Әнә шулай тел бабында авторитет казанып, ул ахырда Татарстан радиосының «Тел күрке – сүз» дигән даими тапшыруларын алып бара башлады. Телебезнең сафлыгын, байлыгын саклауда күрсәткән аның бу тырышлыгын без, әлбәттә, онытмаска тиешбез.

Мәгәр, әйткәнемчә, Сарьянның әдәби иҗаты болай тиз генә җәелеп, үсеп китә алмады. Сәбәпләрен белү җиңел түгел, иҗат итү – бик нечкә, бик катлаулы эш. Һәрбер язучыда ул гаять үзенчәлекле… Шулай да башта язганымны кабатлап әйтәсем килә: Сарьян мәрхүм гомеренең ахырына кадәр җанын гел борчып торган ниндидер эчке бер канәгатьсезлектән котыла алмады. Ул үзе бу хакта күп сөйләшергә яратмый иде, әмма канәгатьсезлекнең тирән яткан бер сәбәбе, һичшиксез, әдәби иҗаты белән бәйләнгән иде – мин моны бик ышанып әйтә алам. Ул бит иҗат мәсьәләсендә гаять таләпчән иде – үзенә дә һәм башкаларга карата да… Инде үзенә килгәндә, мин аның кебек бүтән рәхимсез таләпчәнне белмим диярлек. Яза торган әсәрен һәр җәһәттән камил итү өчен ул күпме көч түкми, күпме газапланмый, әмма никадәр генә тырышмасын, газапланмасын, тулы камиллеккә ирешү юк, мөмкин дә түгел, бу – күптән билгеле хакыйкать. Шуңа күрә һәр язучы, хәтта иң таләпчәне дә, ирешелгән кадәресе белән килешергә мәҗбүр. Ә Сарьянда килешү юк, сизелми, гүя эшеннән канәгатьсезлек аны гел кимерә дә тора. Хәер, чын язучы өчен бу – табигый хәл. Ләкин Сарьяндагы канәгатьсезлекне бары иҗат газапларына гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Тагын бер искә төшерик: мәрхүмнең Казандагы гомере тулысынча торгынлык заманына туры килде. Тыштан бу шактый тыныч-имин вакыт иде, ә чынлыкта исә мактану, шапырыну, тормышны буяп күрсәтү, чын хәлне халыктан яшерү, башлыча табигатьне талап яшәү чорына әйләнгән иде. Дан-исем һәм байлык артыннан куу бик көчәйде бу чорда… Һәм моңа ирешүчеләр дә булды, тик моның өчен тизрәк килешеп, тизрәк яраклаша белү генә кирәк иде.